МӨҺИМ
-
МӨҺИМ
Күктән төшкән бурыч: «ВТ» хәбәрчесе мошенниклар тозагына эләгә язды
«Туганыгыз акча тиеш!» Көтмәгәндә телефонга әнә шундый эчтәлектәге СМС-хәбәр килеп төште. Әлеге СМСны юллаган кешенең номеры таныш түгел, «туганым»ның исем-фамилиясен дә беренче ишетәм.
-
МӨҺИМ
Укытучыларга нинди ярдәм чаралары булачак?
Иш янына куш. Мәктәпләрдә укытучыларга ярдәм чаралары артып тора. Әйтик, татар теле һәм әдәбияты укытучылары 115 мең сум акча ота алачак. Ә ясалма фәһем буенча түгәрәк алып баручыларга 25 мең сум түләмәкчеләр. Өстәмә акча кемнәргә эләгәчәк?
-
МӨҺИМ
Сөт бәясе куерамы?
Боз урыныннан кузгала башлады кебек. Хуҗалыклардан җыела торган сөт бәяләренә түләүне күз алдында тотып язуыбыз. Узган ел ахырыннан һаман түбән тәгәрәгән хаклар җәй башында тукталып калган иде. Менә, ниһаять, августта кайбер районнарда алга китеш сизелә башлады. Көзен ни көтәсе?
-
МӨҺИМ
Казанда 16 меңгә якын бала тәүге тапкыр мәктәпкә барачак
Яңа уку елында Казанда 16 меңгә якын бала беренче сыйныфка бара. Башкала мәктәпләрендә исә барлыгы 183 мең укучы белем алачак. 1 сентябрьга санаулы көннәр генә калса да беренче сыйныфларга гаризаларны кабул итү эше әле төгәлләнмәгән.
-
МӨҺИМ
Мәктәпләрдә тарих фәнен күбрәк укыта башлаячаклар
Үткәнгә аерым игътибар. Мәктәпләрдә җәмгыять белеме дәресләре кими, ә тарих сәгатьләре арта. Тарихка караш ничек үзгәрәчәк? Яңа уку елы алдыннан шуларны белештек.
-
МӨҺИМ
Шәһәр көнендә 1,5 мең хезмәткәр тәртип саклаячак
Казанда Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм иткәндә җәмәгать тәртибен Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук Росгвардия һәм хәрбиләр саклаячак. Барлыгы 1,5 мең хезмәткәр җәлеп ителәчәк.
-
МӨҺИМ
Сатып саклау: татар мәдәнияте ничек итеп табышка әверелә?
Сандыкта тузан җыеп ятмый. Халкыбызның милли йолалары һәм традицияләре инде күптән акча эшләү чыганагына әверелде. Милли орнаментлы кием һәм бизәнү әйберләре бүген музей киштәсен генә бизәми, ә көндәлек тормышта да кулланыла.
-
МӨҺИМ
Кайчандыр кулларына богау салынган кешеләргә иректә ничек яшәргә?
Тимер рәшәткәнең йозагы да кайчан да булса бер ачыла. Иреккә чыккач исә яңа тормыш башлана. Ул чакта инде бер баскан тырманы ничек тә әйләнеп узарга, язмыштан узмыш барлыгын аңларга туры килә. Ә ялгызыңа гына авыр булачак. Нишләргә? Кая барып бәрелергә? «ВТ» журналисты шул хакта белеште.
-
МӨҺИМ
Алсуның канатлары, Киркоровның сөенече: Казанда «Яңа дулкын-2026» башланды
Татарстан башкаласы инде икенче ел рәттән Халыкара «Яңа дулкын» яшь башкаручылар конкурсын кабул итә. 20–26 август көннәрендә узачак чара кысасында «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә урнашкан New Wave Hall залында Россия «йолдыз»лары катнашында концертлар һәм конкурста катнашучыларның чыгышлары көтелә. Ачылыш тантанасы исә зур концерт форматында узды.
-
МӨҺИМ
Аш булырмы? Татарстанда бәрәңгегә иртә тотындылар
Быелгы яңгырлы җәй авыл кешесен тагын бер кат сынады. Терлекләргә печән әзерләү мең мәшәкать тудырган булса, инде хәзер игеннәрне җыеп алу тоткарлана. Аның каравы икенче икмәк – бәрәңге алу башка елларга караганда берничә атнага иртәрәк башланды.
-
МӨҺИМ
Мәктәпләр әзерме, укытучылар җитәме? «ВТ» хәбәрчесе уку йортларындагы вазгыятьне белеште
Белем йортларының ишекләрен ачар чак җитә. Узган ел Татарстанда 1 нче сыйныфка 49 меңнән артык бала керсә, быел алар – 44 мең 373. Республикада дүрт яңа мәктәп һәм 4 мең укучыга исәпләнгән 2 өстәмә уку корпусы ачылачак.
-
МӨҺИМ
Карыйм сокланып кына: алдагы елларда кайсы парклар һәм иҗтимагый киңлекләр яңартылачак?
474,5 миллион сум. Татарстанда уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча бөтенроссия бәйгесенең быелгы җиңүчеләре әнә шулкадәр акча алачак. Әлеге бәйге дистә елга якын үткәрелә. Республика анда җиңү яулаучылар саны буенча беренче урында. Алдагы елларда кайсы парклар һәм иҗтимагый киңлекләр яңартылачак?
-
МӨҺИМ
«ВТ»дан электр самокаты отучылар: «Бабай үзе җилдерер инде»
Редакциябез укучыларын һәрдаим сөендереп тора. Инде хәбәр иткәнебезчә, икенче яртыеллыкка газетага язылучылар арасында электр самокаты һәм «ВТ»ның 27 файдалы календарен уйнаткан идек.
-
МӨҺИМ
Игенчеләр: «Хәлләр бик үк яхшы булмаса да, кәефне төшермибез»
Соңгы көннәрдә Татарстан кырларында борчулы тынлык урнашты. Гадәттә алтынсу дулкыннар шавы, комбайннарның көчле гүләве яңгырап торган киңлекләрдә хәзер табигатьнең үз кагыйдәләре хөкем сөрә. Яңгырлар игенчеләрнең кәефен җибәрде.
-
МӨҺИМ
Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәртип өчен билге куя башлаячаклар
Кыек адым ясыйсы түгел! Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәртип өчен билге куя башлаячаклар. Дөрес, әле барысында да түгел. Әлегә бу яңалык аерым мәктәпләргә һәм 2–8 нче сыйныф укучыларына гына кагыла. Хәзер билгеле бер кысада гына яшәргә туры киләчәкме?