Урып-җыю эшләре графиктан артта кала, ашлыкның сыйфаты өчен дә борчылу бар. Шуңа күрә игенчеләрнең күзе күккә төбәлгән. Теләк бер генә: көннәр аязып җир җилләүгә, кабаттан бөтен көчне урып-җыюга куярга.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, республика кырларыннан 2 миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган. Бу – барлык мәйданның 46 проценты суктырылган дигән сүз. Уртача уңыш күләме – гектарыннан 38,2 центнер. Әлегә ашлык күләме буенча алдынгылык Минзәлә, Тәтеш, Спас, Алексеевск һәм Буа районнарында.
Иң элек Арча игенчеләренең кәефен белештек. Монда яңгырлар яву сәбәпле, инде өч-дүрт көн комбайннар басуларга чыга алмыйча тора.
– Дүшәмбе төшке аштан соң чыгып караганнар иде дә, тик озак эшли алмадылар, чөнки җир бик юеш. Сишәмбе дә эш бармады. Ашлыкны бары тик киптергечләр аша гына уздырырга кирәк. Әлеге вакытта барлык мәйданның 35 проценты гына сугылган, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе бүлек җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Көзге бодай белән арыш җыеп алынды, арпага керешкән идек. Уңыш күләме – гектарыннан 35 центнер. Язгы культураларга өмет зурдан, тик монда да һава торышының алга таба нинди булуына бәйле. Нәтиҗәне ашлык амбарга кайтып беткәч кенә ясый алабыз, әлегә безнекеләрнең күпчелеге басуда.
Мондый юеш, яңгырлы елда төп көч, әлбәттә инде, элеваторларга, киптергечләргә төшә. Шөкер, бу яктан арчалыларның күңеле тыныч, барысы да эш тәртибе буенча бара.
Белгеч сүзләренчә, берничә хуҗалык көзге бодайны иминиятләштергән булган, аларның бер-икесе шушы көннәрдә тиешле акчаны алырга ниятләп тора.
– Ел ничек кенә килсә дә, аграрийларның кәефе беренче чиратта ашлык бәясенә бәйле. Ә бүген аңа бәя юк. Ягулык кыйммәтләнә, сөт һәм икмәк хакы бик арзан. Бодай һәм арпа 8–10 сум тора. 12–13 сум булса да, яхшы булыр иде әле. Ашлык юеш булгач, киптерергә дә туры килә. Ә бу тагын өстәмә чыгымнар дигән сүз. Бары тик арыш кына 11 сум тора. Ул, чыннан да, бик аз утыртыла, районда да мәйданнары кимеде. 3–4 ел элек 11 мең гектар арыш чәчкән булсак, бүген 3,5–4 мең гектарда гына үсә. Кайчандыр аның да бәясе 6–7 сум иде. Мәйданнары кимеде – бәясе артты. Ипи пешерер өчен дә җитәрлек түгел, – ди Раил Шакирҗанов.
Республиканың төньягында яңгырлар аркасында эшләр тукталып торса, көньяк районнарда комбайннар уңыш җыюны дәвам итә. Бу көннәрдә Баулы районында көзге бодай һәм арыш суктыралар. Гомуми чәчүлек мәйданнарының 42 процентында эшләр төгәлләнгән.
– Эш күләме буенча башка еллардан калышмыйбыз, шул бер дәрәҗәдә барабыз. Яңгырлар буенча да бездә хәлләр алай ук начар түгел. Һава торышы басуларга чыгарга мөмкинлек бирә. Яңгыр басуларның әле бер өлешендә, әле икенче өлешендә генә ява. Дөрес, бер көн көчле гарасат чыгып, 3 мең гектар тирәсе игенне екты. Бездә климаты да башка шул. Ә менә уңыш күләме азрак – гектарыннан уртача 33 центнер, чөнки җәй башында коры булды, язгы суыклар да үз өлешен кертте. Көньяк район булу да үз эшен эшли. Башаклар җиңел, клейковина да азрак була, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Талипов.
Идарә башлыгыннан игенне иминиятләштерү турында да кызыксындык. Баулыда эре агрохолдинглар юк, бары тик фермерлар гына эшли. Ә алар аны иминиятләштерүне кирәк дип тапмаган.
Нурлат районында урып-җыю эшләренең яртысы төгәлләнгән. Көзге бодай һәм рапсны җыеп, амбарларга кайтарып бушатканнар. Инде хәзер язгы культураларга керешкәннәр.
– Быелгы урып-җыю үзенчәлекле. Моннан берничә ел элек корылык белән көрәшкән булсак, соңгы ике елда артык дымлылыктан иза чигәбез. Быел да югалтулар бар, ашлык сыйфатына да зыян килә. Югыйсә уңыш бик яхшы буласы иде, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов. – Бүгенгә уңыш күләме – гектарыннан 35 центнер. Туфрак дымга тулысынча туенды. Аскы катлам белән өскесе тоташты, шунлыктан яңгыр яуса да, тиз генә сеңми. Дым күп булгач, үлән дә күп чыкты. Озак еллар күренмәгәннәре дә бар.
Шул ук вакытта көзге чәчү, терлекләргә азык әзерләү дә дәвам итә. Шулай да урып-җыюны вакытында төгәллисе иде, ди идарә башлыгы.
– Бездән генә тормый, авыл хуҗалыгы – мәшәкатьле тармак инде ул. Алдан планлаштырып, шуңа ирешү бик сирәк вакытта гына була. Шуңа күрә игенчеләрнең дә кәефләре төшә. Комбайнчылар килеп утыралар да эшли алмыйлар. Аларның да вакытында төгәллисе, хезмәт хакларын аласы килә. Урып-җыю бетүгә башка техникага күчеп утырасылары бар, – ди Ирек Шәрәфетдинов.
Саба районының «Игенче» хуҗалыгы игенчеләре дә узган атна ахырыннан бирле урып-җыюга чыга алмый. Җитәкчесе Алмаз Зарипов әйтүенчә, бодай һәм тритикале культураларын җыеп бетергәннәр. Уңыш күләме – 30 центнер.
– Яңгырлар башланганчы комбайннар арпа басуларына кергән иде. Безнең күпчелек мәйданнарда арпа, бодай һәм солы үсә. Борчакны симәнә өчен генә чәчәбез. Сатуга тагын берничә культура үстерәбез. Быел яңгырлы булгач, киптергечләргә дә эш күләме артты, тәүлек буе эшлиләр, – ди Алмаз Зарипов.
Ул халыкка хезмәт хакы исәбеннән салам бирүләрен дә әйтте. Ә пай җирләре өчен соңрак кемгәдер ашлык, кемгәдер акча бирәчәкләр.
– Яңгырлар аркасында күпмедер күләмдә ашлыкны югалтачакбыз, әлбәттә. Хәлләр бик үк яхшы булмаса да, кәефне төшермибез. Хуҗалыкта 3830 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 1300 е – сыер. Терлек азыгын әзерләп урнаштырдык. Сөт бәяләре төшкәч, зур төзелешләрне туктатып торырга туры килде. 10 августлардан соң бераз гына үзгәреш сизә башладык. Сөт хакларында 1,5–2 сумга күтәрелеш бар, – ди Алмаз Зарипов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез