Газетага язылу

Кем чәчсә, шул җыямы? «ВТ» журналисты хат эзеннән йөреп кайтты

Ташка баскан ышанычлы. Мал-мөлкәт турында сүз барганда бигрәк тә. Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче Самат Вәлиуллин редакциягә ярдәм өмет итеп мөрәҗәгать иткәч, әнә шулай дип уйладык.

Кем чәчсә, шул җыямы? «ВТ» журналисты хат эзеннән йөреп кайтты

Кызганыч, уйламыйча, белмичә кабул ителгән карарлар өчен борчу-мәшәкать, матди югалтулар белән түләргә туры килә. Урынга барып, четерекле сорауларга җавап эзләргә тырыштык.

Җан әрнүе

Самат Вәлиуллин безне бушап калган хуҗалык территориясендә каршы алды. Бушап калган ферма, искергән трактор һәм печән эскерте.

– Мин тумышым белән шушы авылдан. Моңа кадәр дә әти-әни янына авылга кайтып йөри идем, – дип таныштырды ул үзе белән. – Армиягә кадәр колхозда тракторда, комбайнда эшләдем. Хезмәт итеп кайткач, механизатор эше дәвам итте. Аннан соң акча эшләргә дип, Себергә киттем. Берничә елдан гаиләм белән Түбән Камага кайтып төпләндек. Ләкин шушы еллар эчендә авыл барыбер үзенә тартып торды. 2017 елда хатыным белән киңәшләштек тә үзебезгә эш ачып җибәрергә булдык. Ул вакытта хатынымның әтисе дә фермерлык белән шөгыльләнә иде. Терлекчелек белән ныклап торып кызыксына башлавымда аның да өлеше зур булды.

2018 елда грант отып, 30 гектар җир, илле баш мал алган ул.

– Авылдашлардан пай җирләрен сатып алып, күпьеллык үләннәр үстердек. Колхоздан калган бензин сала торган пункт бар. Ул бик искергән, ташландык хәлдә иде. Бер ел эчендә шуны чистартып, коймалар белән әйләндереп алдык, ферма төзедек. Шуннан соң симменталь токымлы мөгезле эре яшь терлекләр, трактор, аңа кирәкле җайланмалар сатып алдык, – ди фермер.

Шулай матур гына эшләп ятканда, 2022 елның гыйнварында авылдашы Марат Садыйков Самат Вәлиуллинга субарендага утыз гектар җир тәкъдим итә. Ике арада бу турыда килешү төзелә. Самат Вәлиуллин сүзләре буенча, язын Садыйков 193 гектар җирен икенче бер фермер – Михаил Дегтяревка субарендага бирә. Ә араларында төгәл чикләрне билгеләү турында сөйләшү булмый. Нәтиҗәдә теге 30 гектар да әнә шул 193 гектар эчендә кала.

– Шул елны Михаил Николаевич, аның җирендә икмәк үстерүдә гаепләп, мине судка биргән. Райондагы уртача уңдырышлылыкка нигезләнеп, алынмый калган керемнәрен исәпләп чыгарганнар. Ә мин суд турында белми дә калганмын. Районга баргач, очраклы рәвештә генә әйттеләр. Бөтен документларым да минем кулымда иде югыйсә. Нәтиҗәдә, суд буенча мин Михаил Дегтяревка 800 мең сум түләргә тиеш булып калдым, – ди Самат Вәлиуллин.

Кызганыч, 2023 елда ул кабат шул ук тырмага баса: әлеге җирләргә ашлык чәчә.

– Бер тапкыр судка биргәч, икенче кат бу юлга барыр, дип уйламадым шул. Анысында инде 300 мең сум бурычлы булып калдым, – ди ул. – Шуннан соң тәмам күңелем төште, нәрсә дә булса эшләү теләге бетте. Узган ел малларны бөтенләй бетердем. 2022 елда суд приставлары килеп, капка төбендә торган «КамАЗ»ны алып киттеләр. Анысын 400 мең сумга бәяләгәннәр. Инде хәзер фермага кул сузалар. Мин тагын шаккатып калдым. Шушы хәлләргә җаным әрнеп, сезгә шалтыраттым.

Хәзерге вакытта Самат Вәлиуллиның Михаил Дегтяревка 900 мең сумга якын бурычы бар. 2024 елда ул тагын берничә пайчының җирләрен алган булган. Шулай итеп, бүген ул 42 гектар җирдә печән генә үстерә.

– Авыл хуҗалыгында болай да эш алып бару җиңел түгел. Болай кыскач, бөтенләй туктадым. Җирләрем дә, ферма да арестта. Ул миңа тыныч кына эшләргә ирек бирсен иде. Эшләгән елларымда барысын да намус белән башкардым. Пайчылар белән дә вакытында исәп-хисап ясап бардым, – ди ул.

Карар бар – үтәсен!

Зирекле авылында Михаил Дегтяревны очрата алмадык, чөнки ул Казанда яши булып чыкты. Шуңа күрә аның белән телефоннан гына сөйләшә алдык.

– Бу – озакка сузылган хәлләр, барысын да сөйләп торуны кирәк дип санамыйм. Шунысы мөһим: Самат Вәлиуллин кеше җирендә эшләгән. Суд 1,5 ел дәвам итте һәм без аны оттык, тагын нинди дәлил кирәк? Ул теләсә нәрсә әйтә ала, ә суд фактларга таянып эшли. Вәлиуллин акча түләргә теләмәгәч, суд приставларына мөрәҗәгать иттек. Алар «КамАЗ»ын сатуга куйды, ләкин аны алучы булмагач, миңа бирделәр. Аның әле миннән башкаларга да бурычлары бар, ә түләргә теләми, – диде Михаил Дегтярев.

Кызганыч, җирләрне ике кешегә субарендага биргән Марат Садыйковның үзен дә күрә алмадык, телефоны да җавап бирмәде. Шуңа күрә әлеге хәлләргә бераз бәя бирер өчен, Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдиновның телефон номерын җыйдык.

– Мин берсен дә яклый да, хурлый да алмыйм. Икесе дә эшли, тырышлар. Михаил Дегтярев ташландык хәлдә булган фермаларны төзекләндереп эшли башлады. Авылдашларга эш урыны бар югыйсә, тик анда беркем дә эшләми, күрше авылдан килеп йөриләр. Авылга ярдәм итүе белән кызыксынасыз инде. Сабан туенда бераз акча бирә. Самат та бик тырышып эшли башлаган иде. Шулай ук ташландык урынны бик яхшы итеп корып бетерде, ферма төзеде, никадәрле хезмәте, акчасы кергән. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, һәрвакыт техника белән булышып килде. Аны да аңлап була. Тик, кызганыч, бөтен эшне дә вакытында эшләргә кирәк шул. Хәзерге заманда «үтәр әле» дип кенә булмый. Бу хәлләрнең Самат өчен уңай тәмамланасына ышанып та бетмим. Бер үк җирне ике кешегә бирү башка сыя торган түгел шул, – ди җирлек башлыгы.

Нинди сабак алырга?

Җир, акча турында сүз барганда «минем белән алай булмас», «ул кеше алай эшли алмас» дип кенә эш итеп булмый. Туган белән туган арасы да бозылырга мөмкин булганда, чит кешеләр арасында ни булмас? Суга сәнәк белән язуның да судта көче юклыгы көн кебек ачык югыйсә. Мондый хәлләрдән нинди сабак алырга? Нәрсәләрне белеп торырга? Әлеге һәм башка сорауларны юрист Булат Закировка бирдек.

– Булат, бу очракны ничек бәяли аласыз?

– Документларны күрмичә һәм төгәл вазгыятьне белми торып, бу сорауга ачык кына җавап биреп булмый. Хәлләр, чыннан да, Самат Вәлиуллин тасвирлаганча икән, чикләрне төгәл билгеләргә кирәк иде. Гадәттә җир участогы тулысынча бирелә һәм кадастр номеры күрсәтелә. Бер җир участогы берничә субарендаторга бирелә икән, кайсы нинди җир өлешендә эшләргә тиешлеген документ белән ныгытырга кирәк. Килешүләрдә җир участогын куллануда чикләү барлыгы турында мәгълүмат бирелергә тиеш. Мондый хәл килеп чыккан икән инде, куллану чикләрен күрсәтеп, аренда килешүенә өстәмә килешү төзергә мөмкин.

– Бу очракта буласы булган инде. Суд карары чыгарылган, аны үтисе генә калган. Шулай да ферманы ничек тә булса саклап калу юллары юкмы?

– Монда берничә вариант бар. Беренчесе, ике як арасында тынычлык килешүе (мировое соглашение) төзергә һәм түләүләр графигын расларга мөмкин. Икенчедән, карарны үтәүне (түләүне) кичектерүне сорап, судка гариза бирергә була. Моны эшләгәндә аны дәлилләргә кирәк. Мәсәлән, фермер хуҗалыгының эшчәнлеге сезонга һәм билгеле бер вакытта гына уңыш алуга бәйле булуны расларга туры киләчәк.

– Самат Вәлиуллин 2024–2026 елларда ике авылдашының пай җирләрен сатып ала. Безгә әйтүе буенча, ул территориягә Михаил Дегтяров иген чәчә. 2024 елгы уңышны җыеп алмыйча калдыра, ә соңгы ике елдагы уңышын ала. Бу очракта Самат Вәлиуллин Михаил Дегтяревка нинди дәгъва белдерә ала?

– Алда әйткән сәбәпләр буенча, бу очракта да төгәл җавап биреп булмый. Гомумән алганда, чыннан да шулай икән, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин, чөнки Дегтярев милекченең ризалыгыннан башка гына ул җирләрне кулланудан файда алган.

– Гомумән, җирләрне субарендага бирүче кеше нинди таләпләрне үтәргә тиеш?

– Җирне субарендага (арендага алган җирне башка кешегә арендага бирү) бирү өчен арендатор (җирне арендага алучы) арендага бирүчедән рөхсәт алырга тиеш. Рөхсәт язма рәвештә алынырга яки аренда килешүендә җирне субарендага бирү хокукы турында шарт күрсәтелгән булырга мөмкин. Җир бары тик рөхсәт ителгән файдалану буенча гына кулланылырга тиеш. Җир участогының мәйданы, чикләре төгәл билгеләнү шарт.

– Ул җирләрдән файдаланучы кеше, авыр хәлдә калмас өчен, нәрсәне белеп торырга тиеш?

– Килешүгә кул куйганчы, җир участогына ЕГРНнан белешмә соратып алырга кирәк. Анда милекче, мәйданы, һәм иң мөһиме – җиргә карата чикләүләр күрсәтелә. Чикләүләргә шулай ук аренда, лизинг, залог һәм башкалар килешүләр дә кертелә. Киләчәктә аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен, килешүдә ике якның да бөтен хокуклары һәм бурычлары язылырга тиеш. Арендага бирүченең җирне нәрсә өчен арендага бирүе, ә арендага алучының нәрсә өчен алуы ачык аңлатылырга тиеш. Гомум кагыйдәләр буенча, җир участогы өчен җаваплылык милекче өстендә, ә җирне кулланганда хокук бозган очракта, җирне арендага алучы җаваплылыгын да карарга мөмкин.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре