МӨҺИМ
-
МӨҺИМ
«Әзер булып торырга кирәк»: Путин Көнчыгыш икътисадый форумының пленар утырышында чыгыш ясады
Бюджет кытлыгы, Украина белән мөнәсәбәтләр һәм соң бала табучы әниләр. Россия Президенты Владимир Путинның Көнчыгыш икътисадый форумының пленар утырышында әйткән төп фикерләрен тәкъдим итәбез.
-
МӨҺИМ
Бер янчыкны өчкә бүләсе: илдә цифрлы рубль әйләнешкә керде
1 сентябрьдән кесә тагын да калынайды: илдә цифрлы рубль әйләнешкә керде. Бу яңа валюта түгел. Без белгән «тере акча» да, банк картасы белән исәп-хисап ясау да гамәлдә калачак. Хәзер аларга өстәп тагын бер төрле түләү ысулы барлыкка килде. Әйтүләренә караганда, цифрлы рубль мошенниклардан яхшырак сакланган, аның белән түләгәндә комиссия дә алмыйлар. Акча янчыгын ни көтә?
-
МӨҺИМ
Түләп котылу: үз баласын кайгыртмаучыларга нәрсә яный?
Татарстанда алимент түләмәүчеләрнең 13 проценты – хатын-кызлар. Тик суд приставлары өчен кем булуың мөһим түгел. Бала һәм аның хокуклары һәрвакыт беренче урында булачак. Мәҗбүриләп эшләтү, мөлкәтне алу, җинаять җаваплылыгы... Үз баласын кайгыртмаучыларга тагын нәрсә яный? Суд приставларына ияреп, без дә рейдка чыктык. Ачыгыз ишекне!
-
МӨҺИМ
Матдәнең маддәсе бар: наркотиклар белән сәүдә итүчеләргә карата көрәш чаралары кырыслана
Быел республикада наркомания дәрәҗәсе 2 процентка кимегән. Елның беренче алты аенда республикада наркотик һәм психотроп матдәләр белән агуланудан 69 кеше үлгән.
-
МӨҺИМ
Ишекләр ачык: ике елдан Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Казанда узачак
Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары башланды. Ике елга бер тапкыр уза торган ярышлар шушы җирлектә барлыкка килгән дә инде. 2022 елда – Төркиядә, аннары Казахстанда узды.
-
МӨҺИМ
СВО тукталырмы?
Язманы АКШның бизнес һәм финанс яңалыклары буенча махсуслашкан телевизион каналы CNBC белдерүе белән башлыйк. «АКШ финанс министры Бессент хәзерге вакытта Трампның Украинадагы тынычлык планы турында Россия делегациясе белән сөйләшүләр алып бара», – диелә анда.
-
МӨҺИМ
Яңа уку елын мәктәпләр ничек каршы алды?
Быел Татарстанда 1 нче сыйныфка 44 меңнән артык бала укырга керде. Алар арасында ике яшьтә үк хәреф танырга өйрәнгән Данияр Шакиров та бар. Егет Биектау районындагы Бөреле мәктәбендә белем алачак. Яңа уку елында барлыгы республикада дүрт яңа мәктәп, ике өстәмә корпус ачылды.
-
МӨҺИМ
Сентябрьдә нинди үзгәрешләр көтелә?
Гаиләләргә ипотека каникулы бирелә, банкларга, мәктәпләр, дәвалау оешмаларына яңа кагыйдәләр кертелә. Иң мөһим үзгәрешләрне аңлатып үтәбез.
-
МӨҺИМ
Көзге күчтәнәч: авырулар чорына аяк басабыз
Шатлык та, көенеч тә. 1 сентябрь яңа уку елына гына түгел, авырулар чорына да ишек ача. Талпаннардан әле дә сакланасы, ә тычкан бизгәге белән авыручылар саны артачак кына, ди белгечләр. Көзнең юлдашлары – вируслы авырулар, грипп та сагалап тора. Ел фасылы алышынганда, үзеңне ничек сакларга? Быел гриппка каршы вакцинаны ясатудан файда бармы? Чынбарлык белән уйдырмаларны аерырга өйрәнәбез.
-
МӨҺИМ
Кошчылыкка күчүчеләр: «Сөт тапшыруның файдасы калмады, болай ичмасам акчасы күзгә күренә»
-
МӨҺИМ
Рөстәм Миңнеханов: «Әлеге күркәм бәйрәм күңелегездә матур тәэсирләр калдырсын!»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.
-
МӨҺИМ
Ил тарихын кичкән Ватаным: Республика көне ничек барлыкка килде?
1990 елның 30 августы. Кичке сәгать 10. «Социалистик Татарстан» газетасы журналистлары менә шушы юлларны яза: «Без – җиде миллионлы татар халкы, дәррәү бер сүз әйтә алабыз: «Хуш киләсең, ирекле Татарстан!»
-
МӨҺИМ
Шатлыгым, кайгым минем: «ВТ» журналисты балага туган телне өйрәтү «рецептын» эзләде
«Маратның бүген туган көн. Әнисе пешергән торт». Төпчегебез Мәрьям белән Әлифба китабының унынчы битенә генә җиттек әле. Туган теленнән бөтенләй ваз кичермәс өчен тавыш күтәрмәскә, сабыр булырга тырышам. Әмма чыдап буламы соң?
-
МӨҺИМ
«Чыгымнар күп, янгын да зур зыян салды»: сатучылар маркетплейслардан китә
Берәүләр янгыннардан килгән зыян күләмен исәпли, икенчеләр заказ көтә. Илдә Wildberries складларына пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң, интернет-сәүдә какшады. Кибеткә тәмам диванда кырын яткан килеш кенә йөрергә ияләнеп беткән идек бит югыйсә.
-
МӨҺИМ
Алмагачым чәчәк атты августның унбишендә: ни өчен куак, үсентеләр икенче тапкыр чәчәк ата?
Көзләрдә дә язлар кабатлана. Табигатьтә дә шулай була кайчак. Кемнеңдер бакчасында икенче мәртәбә алмагач, чияләр чәчәк аткан. Язның беренче чәчәкләре – тузганак та «күз»ен кысып маташа. Мәтрүшкә җыючылар да бар хәтта. Язлар белән көзләр нигә буталды? Шул сорауга җавап эзләдек.