Язмыш
-
Язмыш
4 баласын берүзе үстерүче Рузилә Зыятдинова: «Тормышым тоташ борчулардан тора»
Казанда яшәүче Рузилә Зыятдинова дүрт баласын берүзе үстерә. Ике сабыеның сәламәтлегендә тайпылышлар бар. Табиблар моннан бер ел элек Рузиләнең үзендә яман шеш күреп ала. Бүген ул зур операцияләр, химия терапияләре үтеп, яшәр өчен көрәшә. Тормышы җиңел булмаса да, кешедән ярдәм сорарга ояла. Аның турында безгә күршесе хәбәр итте.
-
Язмыш
Диннәр төрле булса да...
-
Язмыш
«Мондагы эш берни түгел!»
Алар инде башкача булдыра да алмый. Күңелләре куша, йөрәкләре егетләр дип тибә, намуслары башкача яшәргә рөхсәт итми. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләр, бу эшләрне берничек тә ташлый алмыйбыз, диләр. «ВТ» журналисты республика районнарында берләшеп СВОга ярдәм итүчеләрне барлады.
-
Язмыш
«Бала туган саен, бәрәкәт артып торды»
Итәк тутырып бала үстерүче әти-әниләр сүзе бу. Бәхетле тормышның ни икәнен яхшы белә алар. Ишле гаиләләрдә туганлык җепләре дә саклана, өлкәннәргә хөрмәт тә тәрбияләнә. «ВТ» журналисты шушы көннәрдә «Ана даны» медаленә лаек булган әниләр белән сөйләште.
-
Язмыш
Дагыстанга ярдәм итүче Талип Минңегалиев: «Миллионнарым юк, әмма читтә кала алмадым»
Март аенда Дагыстанны су басу бөтен дөньяны тетрәндерде. Социаль челтәрләрдә әлеге бәлага битараф калмаган бик күп кешеләр турында ишеттек, күрдек.
-
Язмыш
«Аягымда кайтып җитә алмадым»
Моннан ун ел элек 30 яшьлек Руслан Әхмәтшин юл фаҗигасенә юлыга. Казаннан әти-әнисе янына – Алексеевск районының Кыр Шонталысы авылына кайтып килүе була аның. Ул утырган машина каршы яктагысы белән бәрелешә, артта утырган Русланның тормышы чәлпәрәмә килә.
-
Язмыш
Килен (Бер хатын авызыннан)
Беренче күргәндә ул шулкадәр саф, самими, шулкадәр матур булып, үземнең яшьлегем сыман тоелган иде. Өстәвенә ир дә: «Карале, гел син инде», – дип елмая. Шулай булгач, ничек яратмыйсың да ничек якты йөз күрсәтмисең инде?! Үз балаң ияртеп алып кайткан бит. Карале, ничек ягымлы елмаеп тора. Бигрәк пар килгәннәр, чукынчыклар. Бәхетләре генә булсын инде.
-
Язмыш
Җанатарлар: «Безнекеләр җиңсен дип, намаз укыйм»
Ютазы районының Бәйрәкә Тамак авылында яшәүче 100 яшьлек тыл ветераны Хөбәйбә Баязитова – «Ак Барс» хоккей командасының тугры җанатары. Уеннарның берсен дә калдырмый, уенчыларны исемләп белә, мөмкинлек туганда, боз өстендәге көрәшне хәтта стадионга да барып күзәтә.
-
Язмыш
«Картлар йортына бармыйм...»
Казанның Дәрвишләр бистәсе Балалар социаль хезмәт күрсәтү йортында тәрбияләнүчеләрнең төп теләге бу. Мондый сүзләрне, әлбәттә, азмы-күпме сөйләшә алганнары, үзләрен алда ни көткәнен аңлый алганнары җиткерә. Хәер, хәлләреннән килсә, ятакка береккәннәре дә нәкъ шулай дияр иде.
-
Язмыш
Әбиләрне беләме бәбиләр?
Замана белән бергә әби-бабайлар да үзгәрде. Шәһәрне әйткән дә юк, авылдагыларның да үз мәшәкате баштан ашкан. Шулай булгач, оныкларга ничек вакыт табарга? Әллә кем тапкан, шул гына баксынмы?
-
Язмыш
«Ичмасам, Айрат та исән түгел!»
Апас районының Чирмешән авылында зур кайгы. 15 март иртәсендә 53 яшьлек Рәфиз Гыймалетдинов белән аның үги улы – 14 яшьлек Айрат ут эченнән чыга алмый харап булды. Рәфизнең якыннары бала белән ата арасындагы элемтәнең, яратуның көчле булуын әйтә. Рәфиз ут эченнән чыккан булса да, улын коткарырга дип кире кереп киткән булыр иде, ди алар.
-
Язмыш
«Мәрхүм кызымны хаҗда күрдем»
Сынаулар кешене ныгыта! Чистай районының Татар Талкышы авылында гомер итүче 55 яшьлек Фәридә Зиннәтова яшьли ирен, аннары әтисен, аннары кадерләп үстергән кызын соңгы юлга озата.
-
Язмыш
Мөмкинлекләре чикле Айгөл Галимова: «Берәүнең дә болай сөендергәне юк иде әле»
Хәтерләсәгез, Саба районына баргач, нибары 13 йорты булган Чәбки-Саба авылына да сугылган идек. Айгөл Галимова белән шул вакытта таныштык та инде.
-
Язмыш
100 яшьлек Миңлебаян Камалиева: «Рәхәт дөньядан китәсе дә килми»
Кама Тамагы районының Балчыклы авылында гомер иткән 100 яшьлек Миңлебаян Камалиева алты ел элек Казан әбиенә әверелгән. Тугыз балага гомер биргән ана бәхетле картлык кичерә. Балалары көн саен хәлен белә, гел кунакка килеп торалар. Ә шәһәргә ул кызының хәсрәтен җиңеләйтергә дип күченә.
-
Язмыш
Йөрәк тулы мәрхәмәт
Казанда СВОда меңләгән кешенең гомерен саклап калган олы йөрәкле хирургны соңгы юлга озаттылар. Туган ягында – тыныч тормыштагылар аны Идел буе онкодиагностика үзәге директоры Александр Потанин дип белсә, алгы сызыктагы егетләр хәтеренә мәңгегә Кадуцей булып кереп калачак.