Башкаланың полиция хезмәткәрләре мошенникларга халыкны алдарга ярдәм итүдә шикләнеп, 15 яшьлек үсмерне тоткарлаган. Алар кешеләрне «туганыгыз бәлага тарыган» ише сүзләр беләп төп башына утырткан.
Шул рәвешле алданган 87 яшьлек пенсионер сүзләренә караганда, аның өй телефонына билгесез зат шалтыратып, кызының юл һәлакәтенә эләгүен һәм аңа карата җинаять эше ачмасыннар өчен 200 мең сум акча түләргә кирәклеген әйткән. Пенсионер бу сүзләргә ышанган һәм тиешле сумманы җыеп, арадашчыга тапшырган.
Күптән түгел башкалада яшәүче 1937 елгы әби белән дә шундый ук күңелсез хәл килеп чыккан. Аңа да шалтыратып, якын туганының бәлага тарыганын хәбәр итәләр, аңа ярдәм итү өчен 500 мең сум акча сорыйлар. Арадашчыга акча тапшыргач, полициягә мөрәҗәгать итә ул.
Полиция хезмәткәрләре шул ук көнне арадашчының эзенә төшкән. Аны яшәү урынында тоткарлаганнар. 15 яшьлек курьер гаебен таныган, билгесез кеше кушуы буенча эш итүен сөйләгән.
Үсмер сүзләренә караганда, ул социаль челтәрдә эш бирү турында игъланга юлыга. Мошенниклар аның белән гел элемтәдә булган, аңа нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатып, һәр адымын контрольдә тоткан. Пенсионерлардан алган акчаны үсмер алар әйткән счетка күчергән. Моның өчен яшүсмергә акча түләгәннәр. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез