Илдус Лотфуллин: «Хәзерге заман балалары күпкә сәламәтрәк»

Замана ата-аналарының ышанычын яулаган абруйлы табибларның берсе ул. Күп әти-әниләр аның фикерен ишетергә тели. Сүзебез – танылган табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лотфуллин турында. Бала гомере өчен кем җаваплы? Ни өчен без медицина алга киткән заманда да авыру балаларга акча җыябыз? «Ватаным Татарстан» газетасының «Җавап бар!» тапшыруында Илдус Лотфуллин белән әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

Җәйне ата-аналар да, балалар да көтеп ала. Шул ук вакытта балалар өчен бик куркыныч чор да бу. Ничек сакларга балаларны?

– Иң беренче әти-әнисе сакларга тиеш. Бу бик җиңел. Без бәләкәй чакта әтиебез һәр җәй саен тәрәзәнең агач рамына зур кадак кагып, аны ачылмаслык итеп ясап куя иде. Әгәр әти ул вакытта шулай хәстәрен күрмәгән булса, бәлки мин бу дөньяда инде булмас та идем. Һәр кеше бу көрәшне үзеннән башларга тиеш. Әмма бу гына җитми. Дәүләт, шәһәр дәрәҗәсендә аерым чаралар күрелергә тиеш. Узган ел Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе «Имин балачак» дигән проект башлап җибәрде. Аны эшләүдә мин дә катнаштым. Без шушы проектта педиатрлар әти-әниләргә җиткерергә тиеш мәгълүмат  стандартларын булдырдык. Шул ук вакытта анда «тәрәзәне ачмагыз», «тәрәзә ачылган икән, балаларны күздән ычкындырмагыз» кебек киңәшләр дә бар. Бер карашка, гади генә кагыйдәләр кебек. Икенчедән, кешегә бу турыда әйтмәсәң, ул бу хакта искә төшерми.

Питбайклар турында да кисәтәсезме? Иң мөһиме: ата-ана ишетәме?

– Питбайк белән хәлләр авыррак. Бу бер бездә генә түгел, бөтен дөнья күләмендәге проблемага әверелде. Балаңа питбайк алып бирү – аны үз-үзен үтерүгә этәрә торган бер адым, акылсыз эш кебек тоела миңа. Хезмәттәшләр белән бу хакта сөйләшкәндә дә бөтенесе бер фикерне әйтә. Баласына квадроцикл алырга мөмкинлеге булган кеше – хәлле кеше. Ә хәлле кеше бик нык кире була. Ул бер кеше әйткәнне тыңламый, ул барысын да беләм дип уйлый. Узган елны август-сентябрь айлары бик авыр булды. Бик күп балалар үлде. Бу фаҗигаләрне бары тик мөмкин кадәр кырыс законнар кертеп кенә булдырмыйча калырга мөмкин. Баланы питбайкка утырту җинаять буларак бәяләнергә тиеш. Баласына квадроцикл алып бирүчегә нидер әйтеп, аңлатудан мәгънә юк. Алар бу эшен дәвам иттерәчәк.

Сез бер әңгәмәгездә: «Һәркайсыбыз, бала үлемен булдырмас өчен, нидер эшләргә тиеш», дигәнсез. Үзегез моның өчен нәрсә эшлисез?

– Без балаларны чит кеше дип күрергә тиеш түгел. Синең күз уңына ниндидер бер бала эләккән икән, син аның өчен азмы-күпме җаваплы. Бәлки син аның исемен дә белмисең, синең өчен ул бөтенләй чит кешедер. Ләкин син аның өчен үзеңне барыбер күпмедер җаваплы итеп хис итәргә тиеш. Чит бала булмый. Әгәр безнең каршыда балага ниндидер зыян китерелә икән, без моңа битараф калырга тиеш түгел.

Битарафлык, димәктән, безнең балачактан аермалы буларак, бүген балаларга игътибар аз дип әйтә алмыйбыз. Әмма никтер хәзер хәвеф-хәтәр, куркыныч очраклар күбрәк кебек.

– Безгә дә, балаларга да бернәрсә булмады. Чынлыкта статистика, киресенчә, яхшыра. Балаларның үлем очраклары елдан-ел азая. Без үскән 1980 нче елларны бүгенге белән чагыштырсак, хәзер вазгыять күпкә яхшырак. Балалар сирәгрәк авырый, сирәгрәк үлә һәм бүген балалар күпкә сәламәтрәк. Безнең бу уңайдан башка фикердә булуыбыз исә бала тормышы бәясенең бик нык үсүенә бәйле. Хәзер тормыш шулкадәр яхшырды ки, балаларның үлүе, авыруы башка сыймаслык хәл буларак бәяләнә. Әбиләребезне генә күз алдына китерик, кайчак алар абый-апаларының исемнәрен дә хәтерләми. Гаиләләрендә барлыгы ничә бала булганлыгын белмәүчеләре дә бар. Алар – битараф кеше, дигән сүз түгел бу. Тормыш шундый булган. Ул чорда балага бер яшькә кадәр исем дә кушмыйча торганнар хәтта. Яшәп китә аламы, юкмы дигән мантыйктан эшләнгән бу. Шуңа күрә балаларга, аларның сәламәтлегенә караш үзгәрү тормышыбызның алга китүенә бәйле.

Бүген балалар җитәрлек хәрәкәтләнәме?

– Балалар елдан-ел азрак хәрәкәтләнә. Спорт белән шөгыльләнмәгән бала мәктәпкә йөрмәгән бала кебек бәяләнергә тиеш. Мисал өчен, табиб янына мәктәпкә йөрми торган сигез яшьлек бала килде, ди. Бу инде синдә кызыксыну уятырга тиеш. Ни өчен ул мәктәпкә йөрми? Спорт, хәрәкәт очрагында да шул ук сорауны бирергә кирәк. Бөтендөнья стандарты буенча, 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр атнасына җиде сәгать хәрәкәтләнергә тиеш. Шул ук вакытта балаларның берни эшләмичә утырып торуларын мөмкин кадәр киметергә кирәк.

Ни өчен балалар табибы һөнәрен сайладыгыз?

– Балалар табибы булып эшләвемә бик шатланам. Эшемнән арымыйм. Шушы һөнәрне сайлаган башка хезмәттәшләрем дә шулай ди. «Эмоциональ яну» дигән төшенчә безгә хас түгел. Ник дигәндә, балалар син аларга сарыф иткән энергияне икеләтә кайтара. Бу юлны сайларгамы, юкмы дип икеләнүчеләргә дә: «Балалар табибы булып эшләсәгез, эмоциональ яктан һәрчак 100 процент сәламәт булачаксыз», – дим.

Баланы дәвалау авырракмы? Әллә аның ата-анасы белән уртак тел табу читенрәкме?

– Аларны аерып булмый. Бу – бер система. Син әни кеше белән уртак тел тапмагансың икән, синең дәвалау алымнары эшләмәячәк. Шуңа күрә без бала белән генә түгел, аның әти-әнисе, ә кайчак әбисе белән бергә эшләргә тырышабыз. Авыру белән уртак тел табу, аның өчен генә түгел, табибның үзе өчен дә бик мөһим. Энергияң янга кала.

Баланы теше чыгуга ук табибка, әйтик, стоматологка йөртүне дөрес дип саныйсызмы?

– Һәр нәрсәдә алтын урталык булырга тиеш. Табиблар кеше тормышында чиктән тыш зур роль уйнарга тиеш түгел. Ул кеше тормышында вакыт-вакыт күренеп, ниндидер бер проблеманы чишеп, юкка чыга торган кеше булырга тиеш. Табиб гаилә әгъзасына әверелмәсен.

Балаларга артык зур игътибар бирелү турында сүз чыккач, мин гел: «Әгәр 1980 нче елларда хәзерге кебек мөмкинлекләр булса, әти-әниләребез безгә шул ук дәрәҗәдә игътибар күрсәтерләр иде», – дим.

Табиб кеше тормышында вакыт-вакыт кына күренергә тиеш, дидегез. Ә баланы табибка кайчан алып барырга?

– Бер яшьтән башлап, баланы елга бер мәртәбә педиатрга күрсәтергә кирәк. Шул ук тешләр сәламәтлеге, дөрес туклану, витаминнар куллану, спорт белән шөгыльләнү, вакцинация турында белгеч белән сөйләшү, киңәшләшү өчен кирәк бу. Яшь барган саен баланы күрсәтергә кирәкле табиблар исемлеге дә зурая. Шул ук вакытта әти-әнинең интуициясе дә мөһим.

Бүген һәр гаиләнең кул астында интернет исемле «табиб» бар. Ул сезнең эшегезгә ни дәрәҗәдә ярдәм итә, никадәр аяк чала?

– Хәзер ясалма фәһемне алга сөрәләр. Аның белән бөтен нәрсәне эшләргә ярый дигән чорга аяк бастык. Минемчә, моңа әле иртәрәк. Медицина өчен ясалма фәһем әле җитешеп бетмәгән. Үз тәҗрибәмдә моны бик яхшы күрәм. Мәсәлән, кайчак тәҗрибә рәвешендә ниндидер анализларны ясалма фәһемгә кертәсең икән, күпчелек очракта йә ялгыш була, йә төгәл булмый. Шуңа күрә ясалма фәһем белән мавыгу медицинага күчәргә тиеш түгел. Болай, гомумән алганда, интернет табиблар өчен бик уңайлы. Интернет булыша, ләкин аннан алынган мәгълүмат дөрес, чистартылган булырга тиеш.

Медицина алга китте, дибез, ә үзебез, авыру балаларга чит илгә барып дәвалану өчен, миллионнар җыябыз. Бу нәрсә дигән сүз?

– Бүген медицина – бик алга киткән тармак. Мин аны һәрчак туй өстәле белән чагыштырам. Әмма бу өстәлдә бөтен нәрсә дә яхшы булырга тиеш. Әгәр анда торт матур, әмма беренче ризык итеп токмач чыгаралар икән, бу туй өстәле түгел. Медицинада да шулай. Керә торган ишектән, ишегалдына җәелгән келәмнән башлап операция ясый торган роботларга чаклы бөтен әйбер кыйбатлы булырга тиеш. Бу – без күрергә теләгән нәрсә. Шуңа күрә бүген медицинаны дәүләт кенә алып бара алмый. Бала сәламәтлегенә килгәндә, ни кызганыч, бер бездә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә хәйрия фондлары бик зур өлеш кертә. Миңа калса, бу – нормаль күренеш.

Ә баланың күңелен дәвалап буламы?

– Хәзер балалар – цифрлы технологияләрне балачактан күреп үсә торган сабыйларның беренче буыны. Моңа кадәрге буыннар аларны билгеле бер яшендә генә кулга алды. Балаларның экран белән эш итү вакытын чикләргә кирәк.

Өч яше тулганчы, бала экран күреп үсәргә тиеш түгел.

Ул аның психикасы өчен зыянлы. Өч яшенә кадәр кулына телефон, планшет тотмаган балаларның аң-фикерләре, көн-төн телевизор карап үскәннәрнеке белән чагыштырганда, башкачарак була. Өч яшьтән соң экран бала өчен ул кадәр үк зыянлы булмый. Яшүсмер балаларның мәктәптә укуы да күп очракта экранга бәйле. Шуңа күрә аларны ул дәрәҗәдә чикләргә кирәкми.

Хәзерге балалар нәрсә ашый?

– Баланың туклану рәвешен 12 яше тулганчы программалап куярга кирәк. Шул яшенә кадәр бала нәрсә тели, шуны ашый, зыянлы, баллы ризыклар белән туклана икән, 12 яшьтән соң бу гадәтне үзгәртү бик авыр. Мин үзем дөрес туклану турында балага ике-өч яшь тулгач ук сөйләшә башлыйм. Бу чорда баланың нәрсә ашавы аның үсмерлек чорында, 20–30 яшендә ничек тукланачагына тәэсир итәчәк. Гарвардча дөрес туклану кагыйдәсен истә тотарга кирәк. Тәлинкәнең зур өлешен – яшелчә, иң кечкенәсен – җиләк-җимеш, калган ике чиреген ярмалар һәм аксымлы ризыклар алып торырга тиеш. Моннан тыш бала капкалап йөрергә тиеш түгел. Баллы ризыкларны киметергә, тоз күләмен дә чикләргә кирәк. Бала дөрес туклансын дип тырышабыз икән, үзебездән башларга кирәк.

Тапшыруны тулысынча сылтама ашый карый аласыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре