Петрушкалы лечо РЕЦЕПТЫ

Кирәк булачак:

  • 3 кило помидор,
  • 1 кило татлы борыч,
  • 1 кило кишер,
  • 1 кило суган,
  • 1 стакан шикәр комы,
  • 3 аш кашыгы тоз,
  • 300 миллиграмм үсемлек мае,
  • 1 чәй кашыгы хмели-сунели тәмләткече,
  • 1 бәйләм петрушка,
  • 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе кирәк.

Помидорны иттарткыч аша чыгарып, кәстрүлгә салабыз һәм 20 минут кайнатабыз. Шунннан кишер (угычтан уып), борыч, суган (озынча итеп турап), тоз, шикәр комы, үсемлек мае, хмели-сунли салып, тагын 20 минут кайнатып алабыз. Газны сүндерер алдыннан гына аш серкәсен салабыз. Лечоны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз. Кышка бик матур һәм тәмле ризык!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Серле сандык рецепт

Көн хәбәре