“Экология” илкүләм проекты кысаларында Кама Тамагы районына 10 лачын-балобан кайтарылды. Аларны табигатькә очырдылар. Киләчәктә дә лачыннарның бу төрен саклау һәм үрчетү дәвам итәчәк.
– Бу кошларны КФУ волонтерлары күзәтеп торачак, – ди Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева. – “Кызыл Китап”ка кергән кош һәм хайваннарны яңадан үрчетү эшендә безгә Россия табигать министрлыгы зур ярдәм күрсәтә. 2023 елда табигатькә җибәргән лачыннарның берсе Согуд Әмирлегенә, икенчесе Пакистанга барып җиткән. Безнең бурыч – кошларның кире Татарстанга кайткан вакытларын күреп, аларны теркәү.
Казан зооботбакчасы да лачыннарны үрчетүгә өлешен кертмәкче. Аларда хәзер 4 лачын баласы бар. Әгәр безнең шартларга уңайлашып яшәп китсәләр, алардан 10лап бала туачак дип көтәләр.
 Сүз уңаеннан, лачын-балобанны соңгы мәртәбә Татарстанда 1974 елда күргән булганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез