Кистереп ябыгу. Ашказанын кечерәйтү ник популярлаша?

Матурлык корбаннар сорый, дигән сүз бар барын. Әмма чама хисе дигәне дә бар бит әле. Матур буй-сын, тышкы кыяфәткә ирешү өчен, күпләр гадәтләреннән генә түгел, ризыктан да баш тартырга әзер. Ул гынамы соң! Соңгы арада күпләр моның өчен хәтта ашказанын ук кечерәйтә башлады. Табиблар исә, мондый катлаулы операция белән шаяру куркыныч, дип кисәтә.

Матурлык өчен түгел

Колакка ят сүз кебек тоелса да, ашказаны резекциясенең тарихы XIX гасырга ук барып тоташа. 1881 елда танылган немец хирургы Теодор Бильрот тарихта беренче тапкыр шундый катлаулы операция ясый. Ул ашказанында яман шеш табылган кешегә ясалган. Шул көннән бирле әлеге катлаулы операция медицинада еш кулланыла. Соңгы елларда ул замана чиренә әверелгән симерүдән интегүчеләргә дә ясала башлады.

Ашказанын кечерәйтеп, тиз арада ябыгырга хыялланучылар үз-үзен нигездә әнә шул сүз белән тынычландыра да инде. Медицина рөхсәт иткәч, куркыныч түгел, янәсе. Табиблар исә кисәтә: ашказанын кечерәйтү операциясе симерүдән интеккән һәм шуның аркасында сәламәтлегенә зыян килгән кешегә генә ясалырга тиеш! Тиз арада зифа буйлы буласы килгәнгә яки акча кычытканга күрә генә ашказанына теләсә ничек кагылырга ярамый.

Бүген Казанда ашказанын ун клиникада кечерәйтеп була. Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисына кертелмәгәнлектән, әлеге операцияне акча түләп кенә ясатып була. Казандагы бәяләр 250–270 меңнән сумнан башлана. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә моның өчен кулыңда ким дигәндә 350–400 мең сум акчаң булу кирәк.

Казанның җиденче номерлы шәһәр хастаханәсендә дә ашказанын кечерәйтергә мөмкин. Хастаханәнең беренче номерлы хирургия бүлеге мөдире Руслан Гобәев тә кабатлый: әлеге операция матурлык өчен түгел, сәламәтлек өчен ясала.

– Симерүдән интеккән кеше ябыксын, шул рәвешле чамадан тыш авырлык аркасында пәйда булган җитди чирләрдән котылсын дип тырышабыз. Кешенең 5–7 кило гына артык авырлыгы бар икән, мондый катлаулы операция ясалмый. Бу – бик җитди һәм җаваплы эш, – ди табиб.

Медицинада ашказанын кечерәйтү операциясе катгый регламентлар, Бөтендөнья медицина беркетмәләренә таянып ясала. Ашказанын кечерәйтү операциясе нинди очракларда ясыйлар? Кешенең гәүдә массасы индексы 30 дан артса, ул инде симерү санала. Шуның аркасында кеше шикәр чире, кан басымы уйнау, йоклаганда сулыш тукталу (апноэ), холестерин югары булу, организмда майлар алмашы бозылу, артроз, күкәйлекләрдә поликистоз барлыкка килүдән дә интегә икән, табиблар үзләре үк аларга ашказанын кечерәйтеп карарга тәкъдим итәчәк. Чөнки әлеге очракта бу – бердәнбер котылу юлы.

Кисмәделәр – тектеләр

Яшерен-батырын түгел: соңгы арада ашказаны белән уйнауның модага әверелүендә блогерларның да өлеше юк түгел. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, әле берсе, әле икенчесе ашказанын кечерәйттерә башлады. Бөтен тормышын энәсеннән-җебенә кадәр халыкка күрсәтеп барган блогерлар бу юлы ничек ябыкканнарын дөньяга ачып салды. Сүз дә юк, күзгә күренеп ябыкты, артык килоларын тиз арада алып атты алар. Озак вакыт ябыга алмый тилмергән кеше кызыкмас җирдән кызыгырлык. Блогерлар урнаштырган һәр пост соклану, «мин дә ясатыр идем», «акчам булса, ике дә уйламас идем» ише фикерләр белән тулды.

Эшмәкәр Гөлия Вәлиәхмәтова блогерлар арасында бу катлаулы операцияне беренчеләрдән булып ясатты. Яшерми: баштарак күңелендә ясатыргамы, юкмы дигән шик булган.

– Ашказанын кечерәйтү турында уйлана башлагач, язылучыларымнан да киңәш сорадым. Алар арасында мондый операция ясатучылар күп булып чыкты. Күбесенең мондый адымга баруын ире дә, туганнары да белми икән. Аннары бер танышым белән күрешкәч, аның да шундый юл белән 30 килога ябыгуын белдем. Шуннан соң, миңа да ясатырга кирәк, дигән карарга килдем. Тискәре йогынтысы булыр дип тә курыкмадым. Бу теманы яхшылап өйрәндем, бик күп белгечләр белән киңәшләштем. Операциядән бик канәгать калдым. Хәзер дә, ник алданрак ясатмадым икән, дип үкенәм. Гомер буе диеталарда утырып арыган идем, – дип сөйләде Гөлия «ВТ» хәбәрчесенә.

Ашказанын кечерәйткәненә ике ел вакыт үткән инде. Җиде-сигез ай эчендә 20 килога ябыккан ул һәм бүген дә шушы гәүдә авырлыгы саклана.

– Ашказанын кечерәйттергән блогерларның күбесе резекция эшләтте. Андый чакта ашказанының 70 процентын кисеп алалар да тегеп куялар. Минеке исә «микрошунтирование» дип атала. Бу очракта инде ашказанының кирәкмәгән өлешен кисмиләр, ә кыскартып, тегеп кенә куялар, – ди Гөлия.

«Ашказанын кистердем дә бетте түгел»

Тиз арада ябыгу өчен ашказанын кечерәйттергән кеше нәрсәләргә әзер булырга тиеш? Бу операция яман шеш китереп чыгара аламы?

Әлеге һәм башка сорауларыбызга Республика клиник хастаханәсе табиб-гастроэнтерологы Алинә Хәсәншина җавап бирде.

– Ничек уйлыйсыз, ни өчен соңгы арада ашказанын кечерәйтү шул дәрәҗәдә популяр икән?

– Симерү – XXI гасыр афәте. Ул ниндидер тышкы ямьсезлек, кимчелек булудан бигрәк, хроник чиргә әйләнде. Симерүдән интегүчеләр саны артканнан-арта гына бара. Ашказанын кечерәйтүнең шул дәрәҗәдә популяр операциягә әверелүгә элеккеге дәвалау чараларының нәтиҗәсе булмау да этәргеч булды. Фитнес, бик күп төрле диеталар, ябыктыра торган дарулар, инъекцияләр кыска вакытка гына нәтиҗә бирә. Күп очракта кеше киредән үз авырлыгына кайта. Күпьеллык күзәтү, өйрәнүләр дә шуны раслый. Шуңа күрә бариатрия, ягъни ашказанын кечерәйтү ысулы симерүдән интеккән кешеләр өчен бердәнбер коткару чарасы булып тора. Әлеге операциядән соң кеше 60–80 процент авырлыгын югалта.

– Операциядән соң нинди өзлегүләр булырга мөмкин?

– Операция ясаттым да бөтен мәшәкатем бетте дигән сүз түгел. Аннан соң икенче этап башлана. Операция ясалганнан соң кеше гомере буе табиблар күзәтүе астында булырга тиеш. Ник дигәндә, аннан соң кешенең ашкайнату системасы тулысынча үзгәрә. Җитди өзлегүләр дә күзәтелергә мөмкин. Аларның бер ише операция ясатып берничә көн-атна узгач ук күзәтелә. Бу чорда җепләрнең тотрыксыз булуы, кан китү, тромб, инфекция эләгү кебек авырлыклар белән очрашырга туры килергә мөмкин.  Икенчеләре ашказанын кечерәйткәннән соң айлар-еллар узгач кына да килеп чыгарга мөмкин. Соңрак күзәтелергә мөмкин булган өзлегүләрнең иң киң таралганы – кеше ризык кабуга хәлсезләнә, кан басымы төшә, кандагы шикәр күләме түбәнәя, кеше хәлсезлек тоя. Шушы халәт демпинг-синдром дип атала. Организм витаминнар, микроэлементлар җитешмәүдән, бигрәк тә тимер, В12, кальций, Д, А, Е, К витаминына, аксымга кытлыктан тилмерергә мөмкин. Үт куыгында ташлар, ашказанын теккән урында язва (тирән җәрәхәт) барлыкка килергә, чамадан тыш бактериаль үсеш синдромы, бавырда май да пәйда була ала. Кеше ризыктан баш тартканнан соң аның наркомания, алкоголизм, шопоголизм кебек башка төрле бәйлелекләре, депрессия дә барлыкка килергә мөмкин.

– Ашказанының зурая торган гадәте бар, диләр. Операция ярдәмендә кечерәйткәннән соң ашказаны яңадан зурая аламы?

– Бу операциядән соң ашказаны берничек тә кире үз халәтенә кайта алмый. Ашказанын кечерәйткән кеше күп ашый алмый. Операциядән соң кешенең бер утыруда ашаган ризыгы 200 миллилитрдан да артмаска тиеш. Күбрәк ашап ташлаган очракта да ашказаны элеккеге кадәр зураймаячак.

– Ашказанын кечерәйтү аркасында яман шеш пәйда була аламы?

– Бу операциядән соң яман шеш пәйда була дип кистереп әйтеп булмый. Ник дигәндә, бу фәнни яктан расланмаган.

– Бер-берсеннән күреп, узыштан ябыгу өчен ашказанына кечерәйтүчеләргә ни дияр идегез?

– Медицина күрсәткечләре юк икән, мондый катлаулы операция ясар алдыннан бик яхшылап, төптән уйларга кирәк. Теләсә кайсы операция – организмның эшен икенче төрле итеп үзгәртү. Андый чакта кешенең ашкайнату, нерв системасында да, психологик халәтендә дә җитди үзгәрешләр була. Аннары ашказанын кечерәйткән кеше гомер буе табиблар күзәтүе астында яшәргә тиеш. Операцияне ясаттым да бетте түгел. Бу – бик җитди адым. Шуңа күрә бу операцияне шундый дисциплинага, җаваплылыкка әзер булган очракта гына ясатырга кирәк.

Ансар хәзрәт Мифтахов, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы:
–  Тәнебез безгә җаныбыз кебек үк әманәт буларак бирелгән. Тәннең хуҗасы – Аллаһы Тәгалә. Ул безгә чиста тән биргән икән, без аңа аны шундый ук чиста хәлдә кире кайтарып бирергә дә тиешбез. Әгәр дә без аны төрле үзгәрешләр белән кайтарабыз икән, безгә Аллаһы Тәгаләнең ачуы, ләгънәте булачак. Әгәр кеше, берәр бәла-казага дучар булып, тәненә зәгыйфьлек килсә һәм ул аңа алга таба яшәргә комачауласа, ул вакытта тәнне, әгъзаларны төзәтергә, үзгәрешләр кертергә рөхсәт ителә. Әгәр бу эш Аллаһы Тәгалә биргән матурлыктан риза булмыйча, кемнедер кызыктыру, башкалардан аерылып тору, калышмау өчен эшләнә икән, ул гөнаһ санала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре