Кар көткәндә: һава торышы нәрсәләр белән шаккатырыр?

Ноябрь бәйрәмнәрендә беренче кар явачак! Синоптиклар алдагы көннәрдә шундый һава торышы вәгъдә итә. Көннәр бераз суыта төшсә дә, һава температурасы нормадан югарырак булачак, дип ышандыра алар. Көзләрнең генә түгел, кышларның җылы килүенә дә ияләшеп барабыз бугай. Һава торышы тагын нәрсәләр белән шаккатырыр?

Көз чираты

Без быелгы көздән дә, һава торышыннан да бик канәгать! Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәүче Гүзәл Миңнегалиева шулай ди.

– Мондый көзнең булганы юк иде әле. Безнең өчен бик бай булды ул. Нәкъ җәй көне сыман кояшлы, матур, коры көннәр сакланды бит. Бакчадагы мул уңышны вакытында җыеп алып, эшкәртеп куярга да өлгердек. Бәрәңгесен дә урнаштырдык, Аллаһка шөкер. Исән-сау ашарга язсын. Әле бит аннан соң да ноябрь башына кадәр нинди матур көннәр торды, – дип сөенә ул.

Матур көннәрне инде ноябрь башында ук чын көз алмаштырачак. Синоптиклар шулай дип ышандыра. Октябрь азагында республикада уртача һава температурасы нормадан 6 градуска югарырак булды. Алдагы тәүлекләрдә температура акрынлап төшәчәк, әмма ул барыбер нормадан югарырак булачак, ди белгечләр.

Ноябрь бәйрәмнәрендә синоптиклар беренче кар да вәгъдә итә. Татарстан Гидрометеорология мәгълүматларына караганда, 2 ноябрьдә Татарстанда урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак. Төнлә –3, +2 градус, көндез 0, +5 градус җылы булачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык сакланачак. Синоптиклар алдагы көннәрдә дә урыны белән яңгырлы, юеш карлы һава торышы вәгъдә итә. 3 ноябрьдә төнлә 0, –5 градус, көндез 0, +3 градус җылы булачак. Юлларда бозлавык сакланачак. 4 ноябрь көнне дә кар яву ихтимал. Төнлә 0, –4 градус, көндез +2, +7 градус җылы булачак.

Дөрес, беренче кар яуды дигән сүзләрне октябрь азагында ук ишетергә туры килде. 23 октябрьдә социаль челтәрләрдә Нурлатта яшәүчеләрдән килгән фото, видео хәбәрләр чыкты.

Җәйгә охшый

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев тә ноябрь бәйрәмнәрендә беренче кар төшәчәк, дип фаразлый. Табигатьтәге үзгәрешләрне дистә еллар дәвамында күзәтеп барган кеше буларак, соңгы елларда беренче карның да көттереп кенә яварга яратуына игътибар иткән ул.

– Элек сентябрьдә үк беренче кар күренә иде. Хәзер бар да башкача. Менә инде октябрь бетте, әле бездә кар яуганы булмады. Бу – кыш соңга кала дигән сүз. Беренче кар ноябрь бәйрәмендә явачак. Сынамышлар шуны күрсәтә. Шуннан соң ай ярым вакыт үткәч кенә чын кыш килә. Шуннан чыгып карасак, быел чын кыш декабрь урталарында гына җитәчәк, – ди халык синоптигы.

Әмир Шәрәфиев белдерүенчә, соңгы дүрт-биш елда фасылларның күчеше күзәтелә. Көз – кышка, кыш – язга, яз – җәйгә, җәй көзгә авыша. Быел сентябрь башының гадәттәгедән җылырак булуын да шуның белән аңлата ул.

– Көзнең беренче көннәрендәге җылы җәйнең дәвамы иде ул. Күпләр аны «әбиләр чуагы» дип уйлады. Ә ул чынлыкта 14 сентябрьдән – урысларның Симән көненнән соң гына башлана. Быел җәй башы да матур булмады – явым-төшемле, салкынча көннәр сакланды. Ә кыш җәйгә охшап килә. Шуңа күрә быел декабрь башы да кышка хас булмаганча җылырак булачак, – ди халык синоптигы. – Узган ел чын кыш булмады. Өч ай буена 23 градустан да салкын көн булмады. Утыз градуслы суыклар да күзәтелмәде. Быел алай ук булмас. Зәмһәрир суыклар ук булмаса да, өч мәртәбә көннәр яхшы ук суытып алачак. Декабрьнең икенче яртысында бер суытса, гыйнварда хач ману бәйрәмендә тагын бер суытып, хут  кергәч, көннәр янә суытып алачак. Кар елдагыча нормада булачак.

Ноябрь аена халык сынамышлары

1 ноябрьдә көн җылы булса, кыш җылы килер.

4 ноябрьдә яңгыр яуса, кыш иртә килер.

5 ноябрьдә кар яки яңгыр яуса, димәк, өч атнадан кар ята.

6 ноябрьдә ай нурлар чәчеп ялтыраса – җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә – суыта.

8 ноябрьдә иртәдән бәс төшсә, кыш карлы булачак.

12 ноябрьдә кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.

14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.

18 ноябрьдә кар яуса, кыш суык, көзге уңыш мул булачак.

21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз яңгырлы булыр.

22 ноябрьдә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.

27 ноябрьдә көн болытлы яки явым-төшемле булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре