Югары Яке авылында яңа мәчет сафка басты.
- Мәчет төзелешенә май аенда тотынган идек. Менә ай да куйдык. Түбә эшләре тәмамланды, түшәм тарттырасы гына калды. Ут керттек, тәхәрәтханәгә һәм җылыту системасын урнаштыру өчен бүлмәләр аерып калдырдык. Хәзер газ кертергә җыенабыз, ди авыл имамы Илгиз Сафин.
Мәчет авыл халкы биргән акчаларга һәм аларның көче белән төзелә, шулай ук зур суммаларны хәйрия итеп бирүчеләр дә була. Мәчет төзүне Мамадыш районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, шушы авыл егете Ильяс Габдрахимов башлап йөри.
- Агач мәчет искерде. Бурасы яңа түгел, кайдандыр алып кайтып салынган иде. Аннары мәчет фундаментка утыртылмаган була, соңрак утырттык, әмма чери башлаган иде инде. Шуңа күрә, киңәшләшкәннән соң, яңа мәчет салырга булдык. Тәгъбирләр әйтеп, күз яшьләле белән манарага айны куйдык. Башланган эш – беткән эш, диләр. Бик күтәренке рухта узды, – ди хәзрәт.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез