Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты узачак. Анда илнең 81 төбәгеннән 259 кеше катнашу теләге белдергән. 26 сы – безнең республикадан. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
– 2015 елдан бирде Татарстанда «Абилимпикс» бәйгесендә 7 меңнән артык кеше катнашкан. Бу – сан гына түгел, әлеге кешеләрнең һәркайсының үз тарихы, үз язмышы бар, – диде ул. – Быелгысы исә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен оештырыла. Алар 15 компетенция буенча көч сынашачак. Аларны 75 эксперт тикшерәчәк. «Башкару осталыгы (Вокал)» юнәшлешендә катнашучыларга бәяне Россиянең халык артисты, җырчы Диана Гурцкая бирәчәк. Ярышларның төп өлеше Казан вертолет заводының уку-укыту үзәгендә узачак.
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова СВОдан кайтучыларны эшкә урнаштыру турында сөйләде. Республикада андыйларның 74 проценты эшли икән инде.
– Татарстанда бүгенгә 2 мең эш урыны бар. Без физик мөмкинлекләре чикләнгән һәр кеше белән аерым эшлибез. Күбесе яңадан уку белән кызыксына. Имгәнеп кайтучылар арасында үз эшен башлаучылар, социаль контракт төзүчеләр дә бар. Андыйларга дәүләт бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтә, – ди урынбасар. – СВОдан кайтучылар өчен Татарстанда тернәкләндерү үзәкләре дә эшли. Ир-егетләр Яшел Үзән, Казан, Чаллы, Баулы, Әлмәт шәһәрләрендә урнашкан үзәкләрдә дәвалану уза. Эшкә урнашканчы, аларның сәламәтлеген ныгытуы да мөһим.
Клара Таҗетдинова әйтүенчә, «Абилимпикс» чемпионатыннан соң алга таба нинди һөнәрләргә игътибар бирергә кирәклеген яхшырак аңларга да мөмкин булачак. «Бу ярышлар безгә тәҗрибә өчен бик кирәк», – диде ул.
«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина исә, СВОдан имгәнеп кайткан ир-егетләрнең берсенең дә читтә калмавын, аларның һәркайсына социаль координатор билгеләнгәнен искәртте.
– Социаль координатор егетләргә тиешле һәр яңалыкны белеп тора. Әнә шуңа да аларның күбесе тернәкләндерү узганнан соң эшкә урнашып бара, – ди Гүзәл Удачина. – «Абилимпикс» ярышындагы 15 компентенциянең 12сендә безнең егетләр көч сынашачак. Республиканың һәр районыннан берәр кеше катнаша. Алар инде күптәннән төрле үзәкләргә барып әзерләнеп йөри. Бу егетләргә әзерләнер өчен мөмкинлек тудырган район башлыкларына да рәхмәтемне җиткерәсе килә.
Александр Антонов СВОдан имгәнеп кайткан. Ватан сакларга киткән сау-сәламәт егет мина шартлау аркасында күзсез калган. Чемпионатта җыр осталыгын күрсәтәчәк.
– Безнең өчен бик мөһим чара бу. Үзеңне күрсәтергә дә шәп мөмкинлек, – ди ул. – Элек бөтенләй башка юнәлеш буенча эшләдем. Ә хәзер күзләрем күрмәгәч, үземне башка өлкәдә табарга тырышам. Җыр күңелемә тынычлык бирә. Әлеге ярышлар аша без башкаларга үзебезнең алардан ким түгеллекне күрсәтергә тырышачакбыз. Без булдырабыз, безнең алда киртәләр юк. Хәрби ир-егетләр сүзен дә әйтә,
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез