Шунда ул агачлар арасындагы йортны шәйләде. Кыеш түбәле фәкыйрь генә иске өй.
– Бармы монда берәрсе? – дип кычкырды ул, ишек төбенә җиткәч. Җавап булмады.
Өй эчендә салкынча, әмма коры иде. Барысы да ташландык йортныкы кебек, ләкин сәер бер тәртип белән сакланган: тузан калын ятса да, әйберләр аунап-тәгәрәми, ватык савыт-саба юк, хәтта карават та пөхтә генә җәелгән. Киеренкелек бераз йомшарды. Һичьюгы түбә астында кунар урын бар иде.
Ул ишекне эчтән элеп куйды. Сумкасын ачып, тиз генә капкалап алды. Тамак ялгауга, ныклап караңгы төште. Рамил ятарга әзерләнде һәм кинәт стенадагы портретларга игътибар итте. «Моңа кадәр ник күземә чалынмаган икән?» – дип уйлады ул.
Дүрт стенада да берешәр портрет эленгән иде. Берсендә арык йөзле карт сурәтләнгән, иреннәре нык кысылган, күзләре читкә төбәлгән. Икенчесендә – урта яшьләрдәге хатын, кара шәлен маңгаена кадәр төшергән, карашы үтәли тишәрдәй. Өченче портретта – яшь егет, әйтерсең нәрсәдер әйтергә җыена. Тагын берсендә – кечкенә кыз, аксыл йөзле, чәчләре пөхтә итеп тарап куелган, ләкин күзләре... күзләре генә бала күзләре түгел иде.
Рәссам оста булган, дип уйлады ул башта. Һәрберсен тере кеше кебек итеп эшләгән... Әмма бер-ике минуттан аңа бүтән нәрсә сизелә башлады: сурәтләрдәге кешеләр бер ноктага – нәкъ аңа карап торалар иде. Ул, үз-үзен тынычландырырга теләп, кычкырып көлгәндәй итте.
– Куркытмакчы буласызмыни?
Тавышы буш өй эчендә тонык яңгырады да бик тиз сүрелде.
Караватка яткач та ул диварлардагы портретларны күреп ятты. Аларга карамаска тырышкан саен, күзләре яңадан шул якка тартылды. Кичке шәүләләр бүлмә эчендә озая барды һәм рәсемнәрнең йөзе дә үзгәргәндәй тоелды: күз төпләре тирәнәя, бит сызыклары кырыслана сыман...
Төн уртасына таба җил күтәрелде. Өйнең тышкы такталарына ботаклар ышкылды. Кайдадыр еракта ябалак авазы яңгырады. Рамил юрганны иягенә кадәр тартты. Ул инде бу сәер хисне кире кага алмавын аңлады: йорт эчендә нәрсәдер дөрес түгел иде.
Шунда кемдер тәрәзә каккан кебек булды. Рамил сагаеп калды. Тукылдау тагы кабатланды.
– Кем бар анда? – дип сөрәнләде ир. Җавап булмады.
Тавыш портретлар пыяласыннан килә иде. Әле берсе, әле икенчесе... Һәм бер мәлне стенаның дүрт ягындагы портрет та берьюлы тукылдарга тотынды. Рамил караваттан торып басты. Аның тәненнән салкын тир бәреп чыкты. Ишеккә таба бер адым атлады да туктады. Портретлардагы кешеләрнең йөзләре үзгәргән иде. Хәзер алардагы карашта куркыныч кына түгел, ялвару да бар иде. Әйтерсең алар кисәтергә телиләр. Әйтерсең нәрсәдер тыштан керергә тели, ә алар, диварга кадакланган мәхбүсләр кебек, аны туктата алмыйлар. Кечкенә кызның сурәте аеруча ачык күренә башлады. Аның иреннәре бераз ачылган сыман иде. «Ачма», – дип әйтергә тырыша кебек.
Шул мизгелдә ишекнең тышкы ягыннан акрын гына тырнау тавышы ишетелде. Рамил катып калды. Тырнау озакка сузылмады. Аның урынына ишек тоткасы әкрен генә хәрәкәткә килде. Кемдер тыштан сак кына басып карый иде. Бер. Ике. Өч. Аннары – тынлык.
Рамил таң атканчы бер хәрәкәтсез диярлек карават читендә утырды. Ул ишеккә дә, диварларга да карамаска тырышты. Әмма кайчак түзмичә күз ташлаганда, портретлардагы йөзләр һаман шунда, һаман уяу, һаман көтә иде. Арыганлык ахыр чиктә үзенекен алды. Таңга таба ул йокы белән өн арасында чайкала-чайкала, караватына ауды.
Аны иртән кояш нурлары уятты. Үзенең кайдалыгын аңларга тырышып беркадәр ятты да сискәнеп торып утырды. Һәм төнлә үзен бораулаган карашларга кабат карарга теләп, башын күтәрде. Портретлар юк иде. Алар урынында дүрт зур тәрәзә тора иде. Рамсыз диярлек пыяла, тузанлы, ләкин үтә күренмәле.
Рамил акрын гына иң якын тәрәзә янына килде. Пыяланың тышкы ягында дымлы таплар калган иде. Әйтерсең кемдер төнлә битен терәп торган. Тәрәзәләрнең һәрберсендә ниндидер эз калган. Рамил, сулышы кысылып, ишеккә ташланды һәм, артына борылып карамаска тырышып, урман юлы буйлап йөгерде.
Ул авылга төшеп җиткәч кенә туктады. Авыл читендә яшәүче карт, аның сөйләгәннәрен тыңлагач, бик озак дәшми торды.
– Син кайсы өйгә туры килгәнеңне беләсеңме? – дип сорады ул ахырда.
Рамил баш чайкады. Карт, күзләрен читкә алып, акрын гына әйтте:
– Ул йортта бер гаилә яшәгән. Кыш көне буранда кемдер төнлә ишек каккан. Хуҗа ачмаган. Иртәнгә барысы да өй эчендә үле килеш табылган. Ә тәрәзә тышында дүрт кеше басып торган, дип сөйлиләр. Аларның кем булганын беркем белмәгән.
– Дүрт?.. – дип кабатлады Рамил, тамагы кибеп.
Карт баш какты.
– Әйе. Шуннан соң ул йортта төн кунган кеше бик сирәк исән кайта. Кайтканы да бер сүз әйтә: төнлә тәрәзәләрдә йөзләр күренә, диләр.
Рамил шул көннән соң урманга ялгыз йөрмәде. Әмма бу вакыйганы барыбер оныта алмады. Чөнки кайчак, төнлә тәрәзәгә яңгыр бәрелгәндә, ул уянып китә дә караңгылыкка төбәлә. Башта үз чагылышын гына күрә. Аннары бик кыска мизгелгә аның артында тагын өч кеше йөзе шәйләнә. Һәм алар һәрвакыт бер үк нәрсәне көтәләр сыман. Өйгә кертүне.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез