Матурлыкның бер кимчелеге дә күренми. Адәмне ышандырыр өчен ялган һәрвакыт матур булырга мәҗбүр. Дөреслекнең андый ихтыяҗы юк, чөнки ул соклану өчен түгел, ә кеше үзенең кай урында нинди халәттә икәнен билгели алсын өчен.
Үз-үзеңне җиңәргә кирәк дигән сүз дә бик матур яңгырый. Тик матурлыкны кайчагында чишендереп карарга кирәк – кабыгын салып ташлагач та матур икән, димәк, чынлап та матурлык. Юк икән – юк.
Бу очракта «үз-үзеңне» дигәндә без «үз кимчелекләреңне» кебегрәк аңлыйбыз инде. Аларны җиңү авыр, шуңа тормыш башыннан ахырына кадәр безгә үз кимчелекләребез белән көрәшү шикелле тоела. Бу бераз дөрес инде. Чөнки һәрбер кимчелек ул – киртә, аягыңа тышау. Максатыңа ирешүне тоткарлап тора торган астыртын дошман. Менә нинди явыз нәрсә ул кимчелек!
Ләкин бу – шартлы төшенчә. Абсолют кимчелек булмый!
Мин гомерем буе намусыма тап төшермәскә тырышып яшәдем. Намус саклансын өчен бик күп өстенлекләрдән – урлашып була торган мактаулы урыннардан, кесәңне ертып керергә торган байлык-мөлкәттән, муеныңа килеп асылынган дан-дәрәҗәләрдән баш тартырга туры килде. Мин яшьрәк чакта кешеләр әле рухи кыйммәтләрне дә, аларны хасил итүчеләрне дә бәяли алырлык, кадерен белерлек дәрәҗәдә иделәр. Шуңа күрә язучы-шагыйрьнең абруе зур иде. Ул абруйны югары күтәрә торган кулларның берсе талант булса, берсе намус иде. Әйтик, Әнгам Атнабаев кебек шагыйрьләрен халык таланты өчен генә түгел, намуслы булуы өчен дә яратты. Бу хакта әдип үзе дә бер шигырендә: «Шагыйрьләр – халыкның намусы», – дип яза.
Чынлап та шулай инде ул. Шулай булырга тиеш. Язучы бит ул төрле маҗаралар уйлап табып, укучының вакытын уздыру өчен генә әтмәләнгән беркаптырмалы әсәрләр маташтыручы гына түгел. Һәртөрле басымнардан, хәвеф-хәтәрләрдән арыган халыкның күңелендә кайнаган кичерешләрне, хис-тойгыларны иреккә чыгаручы да. Җәмгыятьнең кай якка юнәлүен, кешеләрнең үзләре дә сизмәстән, нинди сазлыкка кереп баруын алдан күрүче һәм искәртүче дә. Шуңа ул намуслы булырга тиеш. Хакимияткә дә, халыкка да яраклашмас дәрәҗәдә.
Мин шулайрак уйладым. Моның кемгәдер файдасы тигәндерме-юкмы, әлегә әйтү авыр. Ниндидер бер язучыда кемнең эше бар инде хәзер. Намуслымы ул, юкмы – барыбер. Кулланучылар җәмгыятенә бары тик мавыктыргыч продукция кирәк. Әдәби паштет. Чәйнәмичә генә йота, уйланмыйча гына укый алырлык. Бу халәт кешеләрнең гаебе түгелдер инде. Әле теге, әле бу юнәлешкә тарткаланып, адашкан сарык көтүедәй йөртелә торгач, халык хәзер арыган. Билгесезлектән туйган. Ул үзен нәрсә көткәнен белми һәм бүгенге көн белән яши. Мөмкинлек барда яшәп калырга тели.
Төшенчәләр буташтырылган заманда кешегә мөлкәт байлык булып тоела, җылы урынга оялау – дәрәҗә сыман, мул тормышта кәеф-ләззәт алу – яшәү шикелле.
Намус дигән төшенчә үзе дә артык җанга әверелде бугай. Бүгенге чорда ул җитешсезлек, кешенең бер кимчелеге кебек тоела. Ул – киртә, аягыңа тышау. Максатыңа ирешүне тоткарлап тора торган астыртын дошман. Менә нинди явыз нәрсә ул намус!
Бик аяусыз ишетелсә дә, бу чынбарлык түгел, бу бары тик бүгенге чор тудырган иллюзия генә. Намус бик күп уңышларымны артка чигерде, тик миңа күңел бөтенлеге китерде.
Ләкин миннән күпкә намуссызрак булган килеш тә уңыш нәтиҗәләре һәм күңел бөтенлеге белән рәхәтләнеп яшәп яткан кешеләр бар. Менә шуннан соң әйтеп кара син: намуслылык ул өстенлекме, кимчелекме?
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез