Балачакта: «Зәңгәр күлнең суларын чәчрәтеп уйныйбыз...» – дип җырлап йөргәндә, олыгайгач Зәңгәр күл буйларында йөрермен дип күз алдына да китермәдем. Кая ул су чәчрәтеп уйнау, дөньяда Зәңгәр күл барлыгын да белми идем. Бар икән бит ул, Казаннан әллә ни ерак түгел икән. Хәзер буш вакыт булган саен шунда барабыз.
Ничек җырламасын бишек?..
Су чәчрәтеп уйнарга түгел инде, суы салкын Зәңгәр күлнең, 6 градус чамасы, диләр. Хатыным Фәридә шунда чумып чыгарга ярата. Ул чупыр-чупыр килгәндә мин: «Маладис, гаиләдә бер сәламәт кеше булырга тиеш», – дип көч биреп торам. Аннан күл буйларын урап кайтам. Күл-инеш ярларын буйлаган, суга иелеп толымнарын юып утырган талларны күреп, алар турында җырлар җырлап үскән буын без, шуңа күрә безне тал белән шаккатыра алмыйсың. Шулай да бу юлы Зәңгәр күл талларының «үз-үзен тотышы» мине бераз гаҗәпләндерде. Алар үзләреннән башка бер генә агачны да суга якын җибәрми. Кул бармакларына охшаш тамырлары белән ярга береккәннәр дә: «Тимәгез безгә, барыбер китмибез!» – дип әйтәләр кебек.
Белгечләр әйтүенчә, дөньяда тал агачының 350 дән артык төре бар, бездә тулыр-тулмас ике дистәсе үсә икән. Безгә моның хәтлесе кирәк тә түгел инде, инеш, сулыклар тирәсендә үскән елак тал җиткән. Кайчак авыл кешесенең бөтен гомере шул талга бәйле кебек тоелып китә. Якты дөньяга аваз салгач та аны талбишеккә салып тибрәтә башлаганнар. Безнең буынга талбишек бераз эләгеп калды. Шулай булмаса, чордашым, сабакташым Роберт Миңнуллин:
Ничек җырламасын бишек,
Сөн талларыннан үр дә?
Талбишектә үстем мин дә,
Сизелмимени бер дә? –
дип язмас иде.
Роберт язган «талдан – җырдан үрелгән бишек»тә үскән бала бәлки чыннан да икенчерәктер ул. Талбишекнең шыгырт-шыгырт иткән тавышы бүген дә колагымда кебек. Бу тавышка әбием Мәүлиха йә әнием Дания җырлаган бишек җыры да кушылгандыр. Ни гаҗәп, мин бишектә чагымны бераз хәтерлим кебек. Кайчак елап җибәрәм дә әби: «Нәрсә булды инде тагын, ник елый бу бала?» – дип сөйләнә, имеш. Ә мин: «Әни кайда?» – дип сорамакчы булам. Әмма телем ачылмаган икән. Бу хәлне дусларга да сөйли идем, әмма ышанмыйлар иде. Хәзер сөйләмим дә, бары тик балалык хатирәсе итеп күңелдә генә саклыйм.
Тәрбия
Ә менә талчыбыкның бала тәрбияләүдә нинди урын биләгәне турында озаклап сөйли алам. Элек һәр өйнең матчасына тал чыбыгы кыстырылган булыр иде. Артыгын кылана башласаң, әтиләр шул чыбыкка гына төртеп күрсәтә иде. Инде һаман да аңлап бетермәсәң, чалбарыңны төшереп арт шәрифләреңне бер «шыбынларга» да күп сорамыйлар иде. «Мокамай» поэмасында Һади Такташ та:
Күпме кыен күрдек шуның өчен,
Күпме тал чыбыгы ашадык... –
дип язган бит. Әлеге әсәрне укыган кеше Такташ геройларының ни өчен тал чыбыгы ашаганын беләдер. Күрәсең, артык шаярган балаларны тал чыбыгы белән тәрбияләү ысулы татарда элек-электән шактый киң таралган булган.
Зәңгәр күл буенда йөргәндә таллар белән тәмам саташып бетә яздым. Кызык өчен «тал» сүзе кергән җырларны саный-барлый башладым һәм шаккаттым. Иң күп җырлар тал турында икән ләбаса. Ни өчен? Көтмәгәндә, тал турында берәр фәнни хезмәт язасы килеп китте. Картлык көнемдә бәлки «фольклорчы-галим» дәрәҗәсенә күтәрелермен. Иң әүвәл, мәсәлән, «Тал турында авылым җырлары» дигән темага кандидатлык диссертациясе якласам, ә? Андый җырлар бездә буа буарлык. Яшь чакта: «Тал бөреле, тал бөреле, тал бөреле була ул, җан яраткан, күңел тарткан яр бер генә була ул», – дип җырлап урам әйләнә идек. Ялындырып, масаебрак йөргән кызларга багышлап үзебез җыр чыгара идек. «Әй, тал үсә, тал үсә, башын киссәң, тагы үсә. Апасы өчен кайгырмыйбыз, сеңелләре тагы үсә», – дип кат-кат җырлап уза идек без андыйларның капка турысыннан.
Авылны ташлап армиягәме, укыргамы, берәр чит-ят җиргә эшкәме киткәндә: «Тал бөгелә, тал бөгелә, таллар тамырсыз микән? Сандугачлар булып кайтсам, мине танырсыз микән?» – дип җырламаган кеше юк иде. Аерылышу җырының: «Без яшь чакта үскән идек, тал тамырлары кебек. Үсеп җиткәч аерылыштык кош балалары кебек», – дигән сүзләре дә бар иде. Кош балалары кебек таралышканнар арасында авылга кире кайта алмаучылар да булды. Кайберләре чит-ят җирләрдә төпләнеп калды, кайберләре кургаш табутларда авылга кайтты. Күңелдә бергә-бергә җырлаган җырлар гына калды.
Бездә талның ике дистәгә якын төре бар, дигән идем. Зәңгәр күл таллары урысча «ивы плакущие» дип атала, без кыска гына итеп «бөдрә тал» дибез, чөнки «елак тал» ничектер матур яңгырамый, җыр сүзләре өчен дә бик үк килешле түгел. Мәсәлән, «бөдрә тал, чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал» дип җырлыйбыз һәм күңелне моңсулык, сагыну хисләре биләп ала. Ә «елак тал» дип җырласак, нинди хисләр кичерербез икән? Сүз уңаеннан әйтим әле: тал бит ул чыннан да елый, яфрак очларыннан «күз яшьләре»н агыза-агыза елый ул. Чөнки ул су ярата. Бер тал агачы көнгә 80 чиләк чамасы су эчә дип язганнарын укыганым бар. Кая куеп бетерергә кирәк бу кадәр суны? Язуларынча, «лыкынганчы эчкәч» тал артык суны яфраклары аша кире чыгара, ди. Тал шуңа елаган кебек күренә икән.
Талда – яфрак, миндә...
Бер агач турында ни өчен шулкадәр күп язам – үзем дә аңламыйм. Иң кызыгы: язган саен язасы килә. Бер генә агачның да бу кадәр күңелне кузгатканы юк иде, үзем язам, үзем җырлыйм. «Бездә биек таулар бар ла, тау астында таллар бар. Талда – яфрак, миндә – сагыну, сездә нинди хәлләр бар?»
Тал турында җырларның бетәсе юк, әле элеккеләре өстенә яңалары туа тора. Нинди мәхәббәтле агач булды бу?! Мәхәббәтле булмаса, аңа сандугач сыенмас, ботакларына кунып сайрамас иде. Әле Тукай да заманында:
Сандугачны тотсаң иде талга тезелгән чакта,
Сөйгәнеңне күрсәң иде җаның өзелгән чакта, –
дип язган булган. Уральскида яшәгәндә ул үзенең дәфтәренә халык җырларын теркәп барган. Әлеге ике юллык шул дәфтәрдән.
Моннан берничә ел элек мин талдан Тукайның юл сандыгын үрдердем. Казандагы музеенда сакланган сандык зурлыгында иде ул. Һәм бер җае чыккач, әлеге сандыклы шагыйрьнең Уральскидагы музеена бүләк иттем. Үз йорты, үз фатиры булмаган Тукайның бар «мөлкәт»е сыйган, Татарстан талыннан үрелгән бу сандыкны бүген дә кадерләп саклыйлар икән. Музей директоры Марат Баһаветдинов күптән түгел миңа тал сандыкның фотосын да җибәргән иде. Ә Тукайның сандугачлы тал турында язып калдырган сүзләрен без инде җырга салып җырлыйбыз. Мәсәлән, «Сары сандугач тотаем, телен ничек отаем; Бергә үстек, бергә йөрдек, шуны ничек онтаем» дигән куплетны кем генә белми икән. Бу җыр хәзер «Сандугач-күгәрчен» дип атала.
Сүзне тал турында җырлардан башлаган идем. Зәңгәр күл буенда йөргәндә үземнең күңел дә җыр сорый башлады. Бөдрә талларның башларыннан сыйпый-сыйпый дигәндәй Рөстәм Яхинның Мостафа Ногман сүзләренә язган «Бөдрә таллар» җырын көйли башладым:
Иелмәгез, һәр таң килеп,
Сандугач сезгә кунсын!
Мәңге-мәңге мәхәббәтнең
Серләрен сөйләп торсын!
Зәңгәр күл таллары әнә шулай күңелне кузгатты, мәхәббәт тулы дөньяның серләрен бераз ачты кебек. Ярату өчен күп тә кирәкми икән бит!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез