19 июньдә Татарстан башкаласында Сабан туена бүләк җыярга чыгачаклар. Бу турыда "Татар-Информ"да узган матбугат очрашуында Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Быел да Казан Сабан туе өч урында - Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендәге Каенлыкларда, Дәрвишләр бистәсенлә һәм Аккош күлендә узачак. Шулай ук ипподромда ат чабышы булачак. "Казан Сабан туеның да үз традицияләре бар. Ел саен бәйрәмдәге уеннарда һәм ярышларда җиңүчеләрне хөрмәтләү өчен бүләк җыю оештырыла", – диде Ләйлә Фазлыева.
Ул үзе дә ел саен бүләк бирүен әйтте. Ахырдан ул аның бәйрәмдә кемгә эләгүен дә күзәтә икән.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтүенчә, бүләк җыю җыр-биюләр белән үрелеп барачак.
Казан Сабан туендагы мәйданчыклар 9:00 сәгатьтән алып 16:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез