«Монда Туфан Миңнуллин тумаган булса, авыл беткән булыр иде инде»

Олы Мәрәтхуҗага соңгы ике елда кайта алмаган идем. Сәбәпләрен әйтеп акланып тормыйм, чөнки бу беркемгә дә кирәк түгел. Кама Тамагы районының нибары 26 йортлы шушы кечкенә генә авылына без Туфан абый нигезенә дип кайтабыз. Ни гаҗәп, инде менә ничә еллар буе бу авылда йортлар саны да, кеше саны да кимеми. Олы Салтык авылы җирлеге башлыгы Рамил Вафин: «Монда Туфан Миңнуллин тумаган булса, авыл беткән булыр иде инде», – ди. Юк, яши шушы утыз җиде кешеле авыл. Мәктәбе дә юк, мәктәп яшендәге бердәнбер бала бар, диделәр, барыбер яши авыл.

Быел 25 августта – Туфан абыйның туган көнендә аның нигезенә тагын бик күп кеше килде. Авыл халкы әдипнең йорты каршындагы чирәмлектә тагын өстәл әзерләгән. Авылда ниндидер моңсу бәйрәм, моңсу тантана, ә күңелдә горурлык хисләре. Туфан абый, гомер-гомергә дигәндәй, авылны үзенә күрә бер дәүләт дип санады. «Яшәү рәвеше үзенчә гореф-гадәтләргә, әхлакый нигезгә корылган дәүләт», – дип еш кабатлады. Хатыны Нәҗибә апа Ихсанованың да: «Туфан өчен дөньядагы иң әйбәт җир – Мәрәтхуҗа, иң әйбәт кешеләр Мәрәтхуҗада гына иде», – дип әйтүен генә карагыз әле!

Бу сүзләр музей стенасына буйдан-буйга язып куелган. Олпат шәхесне искә алу тантанасында мин авыл халкына кат-кат рәхмәт әйттем. Туган көнендә һәм бакыйлыкка күчкән көнендә Туфан ага биләмәсе каршына бөтен авыл халкы җыела. Монда кеше саны утыз җиде генә булмый. Чөнки кунаклар килү өстенә Туфан абыйны искә алырга читтә яшәүче авылдашлары да кайта. 2 май һәм 25 август календарь битләренә генә түгел, ә авыл кешеләренең күңелләренә язылган истәлекле көннәр кебек. Халык чыннан да әйбәт, үзгә монда, «күңел капкалары»н киереп ачып куялар да синең белән рәхәтләнеп аралашалар, иң якын кешеләргә әйләнәләр.

Туфан абыйның күршесе Хәмит Рәфыйковны гына ал, кеше өчен җанын ярып бирергә риза. Әдипнең йорт-җирен карап, тәртипкә китереп тора. Авыл халкы аны «Туфанның үги малае» дип йөртә башлаган. Чөнки авылында әдипне Хәмит каршы ала торган булган, бит үз өендә чәй куеп торучы да юк. Сеңлесе Гөлнара район үзәгендәге Туфан Миңнуллин музееның Мәрәтхуҗадагы филиалын җитәкли.

Мәрәтхуҗаның үз «комендант»ы да бар әле. Туфан ага йорт-җирен төзекләндерә, тәртипкә китерә башлагач, «Таттелеком» оешмасының ул вакыттагы генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин бу эшкә җитәкчелек итүне Буадагы филиал башлыгы Миңнур Нәбиуллинга йөкли. Әлбәттә, боерык чыгарып түгел инде. Миңнур бүген дә комендантлык вазыйфасын намус белән башкара. Хатыны Рәсимә – Туфан абыйның район үзәгендәге музее мөдире.

Әлеге нигезне торгызучыларны телгә алганда «акчалары күп булгандыр» дип әйтүчеләр табыла. Мин андыйларга: «Акчалы кешеләр күп ул», – дию белән чикләнәм. Аңлаганы аңлар. Язмам башында авыл җирлеге башлыгының танылган шәхесләрнең авылны яшәтүләре турындагы фикерен әйткән идем. Дөрес фикер бу. Мәсәлән, Тукай булмаса, халык Кушлавыч, Кырлай, Өчиле дигән авыллар барлыгын белмәс иде. Әмма олпат шәхесләрнең нигезләрен  саклап тоту да кирәк бит әле. Һәм мондый эшкә акчалы кешеләр түгел, ә күңелендә милли горурлыгы булганнар алына. Алар – Туфан аганың «дәүләтләре булмаган илдә дәүләт ролен шәхесләр үти» дигән сүзләрен белгән, күңелләренә сеңдергән кешеләр. Татарны авыллар саклавын да беләләр. Шуңа күрә «акчалары котырганга» түгел, ә халык, милләт өчен кирәк дип, эшкә тотына алар.

Мин: «Татар авыллары – татарны, шәхесләр авылны саклый», – дияргә яратам. Әйткәннәрне җепкә тезсәң, ахыр чиктә шәхесләр дә, авыллар да татар дәүләтчелегенең нигезен тәшкил итә булып чыга. Нигез ул – изге урын, ә изге урын сакланырга тиеш. Нигезе туздырылган җан иясе яшәүдән туктый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре