Казандагы «Кеше приюты»нан халык өзелми. Бирегә барысы да җылы урын, кайнар ризык эзләп килә. Кайсыннан гына сораштырма – эчләре тулы хәсрәт, сагыш, әрнү. Ни өчен мондый көнгә калганнар? Кем гаепле? Шул сорауга җавап табарга тырыштык.
Алдандым!
Ике кешенең берсе шулай ди биредә. Күбесе авыр хәлдә калуын башкалардан күрә. Үз ялгышын танучылар сирәк. Казанның Гагарин урамында яшәгән Игорь Федотов алдакчы риэлторларны гаепли. «Аларга ышанып, торыр урынсыз калдым», – ди.
– Кешегә ышану харап итте. Бик яхшы дустым аркылы, бер бүлмәмне башкасына алыштырасы идем. Бөтен документларга кул куйдым. Белгән кешем аркылы булгач, ышандым. Тик ул дустым да юкка чыкты, риэлтор да бүтән күренмәде. Төп башына утыртып киттеләр, – ди Игорь.
Заманында хәрби булган ул. Германиядә хезмәт иткән. Шунда бер алман хатыны белән танышып, гаилә корган. Матур гына яшәгәннәр. Алты балага гомер биргәннәр. Игорь ул чакта немец телен су урынына эчкән. Хәзер бераз гына сөйләшә ала, күп сүзләрне оныткан инде.
– Хатыным белән аерылышырга туры килде. Ул монда кайтмады, минем анда каласы килмәде. Акча барда рәхәт яшәдем, дуслар да күп иде. Эчмәдем түгел, яшермим, күп эчтем. Шул йомшаклыгым харап итте дә инде мине, – ди Игорь. – Торыр җирем калмагач, монда килдем. Тукталышта йоклап ятканда, бер ханым приютка барырга киңәш бирде. Әлегә монда яшим. Эшкә урнашсам, тормышым җайланыр төсле.
Тагын бер Игорь, без килгәндә, приютка урнашып йөри иде. Күптән түгел төрмәдән чыккан. Язмышын ишеткәч, эсселе-суыклы булып китте.
– 31 яшь иде ул чакта. Өченче хатынымның хыянәтен кичерә алмадым. Кайтып керсәм, сөяркәсе белән яталар. Икесен дә атып үтердем. Яшь, матур иде. 25 яшь кенә иде үзенә. Ул китте, миңа 22 ел бирделәр, – ди ул. – Кама Тамагында йортым бар иде. Мин утырып чыкканчы, җимерелеп беткән. 30 сутый җирем бар, шуны сатсам, бәлки берәр йорт сатып алып булыр. Әлегә эшкә керергә кирәк. Шуңа күрә монда килдем инде.
Дүрттән берсе дә юк
Хәмит Хәмидуллин (исем-фамилиясе үзгәртелде) Кукмараныкы. Типсә тимер өзәрдәй ир-ат әле. Сөйләвеннән аңлаганымча, артык рәхәт тормышта яшәгәннең әҗерен кайтара хәзер. Дүрт мәртәбә хатын алмаштырган Хәмит хәзер ялгыз калган.
– Беренче хатыннан аерылып харап булдым. Әти-әни сүзен тыңладым. Юкса хатын артыннан чыгып кына китәсе калган да бит. Юк! Янәсе, горур булам. Булдым менә, 65 яшемдә барыр җирем юк, – ди ул. – Беренче хатыныма әти авыр сүз әйтте. Бик рәнҗетте. Алсу шуны күтәрә алмады. Әйтсәм әйтим инде: улыма кияүгә саф булып чыкмадың син, дигән. Мин әтигә каршы сүз әйтә алмадым, хатын баланы алып китеп барды. Әти белән әни картайганчы аларны карадым. Йортыбыз иске иде. Тузган торак программасына эләгеп, район үзәгендә фатир бирделәр. Шунда гына кайтып торыр идем дә бит, булмый. Кредитларга баттым.
Икенче хатыны белән дә тормышы барып чыкмаган Хәмитнең, өченчесе белән дә аерылышкан. Дүртенчесе белән дүрт кенә ел яшәп калганнар. Казан хатыны ирне йортка керткән дә кызык иткән.
– Икәү бергә түләрбез дип, кредитлар алдык. Минем исемгә. Ул хатыным бик тә чит илгә йөрергә яратты. Кайтып кермәдек инде, анысын яшермим. Ел саен Төркиягә бара идек, кышын Нальчикта ял иттек. Бер банктан алганны түләп бетердем, тагын ике кредитым бар. Үзем дә җебегән инде. Акча бетсә, тиз генә алып була торган җирләр эзлим. Микрозаем дип атала инде алар. Андый җирдә дә бер кредитым бар. Ничекләр котыласы инде, – ди ул. – Казанга килүемнең сәбәбе дә – шул бурычлары түләү. Эчмим, тартмыйм. Мине эшкә алырга торалар. Әле менә бер ял йортына эшче кирәк. Шунда яшәргә дә була, бушка ашаталар да. Әгәр моннан туры бара торган автобус булса, иртәгә үк чыгып китәм. Сөйләшеп куйган идем инде. Пенсиям дә бар, 15 мең сум алам. Әмма ул кулга керми, карталарыма арест салынган бит. Бурычымны тотып бара башладылар.
Ышандым!
Мондагыларның тагын бер яраткан сүзе бу. Үзен Лариса дип таныштырган ханымга 57 яшь кенә әле. Заманында «Ашыгыч ярдәм» станциясендә эшләгән.
– Әти белән әни бик интеллигент иде безнең. Әнием табиб булып эшләде. Атаклы кардиолог иде. Әти Кремльдә хезмәт куйды. Фатирыбыз Казан үзәгендә иде. Анда минем дә өлешем булгач, аерым торак алырга уйламадым да, – ди ул. – Кияүгә чыгып, озак яши алмадым. Кызым белән әти-әни янына кайттым. Шулай яшәлде инде. Абыем өйләнеп, үз тормышын булдыргач, әти-әни фатиры миңа калыр дип уйладым. Тик әни аны абыйга бүләк иткән иде. Миңа исә үз өлешемнән баш тартырга туры килде. Туганыма ышандым, урамда калдырмас дидем. Ә ул калдырды.
Ларисага эшеннән дә китәргә туры килә. Ниндидер аңлашылмаучанлык харап итә аны. Ялгыз үстергән кызы да әнисе белән аралашмый икән. Монысы бөтенләй гаҗәпкә калдырды. Өзгәләнә ана! «Кызым килеп алса, бүген үк кайтып китә идем», – ди. Ә кызы әнисенең монда икәнен беләме? 3 ел элек аралары суынган, элемтәләре өзелгән!
– Мин башта Ульяновскида яшәдем. Казанга кайткач, торыр җир таба алмадым. Пенсиямне алып барганда, яшәрлек иде әле. Үзем дә белмим, кемдер минем исемгә 287 мең сумлык кредит рәсмиләштергән. Мошенниклардыр инде. Банкларга барып, гариза да яздым, бер тиен кредит алмаганымны да аңлаттым, тик булмады. Ай саен пенсиямне тотып баралар. Акчасыз калдым. 2024 елның октябрендә мин монда үзем килдем, – ди ул.
Лариса бүлмәдә өч хатын-кыз белән яши. Айсылу исемлесе генә эшкә йөри, калган икесе приюттагы эшләрдә булыша. Күршеләрендә дә эшкә бармаган ирләр күп. Фәргать абый Абдуллин үзенең төгәл ничә яшьтә булганын да әйтеп бирә алмады. 70 кә таба баруын гына белә.
– Күземә операция ясадылар. Уң ягым күрә башлады, менә тагын икенчесенә ясамакчылар. Әлегә күтәреп эшли алмыйм, ятып кына торам. Язмышымны исемә дә төшерәсем килми, балам. Урамда калдым. Мине монда тукталышта йоклап яткан җиремнән алып килделәр. Ашаталар, эчертәләр, кием бирәләр. Шунысына да рәхмәт. Әле мунча да бар, кирәк икән чәчебезне алалар, авырсаң, табибка алып баралар. Урам түгел инде бу. Ә мин анда ничек куркыныч икәнен бик яхшы беләм, – ди ул.
Айрат Нәбиевкә 54 кенә яшь әле. Күптән түгел инсульт кичергән. Ул да салырга яратканын яшерми. Уфадан Саранскига бәхет эзләп чыгып киткән. Шуннан Казанга килеп эләккән.
– Эшкә чакырдылар. Бер ай эшләдем, акча бирмәделәр. Ә яшәргә кирәк. Алдадылар мине. Кулымдагы телефонымны сатарга туры килде. Шул акча белән Казанга килдем. Әти-әни исән түгел инде, хатыным, балаларым юк. Айгөл исемле сеңлем бар. Әмма ул минем кайда икәнне дә белми. Шалтыратыр идем, тик номерын хәтерләмим. Аны борчыйсым да килми. Ике бала үстерә, – ди Айрат. – Эчү юньлегә илтми инде, анысын да беләм. Әле монда «Аноним эчкечеләр» клубына йөрим. Ташларга иде инде, кешечә яшисе килә бит. Эшкә урнашып, Уфага кайтырлык акча эшлисем, үз ягыма кайтасым килә.
Акча җитми
Приютка ашарга килүчеләрне биредә ике тапкыр ашаталар. Мохтаҗларга җылы аш бүлеп бирүче Лилия әйтүенчә, берьюлы 130 лап кеше җылы ризык белән сыйлана. Араларында яхшы киенгән кешеләр дә юк түгел. Ризык эзләп килүчеләр арасында якын-тирә урамнарда яшәүче, пенсиясен җиткерә алмаучы өлкәннәр күп.
Рәсимә Вәлиевага 67 яшь. Өйдә авыру апасы да бар. Үзе монда ашый, апасына алып кайтырга савыт алып килгән.
– Пенсиябез җитми. Түләүләр күп. Картая башлагач, чирләр дә баш калкытты. Эчәгемдә авыру таптылар. Язмышка да үпкәләмим, берәүне дә гаепләмим. Заманында эш-эш дип, апа да, мин дә гаилә кормадык. Хәзер без кемгә кирәк? Үлсәң, фатирыңа хуҗа табылыр ул. Әллә кайдан чыбык очы туган да килеп чыгар. Шуңа мин бер генә киңәш бирәм: баласыз калмагыз, – ди ул.
Кайтыр юлга чыгып барганда, приют ишегалдына кыйммәтле машина килеп туктады. Ә эченә биредә яшәүче Нина апа кереп утырды. Мин аны өч ел беләм инде. Биредәгеләрдән сорагач, шуны белдем: кызы белән кияве, балаларын ияртеп, әнә шулай атнага ике тапкыр хәл белергә килә икән. Ялгыз калган хатынга өйләрендә урын тапмасалар да, әле ярый машинаның зурын сайлый белгәннәр. Шунысына да шөкер итәдер ана күңеле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез