Газетага язылу

Озак яшәү сере нидә? «ВТ» хәбәрчесе йөзьяшәрләрнең хәлен белеште

Бүген ил халкының уртача гомер озынлыгы 74 яшькә җиткән. Тагын ун елдан әлеге күрсәткеч 81 дән артып китәр дип көтәләр. Озак яшәүнең сере нидә? Картаюны ничек җиңеп була? «ВТ» хәбәрчесе йөзьяшәрләрнең хәлен белеште, медицинада картлыкка каршы дарулар булдыру турында кызыксынды.

Озак яшәү сере нидә? «ВТ» хәбәрчесе йөзьяшәрләрнең хәлен белеште
Илдар Мөхәммәтҗанов

Узган гасырның туксанынчы елларында ил халкының уртача гомер озынлыгы 69 яшь булса, 2000 еллар башында бу күрсәткеч 65 кә төшкән. 2022 елдан башлап янә үсеш күзәтелә. Моны табиблар яшәү шартлары яхшыруга бәйләп аңлата. Татарстанда да йөзьяшәрләр саны арта. Әйтик, 100 яшьтән өлкәнрәк 294 кеше исәпләнә. Шуларның 261 е – хатын-кыз, калганнары – ир-атлар. Иң өлкән кеше – Алабуга районында гомер итүче 108 яшьлек Галина Шәрәфетдинова.

 

Тик торырга яратмый

Бу сүзләр Азнакай районының Әгерҗе авылында яшәүче Рәйсә Әхмәтшинага туры килеп тора. Диванда бераз гына утырса да, эче поша башлый 100 яшьлек әбинең. Ничек шулай эшсез торып була, ди ул. Аның шушы яшькә җитүен якыннары гел хәрәкәттә булуыннан күрә. Тик соңгы вакытта эшләргә теләге булса да, дәрманы җитеп бетми. Яраткан эше – чүп утау. Әле бакчага чыкмый башлавына – бер-ике ел гына. Моңа кадәр, эш бетмичә өенә кермәгән. Матурлыкны күрергә дә вакыт тапкан. Авыл урамнарын әйләнеп, инеш буйларында йөреп, табигатькә сокланган. Көчне хәзер дә мунчадан ала. Аннан чабынмыйча чыкмый.

 – Әни үзенә 100 яшь тулуга әле дә ышанып бетми әле. Юк, алай түгелдер, ди. Октябрь аенда бик матур итеп юбилеен уздырдык. Үз акылында, әмма колагы начар ишетә. Күзләре әйбәт күрә. Телевизор да караштыра. Матур итеп киенергә, бүләк алырга да ярата. Әти белән 60 ел тату гомер кичереп, дүрт бала тәрбияләделәр, – ди кызы Фәүзия апа. – Әти-әнисе дә, абыйлары да туксанга җитеп үлгән. Туганнар арасында йөзгә җиткән кеше юк. Авылда да андыйларны белмим.

Рәйсә әби гомер буе колхозда хезмәт куйган. Лаеклы ялга чыккач та, эштән китәргә ашыкмаган. Колхозчыларга аш пешергән. Өендәгеләрен дә тәмле бәлеш, пироглар белән сыйлап торган. Соңгы вакытта балалары үзләре сыйлый. Барысын да әзләп-әзләп ашый икән. Чисталык ярата. Оекбашларын да үзе юып куя. Гомер буе канга сеңгән гадәт китми шул.

 

«Әйбәт карыйсыз!»

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшәүче 101 яшьлек Зөһрә әби Нуруллина белән телефон аша аралаштык. Гомер буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән ул. Тумышы белән Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылыннан. Лаеклы ялга чыкканнан бирле балалары янәшәсендә. Хәсрәтле чагы, күптән түгел улы вафат булган. Нәселләрендә йөзьяшәрләр юк.

– Хәлләрем әйбәт, кызым. Шөкер кылып яшим. Өй эчендә йөреп торам. Коръән укыйм. Укыткан чакларымны сагынам, мәктәп тормышының гел алга баруын ишетеп торам, – ди Зөһрә әби.

Зиһене әйбәт. Гарәп хәрефләрен ул җиденче дистәсен ваклагач өйрәнә башлаган. Хәзер инде Изге китап кулыннан төшми. Әрвахларга да, ил-көн тыныч булсын, дип тә, дога кыла.

– Әнинең язмышы гыйбрәтле. Бабайны сугыштан кайтканда атып үтергәннәр. Әбигә талпан кадалып, озак еллар урын өстендә яткан. Бар авырлык әни җилкәсенә төшкән. Җиде бала үскәннәр. Кечерәкләрен үстерергә булышкан. Хәзер инде икесе генә калды. Читтән торып Бөгелмәдә педучилищеда да укыган. Әни кияүгә 27 яшендә генә чыккан. Әти белән матур гомер иттеләр. Әтинең китеп барганына 25 ел инде. Без, балалары, барыбыз да табиб һөнәрен сайладык, – ди кызы Фирдәвес апа.

Табиблар гаиләсендә озын гомер серен тәрбиядән дә тора дип уйлыйлар. Зөһрә әби үзе дә, әйбәт карыйсыз, дип рәхмәт укый. «Әни бик тыныч, ачык күңелле. Дингә чын күңелдән бирелгән. Ризыкны озак итеп чәйни. Безгә дә шулай итәргә куша. Әти дә әйбәт булган. Анысы да мөһим. Эчмәгән, тартмаган. Әни кул эшенә дә оста. Гомер буе текте, бәйләде. Башмакларны бүләккә таратты. Шөгыль булу да күңеленә тынычлык биргәндер», – ди кызы.

 

Нәселе шундый

 

Әлки районының Түбән Әлки авылында яшәүче 101 яшьлек Газыйм бабай Фәхретдиновның нәселендә озак яшәүчеләр аз түгел. Әнисе 104 яшькә җитеп бакыйлыкка күчкән. Сеңлесе 95 тә үлгән. Андыйлар тагын бар әле.

– Беркайчан да зарланмады. Монысы да – бик әйбәт сыйфат, – ди 68 яшьлек кызы Карибә апа. – Әтиебезнең хәле авырайды әле. Алдагысы ничек булыр. Соңгы бер елда арбада гына йөри. Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан әти хөрмәтенә урамда асфальт җәйгәннәр иде. Кызганыч, үз аякларына басып йөри алмады. Нинди эшкә тотынса да, барысын да булдыра иде. Үз белгәнен оныкларына да өйрәтә. Яшь вакытта бер үзе урман кисеп, йорт салган. Биленә аркан бәйләп, агачларны өстерәгән. Көчле иде. Арбада йөрсә дә, миңа әле тегесен, әле монысын эшләргә булышып торды.

Кадер-хөрмәттә яши Газыйм карт. Көн саен массаж ясап, тәмле ашатып кына торганнар үзен. Төнге сәгать 1 дә торып та ашау гадәте бар икән. Иң яратканы – мичтә тәгәрәткән бәрәңге. Суган, сарымсактан өзелмәгән. «Өч литр сөтне берьюлы күтәреп кенә эчә иде», – дип елмая кызы. Ашагач, көч тә кереп китә. Дөньядагы яңалыкларны да беләсе килә. «Яңа гәҗит юкмы?» – дип сорап кына торган. «Төн буе телевизордан сугыш турында кинолар карый иде. Кызым, бу бит безнең вакыттагы кешеләр, ди. Бокс, көрәш ярата. Яшь чакта үзе дә көрәшкән», – ди Карибә апа.

 

Киләчәккә фараз

Гомер озынлыгы арту нәрсәгә бәйле? Геннар озын гомерле булуга тәэсир итәме? Картлыкка каршы дару кайчан уйлап табылыр? Бу сорауларны КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Ген һәм күзәнәк технологияләре» лабораториясе җитәкчесе, биология фәннәре докторы Альберт Ризвановка бирдек.

 

– Кешенең уртача гомер күрсәткече арту күренеше йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча үлүчеләрнең әкренләп кимүе, кирәкле дарулар булу, диагностиканың яхшыру, нигездә, скрининг программасының киңәюенә бәйле. Төрле авыруларны вакытында ачыклау һәм дәвалау да нәтиҗә бирә. Социаль факторлар да үз ролен уйный. Туклану һәм тормыш шартлары яхшыруның да йогынтысы бар.

Озын гомернең яртысын геннар билгели, калган яртысына тормыш шартлары, мохит, экологик һәм башка факторлар тәэсир итә. Эчке факторлар да мөһим. Озын гомерлек геннары бар. Алар организм кичергән авырлыкларга бирешми. Бу үлемсезлек геннары дигән сүз түгел, билгеле. Тәртипле тормыш рәвеше алып барганда, гомер озынлыгы арта. Биология күзлегеннән караганда, кеше 120 яшькә кадәр дә яши ала. Бу яшькә җитүчеләр бар. Моңа күпләп ирешү исә медицина технологияләре, хроник чирләрне контрольдә тоту, халыкның яшәү рәвешен үзгәртүгә бәйле. Дүрт әйбергә каршы көрәшергә кирәк. Болар – тәмәке тартмау, тән авырлыгын билгеле бер күләмдә тоту, хәрәкәттә булу, чама белән туклану, күбрәк яшелчәләр ашау, антиоксидантларга бай ризыклар куллану. Сәламәт яшәү озын гомерле булуга нигез булып тора.

Хатын-кызлар нигә озаграк яшиме? Бу күп кенә биологик факторлардан тора. Хатын-кыз гармоннары, эстрогеннар кан тамырларын саклый, метаболизмны яхшырта. Хатын-кызның иммун системасы да тотрыклырак. Ирләр күбрәк тарта, исерткеч эчемлекләр куллана, табибларга да азрак йөри. Стрессны да күбрәк кичерә алар. Бу исә үз чиратында ирләрнең гомерен кыскарта.

Бүген дөньяда картлыкка каршы препаратлар эшләнә. Алар клиник тикшеренүләр дә үтә. Картаюның төрле этапларына тәэсир итәләр. Без дә лабораториядә геннар, күзәнәкләр терапиясе ысуллары буенча яшькә һәм хроник авыруларга, асылда картлыкка каршы эшләнмәләр булдырабыз. Терапевт версияләре 10 ел эчендә барлыкка килер дип уйлыйм. Әмма бу яшь үзенчәлегенә бәйле аерым хроник төр авыруларны дәвалауга кагыла, картаюны бетерә торган аерым дару түгел. Шул вакытта озын гомерле булуга тәэсир итә, организмы яңа торган юнәлешләр дә бар.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре