Рөстәм Миңнеханов: «Без гаделлекне һәм тарихи дөреслекне бергәләп яклыйбыз»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов: «Без гаделлекне һәм тарихи дөреслекне бергәләп яклыйбыз»
rais.tatarstan.ru

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!

 

Сезне уртак бәйрәмебез – Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм. Илебез тарихында бу көн чын мәгънәсендә күпмилләтле Россия халкының ихтыяр көче һәм бердәмлеге чагылышына әйләнде.  

Күп гасырлар элек ополчение сафларында, туган җиребезнең азатлыгын саклар өчен, төрле милләт һәм катлау вәкилләре иңгә-иң торып дошманга каршы күтәрелде.

Бүген дә, махсус хәрби операция шартларында, без гаделлекне һәм тарихи дөреслекне бергәләп яклыйбыз, неонацизмга катгый каршылык күрсәтәбез.

Буыннан-буынга тапшырыла килгән рухи-әхлакый кыйммәтләргә тугрылык һәм ата-бабаларыбыз мирасына ихтирам йөрәкләребезгә көч-куәт бирә. Без Җиңүгә ышанабыз!

Барлык халыклар һәм диннәр вәкилләре арасындагы үзара дуслыкка һәм ихтирамга нигезләнгән багланышлар илдәге тотрыклылыкның, милләтара һәм динара татулыкның аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Татарстан шуңа да һәрчак гражданнарның бердәмлеге, туган телләрне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятләрне саклау һәм үстерү үрнәге булып тора, Россияне ныгытуга үзеннән зур өлеш кертә.

Ихлас күңелдән сезгә исәнлек-саулык, тынычлык, игелек һәм иминлек телим», – диелгән котлауда.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханв, миңнеханов

Көн хәбәре