Күрсәтәсем килә: Илсөя Бәдретдинова концертыннан соң уйланулар

Күрмәгәннең күрәсе, күргәннең качасы килә! Әлеге мәкаль Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова концертына бераз туры да килә кебек. Тамашачылар арасында күрергә килүчеләр дә, качучылар да бар иде. Качу дигәндә, концерт беткәнне көтмичә чыгып китүчеләрне күздә тотып әйтүем.

Ә болай концерт татар эстрадасы артистларының күбесенең буе җитмәслек итеп оештырылган. Чын шоу! Сәхнә бизәлеше, утлар җемелдәве, Илсөянең күлмәкләре һәм командасының кием-салымы чит ил эстрадасы артистларыннан бер дә ким түгел. Күлмәк темасына аерым бер әсәр язарлык монда. Ничекләр киеп өлгерә дә, ничекләр салып ташлыйдыр? Әле бит ул күлмәккә алкасы, муенсасы, беләзеге, баш киеме дә кирәк. Менә бу яктан Илсөя тамашачыны шаккатыра белә дә инде. 7 күлмәк алыштырганына кадәр санадык та, кабат кул селтәдек. Җитешеп булмый аңа.

Ә җырларына килгәндә бу программада Илфак Шиһапов иҗат иткәннәре күп. Аларга тамашачыларга кушылып җырлады. Рәхәт җырлар алар. Күңелдәгесен әйтеп сала торган. Үзе дә күңелем теләгәнчә яшим, эшлим, җырлыйм, ди. Яшерми, гомеренең матур чорына җиткән. Инде кем нәрсә әйтер, ни сөйләр дип куркып утырыр яшьтә түгелмен, дип тә куя.

Илсөя сәхнәдә үз-үзен матур тота. Төз атлап кына, артык хәрәкәт тә ясамыйча җырлый ул. Дөрес, икенче бүлектә УНИКС залын бераз “кыздырып” алды. Алып баручысы булмау да концертны җылыта. Үзе сөйли. Ул Илсөя тәмле, матур итеп сөйләшә белә дә инде. Тикмәгә генә сәхнәгә менгәнче, журналист булып йөрмәгән икәнлеге сизелеп тора. Сүзен-сүзгә ялгана, сөйләгәннәре җырга барып тоташа. Ә командасы – ут! 7 милләт 4 дин тотучы кешеләр белән тату эшлибез, ди үзе. Бер дулкында, бер уйда булганнарны карап утыру да рәхәт бит.

Кыскасы, Илсөя Илсөя инде ул. Аерым бер дөнья. Аныкы башкаларга охшамаган. Үзенчәлекле, заманча. Тамашачысы да үзе кебек. Быел Казанда 19 нчы концертын куйса да, залда бер генә буш урын юк иде. Ә иң зур бәяне тамашачы куя да инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре