22 август таңында Кукмара районының Мәмәшир авылында ике хуҗалык берьюлы янып бетә. Күршеләрнең йортлары бер-берсенә бик якын урнашкан була. Әнә шунлыктан, берсен дә коткара алмыйлар.
Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны башка йортларга күчермәс өчен тырыша. Ә бу ике йортта 7 баш мал һәлак була. Бәхеткә, кешеләргә зыян килми.
Күршеләр Энҗе һәм Фирдания бернәрсәсез урамда кала. Әле ярый, йортлары иминиятләштерелгән була. Әмма шулай да, яңадан өй җиткерү өчен бу акчалар гына җитми. Бу гаиләләргә ярдәм итәргә теләүчеләр Энҗе Рафис кызы С исемендәге Саклык банкына 89393803953, Фирдания Кәримуллина М кызына 89027156744 телефон номерлары аша акча күчерә ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез