Маринадланган сарымсак белән слива

Сливаларны юабыз, төшен алабыз. Сарымсакны икегә бүлеп, һәр сливаның төше урынына куябыз. Банка төбенә канәфер, борыч салабыз. Тыгыз иттереп сливаларны урнаштырабыз. Су кайнатабыз һәм банкага коябыз. 15 минутка калдырабыз.

Суны савытка бушатабыз, шикәр комы һәм тоз өстибез, кайнатабыз. Кайнап чыккач, аш серкәсе, дарчин салабыз. Маринадны банкага коябыз һәм капкач белән ябып куябыз. Маринадланган сливаны караңгы һәм салкын урында сакларга киңәш ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Серле сандык рецепт

Көн хәбәре