Цифрлы сум һәм QR-код. 1 сентябрьдән зур банклар цифрлы сумны гамәлгә кертә. Алар үз клиентларына цифрлы сум счетлары ачу, яңа акча күчерү һәм шуның белән товар өчен түләү мөмкинлеге бирергә тиеш. Цифрлы акчаны еллык кереме 120 миллион сумнан артып киткән барлык зур сәүдә компанияләре һәм сервис оешмалары кабул итәргә тиеш. Кешеләр аннан үз теләгенә карап файдалана алачак.
Шулай ук ай башыннан бердәм QR-код гамәлгә керә. Аның аша түләү ысулын, шул исәптән цифрлы сумны сайлап булачак. Моннан тыш, банк карталары исәбенең бердәм системасы эшли башлаячак. Банклар реестр буенча клиентның ничә картага ия булуын тикшерәчәк. Киләсе елның 1 сентябреннән карталар саны бер кешегә 20 дән артмаска тиеш булачак.
Гаилә һәм ипотека. Икенче, өченче... баласы туган (уллыкка (кызлыкка) алган) очракта, гаиләнең 1,5 елга кадәр ипотека каникулы алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Шартлары – кредит 15 миллион сумнан артмаска, торак бердәнбер яшәү урыны булырга тиеш. Керемнең кимүен раслау таләп ителми.
Мәктәп. 1 сентябрьдән укучыларга дәрестә кәрәзле телефон куллануны тыячаклар. Тормыш яки сәламәтлеккә куркыныч янаган очраклар гына искәрмә була ала. Тәнәфес вакытында куллануны һәр мәктәп мөстәкыйль рәвештә билгеләячәк. 1 сентябрьдән беренче сыйныф укучыларына өй эшләре бирелмәячәк. Шулай ук Россиянең һәр төбәгендәге ун мәктәптә тәртип өчен билге куя башлыйлар.
Кәрәзле элемтә. Башка төбәккә күченүчеләр кесә телефоны номерын саклап кала алачак. Шулай итеп, абонент, номерын алыштырмыйча гына, яңа төбәк тарифына күчәчәк.
Эштән соң калып эшләү һәм сынау вакыты. 1 сентябрьдән эштән соң калып эшләүнең максималь вакыты елына 120 дән 240 сәгатькә кадәр җитәчәк. Беренче 120 сәгатькә – хезмәт хакының 1,5 күләмендә, калганына кимендә ике тапкыр арттырып түләнеләчәк. Шулай ук эш бирүчеләргә 3 яшькә кадәрге балалы хатын-кызларга сынау вакыты билгеләү тыела. Моңа кадәр бу кагыйдә 1,5 яшькә кадәр баласы булган аналарга карата гына гамәлдә булып килде.
Медицина. МРТ тикшеренүен табиб билгеләвеннән башка гына да узып булачак. Калган тикшеренүләр өчен элеккеге тәртип саклана. Шулай ук түләүле медицина хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре үзгәрә. Килешүне читтән торып, шул исәптән кушымта аша төзергә мөмкин булачак. Моңа кадәр бу мәсьәлә оешма сайты аша гына хәл ителә иде. Клиникалар түләүле хезмәтләр турында мәгълүматларны сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасына тапшырачак.
Моннан тыш, авылларда 3 еллык эксперимент рәвешендә күчмә даруханәләр эшли башлаячак. Алар аша наркотик, психотроп матдәләр һәм көчле тәэсирле кайбер препаратлар сату рөхсәт ителмәячәк.
Сәүдә һәм комарлы уеннар. Җәмәгать транспорты тукталышларында тәмәке, вейп һәм никотинлы башка продукция сату тыела. Бары тик тукталышта урнашкан кибет мондый продукция сатуның бердәнбер ноктасы булып торган торак пунктлар өчен генә искәрмә ясала. Шулай ук 1 сентябрьдән Дәүләт хезмәтләре порталы аша комарлы уеннарга үз-үзеңә тыю салу мөмкинлеге пәйда булачак. Букмекерлар, тотализаторлар һәм казино мондый кешенең ставкаларын кабул итә һәм реклама җибәрә алмаячак. Тыю салуның минималь срогы – 12 ай.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез