«Ни көткәнен белмәдек...»

Салават Вәлиуллинга 32 яшь. Бүген ул җир эше белән шөгыльләнә. Әле менә печән әзерләп йөргән мәле. Көзгә таба бәрәңгегә чыгачак. Әнә шул тыныч шөгыльгә алынганчы, егет өч ел махсус хәрби операция зонасында була.

– Ул чакларны уйласаң, хәзер бик кыен булып китә. Илдә ниләр буласын, алда ни көткәнен белмичәчыгып киттек. Тормышымның шундый рәхәт чагы булган икән. Сөйгәнем Гөлшат белән гаилә корып, бала сөя башладык. Олысына 3 яшь, кечесенә әле 2 генә ай иде, – дип сөйли Арча районының Иске Чуриле авылында гомер итүче Салават. – Өлешчә мобилизация башланып, кулыма чакыру алуга, иң элек гаиләмне уйладым. Аларны калдырып китү иң авыры иде. Әлбәттә, курыктым. Ничек курыкмыйсың? Әмма мин кайтасыма ышандым. Барырбыз да, бер-ике айдан өйләребезгә кайтырбыз, дип өметләндем. Тик без көткәнчә булмады.

Салават якташ егетләре белән бер ротага эләгә. Әнә шул бердәмлек, бер-береңне якын итү төрле авыр хәлләрне узарга ярдәм итә. Егетләр анда киткәч, татулыкның, ирләр дуслыгының, бер икмәкне икегә бүлүнең ни икәнен аңлый. Чит җирдәге тормыш чыныктыра аларны.

– Иң авыры – якын кешеләреңне югалту. Кишетавылыннан икетуганнар Фирдүс һәм Алмаз белән бергә хезмәт иттек. Аларның үлемен бик авыр кичердек. Ул көнне бергә идек. Суга дип чыгып киттеләр. Шартлау тавышын ишетүгә, шунда йөгердек. Һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә ашыга идек. Тик кайчак өлгереп булмый, соң була инде, – ди Салават. – Андагы тормыш белән мондагысын чагыштырып та булмый. Ул хәлләрне бары тик үз күзе белән күргән кешеләр генә аңлар. Әмма качып калып та булмый инде. Әгәр без бармасак, илне кем саклар?

Мина шартлап, Салаватның кулына зыян килә: бармаксыз кала. Күп операцияләр, дәвалану, аннан соң тернәкләнү кирәк була. Бары тик хәле уңайлангач кына, туган ягына кайта ул.

– Бер яктан, кайтасы килә, икенче яктан, егетләр шунда кала. Авылдашым  Мараттан башка кайту кыен булды. Күңелем егетләр янында. Кулдан килгәнчә аларга булышырга тырышабыз. Бөтен авылдашлар бергә җыелып, Марат хезмәт иткән ротага күчтәнәчләр җибәрәбез. Әнә шулай итеп булса да ярдәм итүебез күңелгә тынычлык бирә. Егетләр ялгыз түгел, без аларны ташламыйбыз, – ди Салават. – Тормышың үзгәрдеме, дисезме? Бар да кешенең үзеннән тора. Кемдер әз генә авырлыкалдында да җебеп кала, кайберәүләр бик зур тоелган хәсрәтне дә ерып чыга. Килешәм, махсус хәрби операция безнең бердәмлекне сынады. Тылдагылар да, андагылар да сыналды. Һәрберсе үзенчә. Күп егетләр гомерләре белән түләде. Күбебез аяксыз, кулсыз кайтты. Күпме кеше сәламәтлеген югалтты. Шуларны уйласаң, тыныч тормышта яшәп тә зарланучылар өчен бераз оялып та куясың.

Салават 2025 елда бөтенләйгә өенә кайта. Менә шул вакытта аңа социаль яклау бүлегеннән шалтыратып, үз эшен ачарга тәкъдим итәләр. Дәүләт андыйларга бер тапкыр 350 мең сум акчалата ярдәм бирә. Кендеге белән җиргә береккән Салават бу тәкъдимне кире какмый. СВОга кадәр сатып алган тракторына чапкыч алып куя. Социальконтракт төзи.

– Мин авылны бик яратам. Шәһәргә китү турында уйлаганым да булмады. Үз эшемне ачканга сөенәм хәзер. Күңелемә рәхәт эш белән шөгыльләнәм. Җир эшен бик яратам, – ди Салават. – Төп йортта әнием һәм дәү әти белән бергә яшибез. Гаиләдә бер генә бала мин. Әти назын күрмәдем. Әни мине берүзеаякка бастырды. Гаиләм янында шундый рәхәт. Имгәнеп кайтсам да, бәхетле мин. Балаларым янына исән кайта алдым. Ә бит анда, инде кайта алмам, дигән чаклар да күп булды. Үлем адым саен сагалап кына йөри. Әмма гомерең бетмәгәч, яшисең, кайтасың да. Хәзер инде тормышның кадерен тагын да ныграк белеп яшәргә кирәк. Яраткан хатыным, әнием, бабаем, әти дип торучы ике сабыем бар. Бер генә теләгем: дөньялар тизрәк тынычлансын да, егетләр үз гаиләләре янына исән-имин әйләнеп кайтса иде. Һәрберсенә бары тик шуны телим.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре