Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү дәвам итә. Республиканың төрле районнарында яшәүчеләр кулдан килгәннең барысын да эшли. Махсус хәрби операция барыбызны да берләштерде. Ир-егетләребез исән-имин өйләренә кайтсын өчен үзеннән өлеш кертмәгән кеше юктыр, мөгаен.
Чирмешән
Күптән түгел районнан чираттагы гуманитар йөк җибәрелгән.
– СВОдагы егетләргә дип көндәлек кирәк-ярак, азык-төлек, маскировка челтәрләре, генераторлар, бензин белән эшләүче пычкылар, җылы бирү җайланмалары, газ баллоннары, дарулар төядек. Якташ егетләр ни сорады – шуларның барысын да җибәрергә тырыштык, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.
Аның сүзләренчә, әлеге күчтәнәчләр изге күңелле кешеләрдән җыелган һәм район бюджетыннан бирелгән акчага сатып алынган. Күчтәнәчләр арасында исемле 60 посылка да бар икән. Аларны бу юлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев һәм машина йөртүче Василий Кузьмин алып киткән. Чирмешәндә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Чираттагы гуманитар йөкне декабрь аенда җибәрергә планлаштыралар.
Мамадыш
Шушы көннәрдә Мамадыш районыннан Лисичанск шәһәренә 11 тонна гуманитар йөк, шул исәптән 8 тонна яшелчә җибәргәннәр.
– Яшелчә белән 2,7 тонна шешәле су һәм Мамадыш лимонадын да җибәрдек, – ди район башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Кадыйрова.
Район башлыгы Вадим Никитин Лисичанск халкына ярдәм күрсәткән өчен райондашларына рәхмәтен җиткергән.
– Авыр чакларда без үзебезнең бердәм икәнне күрсәтәбез. Илләр тынычлансын да егетләребез тизрәк туган якларга кайтсын, – дигән ул.
Мамадыштан җибәрелгән гуманитар ярдәм берничә көннән барып җитәчәк һәм шәһәр халкына тапшырылачак. Узган айда Мамадыш халкы СВОга 20 тонна гуманитар йөк җибәргән.
Арча
Арчалылар да бик актив. Волонтерлар бер дә тынгы белми, гел ярдәмләшүдә.
Язмышы «ВТ» битләрендә бәян ителгән волонтер Алинә Латыйпова әйтүенчә, алар ике елдан артык игелекле эш белән шөгыльләнә.
– Эшнең туктап торганы юк. Хәзер инде без күбәйдек. Ярдәмчеләр артты. Район ветераннар советы, район мәгариф идарәсе, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләреннән, халыктан ярдәм бик зур. «Нәрсә алып килик, ничек булышыйк?» – дип шалтыратучылар да бик күп, – ди ул. – Без күбрәк акчалата ярдәм җыярга тырышабыз. Егетләр квадрокоптер, рэп (дроннарны бастыру системасы) кебек әйберләр сорыйлар. Ә алар бик кыйммәт. Шулай булса да, җаен табабыз. Аларга юеш салфеткалар, газ баллоннары бик кирәк. Иң күп соралган һәм иң мөһим әйберләр бу.
Егетләр волонтерлар аша һәр күчтәнәчкә рәхмәтләрен җиткерә икән. Алинә үзе дә, әгәр бөтен район халкы ярдәм итмәсә, без генә берни дә эшли алмас идек, ди.
– Транспорт чыгымнарын күтәргән район хакимиятенә, район башлыгы Илшат Нуриевка, коры аш ясаган хакимият кызларына бик рәхмәтлебез. Машиналарга әйберләрне төягәндә Арча педагогия көллияте һәм социаль-гуманитар техникум егетләреннән башка ни эшләр идек? Алар бик булыша. Мең рәхмәт үзләренә, – ди Алинә.
Чүпрәле
Чүпрәле районында да СВОдагы якташ егетләренә кулдан килгәнчә булышырга тырышалар. Район башлыгы Марат Гафаров җиденче тапкыр гуманитар ярдәм илтергә киткән.
– Волонтерлар белән махсус хәрби операциядәге егетләр янына юл тоттык. Гуманитар йөктә шәхси посылкалар, автотранспорт өчен запас частьлар, газ баллоннары, генераторлар, җылыткычлар, пычкылар, окоп шәмнәре, төзелеш материаллары, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар бар. Егетләр белән очрашып, хәлләрен белешеп, ярдәм чараларын тапшырып кайтырга исәп. Һәркемгә зур рәхмәт, – дип язган ул социаль челтәрдәге битендә.
Гуманитар ярдәмне төяп озатуда форпостчылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, җәмәгать оешмасы вәкилләре, «Беренчеләр хәрәкәте», волонтерлар катнашкан.
Актаныш
15 ноябрьдә Актаныштан йөк төягән машина махсус хәрби операция зонасына кузгалды.
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә урнашкан Актаныш районының «Без бергә» фонды волонтерлары махсус хәрби операциядәге һәрбер якташыбызга исемләнгән ярдәм тартмалары тутырган. Волонтер Лилия Гыйкрамина әйтүенчә, алар 170 тартма әзерләгәннәр. Аның 85 ендә – азык-төлек, 85 ендә – көндәлек кирәк-яраклар.
– Авылларда да махсус хәрби операциядәге егетләр өчен ниләр генә эшләнми. Токмач та кисәләр, окоп шәмнәре дә ясыйлар, маскировка челтәрләре дә үрәләр. Берәү дә читтә калмый. Тизрәк ир-егетләребез өйләренә кайтсын иде, – ди Лилия.
Тукай
Биредә дә эшнең кызу чагы. Район халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы сузарга тырыша. Кемдер оекбаш һәм бияләйләр бәйли, кемдер өй токмачы кисә, ашка кирәк-ярагын әзерли, кемдер блиндаж шәмнәрен ясый.
Иске Җирекле авылы хатын-кызлары быел хәрбиләргә 65 маскировка челтәре җибәргәннәр, тагын алтысын әзерләп куйганнар.
– Без маскировка челтәрләрен үрү каркасларын клубыбызга урнаштырырга булдык, ленталар өлгесе өчен өстәлне дә шунда куйдык, – ди мәдәният йорты директоры Гөлназ Зарипова.
Клубка маскировка челтәре үрергә йөрүчеләр үзләренә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен укый.
– Без үзебез генә берни эшли алмас идек. Өлкән яшьтәге авылдашыбыз Мөслимә Сираеваны гына алыйк: ай саен пенсиядән 2 мең сум акча китерә. Һәркем мөмкин булганча ярдәм итә. Мәдинә Шәкүрова һәм Лена Пахомова җәй буе үз куллары белән үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне фронтка озату өчен киптерделәр, – ди Галина Аввакумова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез