Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы вейп һәм электрон тәмәкеләрнең җитди чир китереп чыгаруы турында кисәтте. Белгечләр әлеге начар гадәтләр аркасында Evali дип исемләнгән үпкә авыруы пәйда булырга мөмкин, дип чаң суга. Ул коронавируска охшаган.
"Әлеге чирнең күп кенә билгеләре ковид вакытындагы сыман: температура күтәрелә, кеше хәлсезлектән зарлана, аның тыны кысылырга, көчле ютәл борчырга да мөмкин. Әмма иң куркынычы: Evali вакытында үпкә зарарлана", - диелә министрлык хәбәрендә.
Охшаш яклары күп булса да бу ике чирнең аермасы да бар. Ковидтан аермалы буларак, Evali ашкайнату системасы эшчәнлеге бозылудан башлана икән.
"Бу чир әлегә ахыргача өйрәнелеп бетмәгән. Шуңа күрә тора-бара аның яңа яклары да ачылырга мөмкин", - дип кисәтә галимнәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез