Псих

Кибеттән чыгып килә идем, артымда кемнеңдер: «Псих ненормальный!» – дип кычкырганын ишеттем. Миңа түгелдер инде, мин – нормальный кеше, шулай да артыма борылып карадым. Бер хатын әллә ниткән сүзләр белән ирен сүгә иде. Ә ире мескен кыяфәт белән башын аска иеп басып тора. Каян килеп псих булсын ди ул, җә?

Аннан соң психның нормальные була микәнни? Псих – чукындырсаң да псих бит инде ул! Димәк, бер уйлаганда теге хатынның «псих ненормальный» дип әйтүе дөрес. Тик менә ире кызганыч, каршы бер кәлимә сүз әйтергә дә куркып басып тора. Минем элегрәк эш буенча психологлар белән аралашканым бар иде. Берсенең: «Псих» дип әйтү үзе дә бик үк дөрес түгел», – дигәне истә калган. «Психопат» дигән сүзнең сөйләм телендә кыскартып әйтелеше генә ул, дигән иде белгеч. Аның белән бераз бәхәсләшеп тә тордык әле. «Псих» дигән сүз әйләнешкә кереп киткән икән, димәк ул дөрес», – дип каршы да төшеп маташтым. Психолог исә мине, үзен тел мәсьәләсендә белгеч дип санаган кешене, тәмам шаккатырды. «Беләсеңме, «псих» дигән сүзнең дистәләгән синонимы бар һәм алар телебезне баета», – диде. Аптыраудан күзләрем зурайганын күреп алды, ахрысы, әйткәннәрен дәлилләп, мисаллар китерә башлады. «Авыру», «акылдан язган», «ычкынган», «башына тай типкән», «шашкан», «тиле-миле»... – дип тезеп киткән иде ул. Аңа ияреп, үзем дә «матур-матур» мисаллар китергән идем. Чыннан да, бу синонимнар, аерым контекстта кулланылып, сөйләм телен баеталар бит.

Мәсәлән, «психымны чыгарма», «шашкан», «дуамал», «тәртәгә тибү» кебек сүзләрнең сөйләм телен тагын да образлырак итүенә, баетуына ышанам. Бу язмамны тел байлыгы турында нотык дип кабул итмәгез. Теге хатынның газиз иренә «псих ненормальный» дип кычкыруы күңелне кузгатып җибәргән иде һәм бу психология буенча бераз гыйлемемне арттыруга сәбәп тә булды. Шушы урында теге хатынны күз алдында тотып, «рәхмәт аңа!» дип язып та куймакчы идем әле, әмма мескен кыяфәтле ирен искә төшергәч, ниятемнән кире кайттым, бәлки ул нормальный психтыр, әйләнә-тирәдәге кешеләргә, гомумән, җәмгыятькә зыян китермидер дә. Аның «буйный»лары куркыныч, ди. Һәм аларны мәҗбүри рәвештә дәваларга да кирәк, диләр. Ә теге ир йорт песие кебек юаш иде, җанашым.

Кызыксынып, интернетка кердем һәм «Сколько психов в России и в мире?» – дип яздым. Психик авырулар турында саннар төрле, шуңа күрә төгәл генә мәгълүмат та китерә алмыйм. Әмма Җир шарында һәм Россиядә психик тайпылышлы кешеләрнең арта баруы турында язганнары ышандырырлык кебек, психлар кимүе турындагы язу исә күзгә чалынмады. Шул ук вакытта бер сан күңелне бераз тынычландырды: психик авырулар буенча Россия дөньяда 180 нче урында икән. Бу дөреслеккә никадәр туры киләдер – бер шайтан белә. Бөтен илләрдә медицина да бертигез үсмәгән, барлык психлар исәпкә алынмаска да мөмкин. Аннан соң, психларның барысы да психологка мөрәҗәгать итмәс, алар җүләр түгел бит.

Ә теге хатынның ирен психлар исемлегенә кертәсем килми, ачуы килгәндә, хатын ни дип кычкырмас. «Үземнән беләм», – димим инде, Алла сакласын.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре