Ай саен бер үк хәл: коммуналь хезмәтләр өчен түләү акча янчыгын шактый юкарта. Бигрәк тә көзгә кергәндә борчый бу мәсьәлә. Җылылык бирү сезоны башлануга, счет-фактура бәясе утлы табада кыздырган кебек югарыга сикерә.
Акча турында сүз чыккач, шуны да искәртик: 2025 елда илдә яшәүче гаиләләрнең көндәлек чыгымнары 12 процентка арткан. Моны бер яктан, керемнәр артуга бәйләп аңлатсалар, икенче яктан, бәяләр дә үсмичә тормый.
Чираттагысы 1 октябрьгә билгеләнгән. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел коммуналь хезмәтләргә тарифлар көз көне артачак. Гадәттә ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны инфляция күрсәткеченә карап, елга бер тапкыр – 1 июльдән күтәрәләр. 2026 елда исә ул 1 октябрьгә күчерелде. Хәер, быел бәяләр бер артты инде. Ел башында тарифлар бөтен ил күләмендә бер үк дәрәҗәдә – 1,7 процентка кыйммәтләнде. Ул вакытта Яңа ел мәшәкатьләре белән мәш килүчеләргә моны өстәмә кыйммәткә салым ставкасының (НДС) 20 дән 22 процентка кадәр артуы белән аңлаттылар. Февраль–мартта кулга счет-фактура кәгазьләрен алгач кына аңыштык.
Елның икенче яртысында тарифларны арттыру ел саен була торган индексацияләүгә бәйле. Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 2026 елның 1 октябреннән алар Татарстанда уртача 13,4 процентка кыйммәтләнәчәк. Тарифлар артуның рәсми рәвештә расланган «мөмкин булган максималь тайпылыш» чиге дә бар. Ул 4,8 процентны тәшкил итә.
Озын сүзнең кыскасы: Татарстанның Казан, Чаллы, Азнакай, Зәй, Яшел Үзән кебек 24 шәһәре, Аксубай, Балтач, Апас, Кама Тамагы кебек 17 шәһәр тибындагы бистәсе, Осиново, Столбище, Кощаково, Шәмәрдән кебек 32 авыл җирлегендә бәяләр иң күпкә – 18,2 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк. «Шунысын да истә тотарга кирәк: бәяләр бер үк шәһәр яки авылда яшәгән бөтен кеше өчен дә бертигез дәрәҗәдә артачак дигән сүз түгел. Сүз коммуналь хезмәтләр җыелмасы турында бара һәм ул кемнең кайсы хезмәтләрдән файдалануына карап аерыла», – дип аңлатты яңа бәяләргә багышланган матбугат очрашуында Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ренат Гайнетдинов. Тарифлар үсешенә китергән сәбәпләр буларак, 2026 елдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 20,7 процентка арттыруны, салым законнарының үзгәрүен, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм яңа объектларны файдалануга тапшыруны атады ул.
Тик октябрьгә кадәр вакыт бар әле, чынбарлыкка әйләнеп кайтык. РИА Новости үткәргән тикшерү барышында ачыкланганча, россиялеләрнең коммуналь хезмәтләргә киткән чыгымнары, илнең кайсы төбәгендә яшәвенә карап, шактый аерыла. Кайнар сулы, җылы өйдә яшәүче гаиләләрнең хәлен чамалау өчен, көндәлек чыгымнарның коммуналь хезмәтләргә һәм ягулыкка (торакны яктырту һәм җылытуга киткән акча) туры килгән өлешен чагыштырганнар. Әнә шуңа нигезләнеп, тормыш рәхәте өчен иң күп акча тотучыларны исәпләп чыгарганнар. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Дагыстанда, Әстерхан өлкәсендә, Ингушетиядә яшәү очсызгарак төшә. Биредә халыкның утка, суга киткән акчасы гаилә чыгымнарының 6 проценты чамасын тәшкил итә. Коммуналь хезмәтләргә иң күп түләүчеләр исә Мурманск, Новгород һәм Магадан өлкәләрендә яши. Биредә гаилә чыгымнарының коммуналь хезмәтләр һәм ягулыкка тотылган өлеше 14 процентка җитә. Илнең 28 төбәгендә әлеге күрсәткеч 10 проценттан артып китә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Казанда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен 1,676 миллиард сум бурычы җыелган.
Татарстан – исемлекнең ундүртенче баскычында. Республикада яшәүче урта хәлле гаиләләр коммуналь хезмәтләр өчен ай саен уртача 5258 сум акча түли (7,6 процент), дип исәпләп чыгарган белгечләр. Килешәсезме-юкмы, монысы – сезнең эш. Һичьюгы, артыгыздан утны булса да сүндереп йөрегез. Хәтерләсәгез, бу елдан анысы өчен дә яңача түлибез. 2026 елның 1 гыйнварыннан республикада, бөтен ил күләмендәге кебек үк, электр энергиясе өчен дифференциацияләнгән, ягъни куллану күләменә карап баскычлап билгеләнгән тарифлар гамәлгә керде. Күпме яксаң, шулкадәр түлисең.
Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан, ташлама-субсидияләр бирү каралган. Мондый ярдәмгә социаль нормалар һәм нормативларны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала. Субсидия рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә кирәк. Ул ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырасы булачак. Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә. Истә тотыгыз: коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез