"Күңелем һич кенә дә тыныч түгел": күп еллар су баскан авыллар белән сөйләштек

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, апрель башында һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +6, ә кайбер районнарда +9 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә исә 0...+3 градус булачак. Су басмасмы? «ВТ» хәбәрчесе күп еллар урамнарын су баскан, өйләренә су кергән кешеләр белән сөйләште.

Рәшит Гаптерәхимов, Яшел Үзән районының Татар Танае авылы:

– Ел саен безнең урамга су керә иде. Көймәләрдә дә йөргән булды. Узган ел безгә су кермәслек итеп дамба салып куйдылар.  Бер яктан күңел тыныч, икенче яктан, әгәр кар кинәт эресә, су безне катырак басарга мөмкин бит! Әмма гөрләвекләр ага башлагач, тынычландым. Быел ташуга әзерләнмәдек. Бер әйберне дә өскә күтәрмәдек. Умарталар да шул килеш тора, терлекләр дә.

Роза Саттарова, Кайбыч районының Борындык авылы:

Февраль ахырында ук өйдәге бөтен әйберне җыя башладык. Быел кар күп бит. Куркыта. Күңелем һич кенә дә тыныч түгел. Ике авыру балам да бар. Безгә ел да су керә. Инде йорт түбәләрендәге карларны әкренләп бакча ягына ташладык. Балаларым булыша. Ишегалларын чистартып куйдык. Кирәк-яракны түбәгә күтәрдек. Кайчак су керүне уйлап авырып та китәм. Үземне сүгеп тә ташлыйм. «53 ел буе торам бит инде, агып киткәнем юк», – дим. Әгәр су күтәрелә башласа, без чыгып китәбез. Ул көнне өйдә йокламыйбыз.

Зөлфия Мөбарәкшина, Балтач районының Борнак авылы:

– Әлегә су күренми. Әмма без әзер инде. Бәрәңгеләрне печәнлеккә менгереп куйдык. Төнлә салкын тора бит әле. Шуңа күңел тыныч. Көндез җылытып карны эретсә, төнлә салкынча булса, су басмас, дибез. Быел туң да булмады, кар суы җиргә сеңеп бара. Шулай да һава торышына бик ышанып бетеп булмый. Су өйгә генә кермәсен иде инде, аның дымы озак бетми. Малларыбыз күп түгел, өч үгезебез бар. Аларны биеккәрәк менгереп куйдык.

Илүсә Минһаҗева, Биектау районының Коркачык авылы:

– Базга ел саен су төшә. Быел бит әле кар да күп. Шуны уйлап, мәш киләм. Ярый әле безнең базга гына төшә, дип тә тынычланам.  Күршеләремнең өенә үк су керә. Бөтен җирләрен баса. Алар өчен борчылам. Быелгы карлар кешегә зыян салмыйча гына эреп бетсен иде.

Нуретдин Шиһапов, Мамадыш районының Түбән Яке авылы:

– Быел ташу булмас, дип уйлыйм. Безнең авылда инде тау башлары ачылып бетте. Урамнарда кар күп әле. Өй тирәләрен кардан чистартып, канаулар ясап куйдык. 22 март көнне кара каргалар килде. Кичә сыерчыклар килеп урнашты. Кинәт җылытырга да ашыкмый бит әле.  Былтыр мартның 29ында умырзаялар җыеп кайткан идем. Узган ел 14 апрельдә ташу киткән булган. Инде быелгысы ничек булыр, көтәбез. Хәере белән килсен язлар да, җәйләр дә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре