Татарстан Иҗтимагый палатасында уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләрне кунак иттеләр. Аларны күптән түгел узып киткән Әниләр көне белән котладылар.
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева барлык әниләргә дә күңел тынычлыгы, тизрәк газиз балалары белән очрашуларын теләде.
Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да, сугыш турында без инде башка ишетмәбез дигән идек, диде.
– Арагызда икешәр баласы махсус хәрби операциядә булган әниләр, уллары, оныклары илне саклаган ханымнар бар. Уллары белән кияүләрен көтүчеләр дә күп. Сезгә барыгызга да сабырлык телибез, – диде Сәрия Сабурская.
Очрашуда катнашкан «Ватанны саклаучылар» фонды җитәкчесе Гүзәл Удачина исә иң элек үзләре башкарган эшләргә тукталды. Татарстанның һәр районында фондның социаль координаторлары барлыгын да әйтте.
– СВОдан кайткан ир-атларны эшкә урнаштыру да безнең өстә. Аларга нинди ярдәм кирәк, кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Фондта «Геройлар әниләре» дигән фотокүргәзмә ачтык. Фотолар безнең бинага җылылык өстәде, – диде ул.
Венера Топорованың ике улы да махсус хәрби операция зонасында. Башта олысы, аннан кечесе китеп барган.
– Улларымны берүзем үстердем. Ирем 37 яшендә үлеп китте. Миңа әти белән әни ярдәм итте. Кызганыч, быел җәй көне әнине дә югалттым, – ди ул. – Кече улым яраланып кайткан иде. Аксакласа да, егетләрне ташлый алмыйм, дип кире СВОга китте. Олы улым ялга кайтты әле. Бик читен. Балаларымны сагынам. Без гел догада инде. Башкача мөмкин түгел. Бер генә теләк: тизрәк илләр тынычлансын!
Ватан өчен гомерләре өзелгән ир-атларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Очрашу җырга күмелеп барды. Соңыннан әниләрнең иңнәренә шәл салып, күчтәнәч тутырылган тартмалар өләштеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез