Газетага язылу

Сөт бәясе куерамы?

Боз урыныннан кузгала башлады кебек. Хуҗалыклардан җыела торган сөт бәяләренә түләүне күз алдында тотып язуыбыз. Узган ел ахырыннан һаман түбән тәгәрәгән хаклар җәй башында тукталып калган иде. Менә, ниһаять, августта кайбер районнарда алга китеш сизелә башлады. Көзен ни көтәсе?

Сөт бәясе куерамы?
Фото: Татар-информ

Исегезгә төшерәбез: узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып китте, ә эшкәртүне дә исәпкә алганда 800 млрд сум тирәсе. Республика тулаем сөт саву буенча илдә беренче урында бара. Бүген республикада 401 мең шәхси хуҗалык, 2,6 мең фермер һәм 420 авыл хуҗалыгы кооперативы исәпләнә. 2025 елда хуҗалык итүнең кече формалары 160 млрд сумлык продукция җитештерде. Узган ел шәхси хуҗалыклар – 504 мең, ә фермерлар 192 мең тонна сөт савып алган. Аларга сөт бәясенең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен әйтеп тә торасы юк. Ә соңгы вакытта ул бер дә сөенерлек түгел иде. Шул көенечтән сыерын иткә җибәрүчеләр дә булгалады.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта шәхси хуҗалыклардан җыела торган уртача сөт бәясе 24,54 сумны тәшкил итә. Бераз гына артыш бар. Бәядәге азмы-күпме үзгәрешне Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин да әйтте.

– Бәяләрне Казан сөт комбинаты да, Апастагы сөт заводы да, «Милли» сөт комбинаты да күтәрде. Алар арасында да көндәшлек бар бит. Күләмнәрен югалтмас өчен, бер-берсеннән күреп арттыра башлаганнардыр, дип уйлыйм. Шулай да ай башында бөтен шәхси хуҗалыклар да акчаны күтәрелгән бәядән алмадылар әле. Бүген эре хуҗалыклар – 39,50, шәхси хуҗалыклар 25 һәм 26 сум алалар. Август башыннан бәяне ике тапкыр күтәрүчеләр дә бар, – ди ул.

Идарә башлыгы сүзләренчә, аз гына булса да алга китеш сезонга бәйле булырга мөмкин. Чөнки бу чорда сөт күләме кимүгә таба бара. Икенчедән, Россиядә сөт ризыкларын җитештерү кимегән.

– Сөт бәяләре төшү эзсез генә узмады, билгеле. Ел башыннан уртача хуҗалыкларның акча кереме 25–30 процентка кимеде. Ә шәхси хуҗалыклар узган ел сөт өчен 35 сум алган булса, быел бәя 25 сумга калды, – ди Гафур Хәсәншин.

Әлки районының Карга авыл җирлеге башлыгы Рәйнә Гыйнанова да аз гына алга таба үзгәреш барлыгын әйтте. Хәзерге вакытта авылда 101 сыер бар.

– Бездә сөт бәясе яз көне төшә башлады: 25–26 сумнан 22–23 сумга калды. Август башында 24 сум булды. Авылда сөт хакларын сәбәп итеп сыер бетергән кеше юк. Халык бер дә зарланмый, дип әйтеп булмый, төрле вакыт була. Безнең биш сыер бар. Кергән белән чыкканны санаганыбыз юк, шуңа күрә күпме акча югалтуыбызны да белмим. Эшем шул булгач, документлар белән эшләргә туры килә. Шул вакытта башкалардагы аерманы күрәм һәм ул сизелерлек. Февральдә сөт азрак булса, җәен күбрәк савыла. Акчага әйләндергәч, тигезләшә кебек, – ди Рәйнә Гыйнанова.             

Әлегә районнар арасында иң зур бәя – Мамадышта. Монда шәхси хуҗалыкларга уртача алганда 27 сумнан түлиләр. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ильяс Гаптрәхимов әйтүенчә, районда 2500 баш тирәсе сыер бар.

– Сөт җыючы егетләр белән аралашып торабыз. Алга таба сөт бәяләре артыр, дип фаразлыйбыз. Тик төшү сәбәпләрен дә, күтәрелә башлауны да берничек аңлата алмыйм, – ди ул. – Халык башта кызулык белән, сыерны бетерәм, ди инде. Аннан соң: «Тукта әле, аз булса да кереп тора бит. Сөте, каймагы һәм эремчеге үземнеке. Балаларга биреп җибәрергә дә кирәк», – дип уйлап сүрелә. Ә бит шәхси хуҗалыклар арасында егермешәр баш сыер тотучылар да бар. Субсидиясе дә кереп куйса, әйбәт кенә була. Әйе, сүз дә юк, шәхси хуҗалыкларга караганда фермерларга күпкә авыррак. Шуңа күрә мин алар арасында эшләрен туктатучылар булганга аптырамыйм да.         

Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында яшәүче Айрат Кадыйров моңа кадәр дүрт сыер асраган. Шушы араларда гына өчкә калдырган.

– Исәпләп карадым да мал асрауның файдасы юклыгын аңладым. Ел башыннан бездә сөтне яңа кешеләр җыя башлады. Зур вәгъдәләр бирделәр, матур сүзләр сөйләделәр. Дөрес, хакларны да яхшы гына күтәреп куйдылар. Җиде ай дәвамында 40 сумнан түләделәр. Ул вакытта башкаларда бәяләр төшеп беткән иде инде. Тик безнең егетләр дә, башка сөт җыючылар белән уртак фикергә килеп, бәяне төшереп куйды. Шуннан бирле сөт хаклары күтәрелгәне юк әле. 19 һәм 20 сум тирәсендә тирбәлә. Күптән түгел генә авыл җыены булды, анда да безне сөендерә торган сүз ишетелмәде. Борчылып, берни дә эшли алмавымны аңладым хәзер. Бу – мал асраучыларның бары тик үз проблемасы гына һәм аны хәл итү дә бары тик үзләреннән генә тора. Бу очракта без сыерларны киметергә дип хәл иттек, – ди Айрат Кадыйров.

Аның сүзләренчә, күпләр хәзер кош-корт үстерүне кулайрак күрә. Тиз дә, мәшәкате дә азрак, ди.

– Кош итеннән бәлеш тә, өчпочмак та пешереп була. Шуңа күрә хәзер сыердан табыш алам дип асрап интегәсе дә юк, – ди ул.

Кайбер районнарда сөт бәяләре (сум):

Әгерҗе – 23,53

Азнакай – 25,50

Актаныш – 23,57

Әлки – 24

Апас – 19,51

Арча – 24

Әтнә – 24

Баулы – 25,50

Балтач – 24

Буа – 20,91

Чүпрәле – 19,12

Зәй – 25

Яшел Үзән – 22,22

Кайбыч – 22,50

Кама Тамагы – 20,50

Кукмара – 26,24

Мамадыш – 27

Минзәлә – 22

Мөслим – 24

Яңа Чишмә – 25,74

Нурлат – 26,69

Питрәч – 25,92

Балык Бистәсе – 26,68

Саба – 25,02

Сарман – 25,73

Тәтеш – 22,69

Теләче – 27

Чистай – 23,09

Ютазы – 28

Мәгълүмат Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынды

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре