Газетага язылу

Искечә ярату: ни өчен яшьләр яучыларга мөрәҗәгать итә?

Искечә ярату: ни өчен яшьләр яучыларга мөрәҗәгать итә?
Фото: Татар-информ

Ярдәм кулы һәрвакыт кирәк. Хәтта үзеңә тормыш иптәше эзләгәндә дә. Бүгенге яшьләрнең фикере әнә шундый. Шуңа күрә гаилә кору үзәкләренә һәм яучы-димчеләргә мөрәҗәгать итүче яшьләр саны арта. Һәр эштә мөстәкыйль булырга яраткан яшьләр ни өчен яучылардан ярдәм көтә? Әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

Искелек калдыгы

Яучылык турында әнә шулай дип уйлаучылар бихисап. Ник дигәндә, бүген димләгәнне көтеп тормыйлар, егет белән кыз үзләре табыша бит. Бераз очрашып йөргәннән соң, егет тәкъдим ясый да ата-анасы белән таныштыра. Ике як җыелып сөйләшә дә, никах һәм туйны да үткәреп куялар. Шуның белән эш бетте. Әмма үткәнгә әйләнеп кайтсак, кыз алу, кыз бирү, өйләнешүләр күпчелек очракта нәкъ менә димче килү, димләү белән башланып киткән.

– Кыз урлау турында бүген китаплардан гына укып беләбез. Сугышка кадәр гаиләләр, башлыча, нәкъ менә кыз урлап төзелгән. Татарстанда әлеге күренеш юкка чыкты, әмма димләү яши әле. Хәер, аны да искелек калдыгы дип атаучылар шактый, чөнки ул үз эченә элеккеге йолаларны алмый инде. Гадәттә, бер кеше кияүгә чыга алмый йөргән кызын дустының өйләнмәгән улына димли, – дип сөйләде тарихчы Рәшид Әмишев. – Элегрәк яучы итеп авылда дәрәҗәле, оста сүзле, үтемле итеп сөйли белгән һәм ышандырырга сәләтле берәүне юллый торган булганнар. Бу, гадәттә, өлкән яшьтәге әби булган.

Яучы әби якын-тирәдәге егет һәм кызлар турында мәгълүмат, имеш-мимешләрне җыйган. Аның гаиләсе, мал-мөлкәте турында кызыксынган. Шулай итеп, һәр яктан да бер-берсенә туры килгән яшьләрне тапкан ул. Байны – бай, урта хәллене үз дәрәҗәсендәге белән кавыштырган. Хәзер исә яучылардан башканы таләп итәләр.

– Дәрәҗәле, фатирлы һәм машиналы тормыш иптәше эзләп мөрәҗәгать итүчеләр күп, – ди Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, яучы Наилә Җиһаншина. – Авырлыкларны бергә җиңгәндә генә гаилә нык, канатлар пар була бит. Ни өчен элек гаиләләр таркалмаган? Һәр авырлыкны бергә үткәннәр чөнки. Йортны бергә төзегәннәр – нигезеннән алып түбәсенә кадәр икәү күтәргәннәр. Берәү дә: «Моның кесәсе буш, моның әтисе бай түгел», – димәгән. Бергә-бергә тормыш корганнар. Шулай бер вакыт егеткә кәләш эзләдем. «Минем бернәрсәм дә юк. Тик миңа яхшы тәрбия бирделәр, белем бирделәр. Иң зур байлыгым – минем чиста күңелем», – диде ул. Бер ел буе кәләш эзләдем аңа. Матди байлыгы булмагач, кызлар бу егеткә игътибар да итмиләр иде. Бик авырлык белән генә таптым. Соңыннан гына беленде: кияү егетебез миллионер икән бит! Үзeнeң байлыгын миннән дә яшергән хәтта.

Татарстанда яучылар күп түгел. Осталарын бармак белән генә санарлык. Наилә Җиһаншина фикеренчә, оста яучы психолог та, юрист та, журналист та, дипломат та, педагог та булырга тиеш. Кешеләрнең холкы төрле, алар белән уртак тел табу осталык таләп итә.

– Элегрәк бездә рухи кыйммәтләр беренче урында иде. Әгәр дә кияүгә чыктың икән, син ничек тә гаиләңне сакларга тиеш. Әти-әниләребез дә безгә шуны сеңдерде. Хәзер кызы кияүгә чыкканда, анасы: «Ошамаса – кайтырсың», – дияргә дә күп сорамый, – дигән фикердә яучы.

Бүген дә яучыларга мөрәҗәгать итүчеләр бар барын, әмма бу исемлектә яшьләр саны күп түгел. Яучылардан ярдәм көткән 50 яшьлек ир һәм хатыннар арасында, сирәк булса да, 20–25 яшьлекләр очрый. Яучы фикеренчә, аларны бәхетле гаилә кору теләге берләштерә.

«Күз тиюгә ышаналар»

– Безгә югары белемле, яхшы хезмәт урыннарын биләүче, аякта нык басып торучы егет-кызлар килә. Аларның вакытлары кысан, чөнки һаман эш, уку белән мәшгульләр. Шундый тыгыз графикта мәхәббәткә урын аз кала, күрәсең, безгә мөрәҗәгать итәләр. Яшьләре дә төрле: 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәр, – дип башлады сүзен «Рухи-мәгърифәт гаилә төзү үзәге» оешмасы һәм «Гаилә» мәчете каршындагы «Адәм белән Һава» гаилә кору һәм саклау үзәге директоры Диләрә Зәйнуллина.

Яшьләр ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында яхшы белә. Үзәккә килгәч тә, бу хакта ачык сөйли. Берәүләр өчен – булачак пары белән бер юнәлештә хәрәкәт итү, икенчеләре өчен гаилә кыйммәтләренең туры килүе беренчелектә. Ә танышу сайтларындагы фотосурәт һәм кыскача тасвирлама гына әлеге үзенчәлекләрне ачып салмый, шуңа да «Үз тиңемне эзлим» ише интернет-кушымталар популярлыгын югалта бара.

– «Үз кешемне очратырга телим» дигән гади генә җөмләнең дә асылына төшенергә кирәк. Тәҗрибәле яучылар бу хакта ишетеп кенә белми. Алар танышырга теләгән һәркем белән күрешеп аралаша, аларның теләк-тәкъдимнәрен исәпкә ала. Өстәвенә безнең үзәктә «Син һәм Мин» дип аталган очрашу кичәләре дә уза. Бу – бөтенроссия проекты. Ул Казанда, Чаллыда эшли. Татар үзәкләре белән аны Самарада, Мәскәүдә дә уздырдык. Бирегә ир-егетләр һәм кызлар җыела. Гадәттә егетләр һәм кызлар саны тәңгәл килә. Башта егетләрне, кызларны танышуга әзерлибез, аларга вәгазьләр сөйләнә, – дип уртаклашты Диләрә ханым.

Очрашу кичәләрендә парларын табып, гаилә коручылар аз түгел. Мисалга, быел февраль аенда танышкан парлар 10 майда инде никах укыткан. Әмма үзәкнең төгәл статистикасы юк.

– Кызганычка, һәр килгән кешегә шалтыратып өлгерә алмыйбыз. Әмма гаилә коруларын үзләре хәбәр итүчеләрне теркәп барабыз. Проектыбыз аша гаилә коручылар арасында сабыйлары туучылар да шактый. Димәк, эшебезең файдасы, нәтиҗәсе бар, – ди ул. – Ә гаилә корган парларның кайберләре гаиләләрен күрсәтергә, үзләре хакында сөйләргә теләми. Бәхет тынычлыкны ярата, дигән шигарьгә таяналар, күрәсең. Күп парлар күз тиюгә ышана. Бүген матур, бәхетле гаилә, бер-берсен аңлаучы парлар – сирәк күренеш. Бу бәхет, мәхәббәт, бәрәкәт гаилә эчендә сакланырга тиеш, аны чит күзләрдән саклау кирәк.

Тозакка эләкмә!

Революциягә кадәр яучы иң дәрәҗәле кешедән саналган. Үзенең хезмәте өчен ул түләү генә түгел, ә кәшемир шәл дә алган әле. Шәл саны аның осталык дәрәҗәсен билгеләгән. Бүгенге яучылар – гадәттә, профессиональ психологлар. Әмма араларында, мәкальгә буйсынып, «ятып калганчы атып калыйм әле» диючеләр дә бар. Игъланнар сайтында соңгылары аеруча да күп. Шуның берсе белән без дә элемтәгә чыктык.

Үзен «Фея Зоя» дип атаучы ханымның эш тәҗрибәсе 30 елга якынлаша. Анкетасына ышансаң, шушы еллар эчендә ул 250 дән артык парны кавыштырган. Зур гына бер авыл кадәр. Таныштыру һәм кавыштыру гына түгел, ә ныклы гаилә нигезен төзү – төп максаты әнә шундый.

– Алдан фаразлау сәләтем көчле. Кешеләр – ачык китап. Бары тик язулары гына төрле. Укыр өчен вакыт та, тәҗрибә дә кирәк. Ә алар миндә җитәрлек. Укымышлысын да, машина һәм фатирлысын да табып бирәм, – дип хәбәргә чыкты ул.

Заманча яучыларга мөрәҗәгать итү анкета тутырудан башлана. Үзең турында мәгълүмат бирәсең, аннары хыялыңдагы тормыш иптәшен сурәтлисең. Шәхси яучылар ярдәме белән эшләгәндә, анкета тутыру бәясе 500 сумнан башлана. Синең һәм булачак тормыш иптәшеңнең психологик портретын ясау, сезнең туры килү һәм килмәвегезне ачыклау 4500 сумга төшәчәк. Ә инде беренче күрешүне оештыру бәһасе – 2000 сум. Кыскасы, шәхси яучыларның гомуми хезмәте 10 мең сумнан башлана. Бик тәҗрибәлеләрнеке берничә йөз мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Шуңа күрә яучыларга мөрәҗәгать итүнең күләгәдә кала торган ягы да бар. Зур шәһәрләрдә үз парын эзләүче ялгызаклар мошенниклар тозагына эләгергә мөмкин. Андыйлар, гадәттә, халыкны җәлеп итү өчен, социаль челтәрләрдә бер көнлек сайтлар булдыра, «иң яхшы кияү һәм кәләш» базасы өчен алдан түләү ала һәм юкка чыга. Юрист Рамил Хәсәншин фикеренчә, ел саен ким дигәндә 10–15 кешедән шундый эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр керә.

– Ни кызганыч, Россиядә никах хезмәтләре базары җайга салынып бетә алмый. Шуңа күрә кеше үз хокукларын яхшырак белсен иде. Акча биргәнче, агентлык бурычларының төгәл исемлеге белән танышу зарур. Әгәр, «сез кавышачаксыз» дип, 100 процент гарантия вәгъдә итәләр икән – качыгыз. Никах – акчалы хезмәт түгел, ә кешенең мөнәсәбәте ул. Тәҗрибәле яучы очрашуны сыйфатлы оештыру өчен генә җавап бирә, ә сезнең хисләр белән идарә итә алмый, – дип кисәтте ул.

2026 елның апрелендә Мәскәүдә яшәүче бер хатын, яхшы ир табам дип, никах агентлыгына 500 мең сум күләмендә акча түләгән. Аңа өч ир-ат белән очрашу оештырганнар. Берсенең өйләнгән булуын ачыклаган хатын агентлыкны судка биргән. Суд аның дәгъвасын кире каккан, чөнки агентлык килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәгән. Хатынга бары тик 180 мең сум акчасын гына кире кайтарганнар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре