ИлСаф икенче тапкыр гаилә корган кеше буларак, гаиләсен саклап калу өчен хаталар өстендә эш алып бару-бармавы турындагы сорауга:
– Мин шактый үзгәрдем. Хатын-кызны аңларга тырышам. Ниндидер җитешсезлекләр бардыр инде ул. Без, ир-атлар да, фәрештә түгел бит инде. Дингә килү, тормышка караш үзгәрү барыбер кешене үзгәртә. Мин хәзер хатын-кызга алай бәйләнмим. Күбрәк яхшы якларын күрергә тырышам. Начар яклары бар икән, күрмисең инде. Ашка тоз салырга оныткан икән, үзең алып саласың. Элегрәк аның өчен тавыш чыкса, хәзер чыгармыйсың. Яшь тә бара. Балаларга да үзең белгән яхшылыкны, тормышка, дингә карашны биреп калдырасы килә. Мин хәзер сабыррак. 15–20 ел элек эстрадада үземә ошамаган нәрсәне ул кешегә әйткән булыр идем. Хәзер мин әйтмим, һәркемнең – үз юлы, минем – үз юлым, - дип җавап бирде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез