Газетага язылу

Тансык тәме: «ВТ» журналисты искелек калдыгы дип саналган әйберләргә бәя артуны ачыклады

Гаилә рецепты буенча коймак пешерәбез, ипи салырга өйрәнәбез. Аларны пешерергә дип мич чыгарырга да аптырап тормыйбыз. Әле берничә дистә ел элек кенә бу эшләрдән качарга, заманча тормышка күчәргә атлыгып торган буынга алмашка яңадан шул чорны яңартырга теләүчеләр килә.

Тансык тәме: «ВТ» журналисты искелек калдыгы дип саналган әйберләргә бәя артуны ачыклады

«Безнең әниләр яшь чагында», «әбиләр исән чакта» дип сагыну сагышы яңа «мода» барлыкка китерде. Нәрсә бу: балачакка, яшьлеккә кайтуның бер юлымы? Акча эшләргә тырышумы? Әллә баюның бер чигеме?

Кара мунча

Кайчандыр «искелек калдыгы» дип баш тарткан гадәтләр кире кайта башлады. Чүпрәле районында яшәүче Гыйззәтуллиннар авыл халкын шаккатырып бакча башындагы инеш буенда кара мунча салып куялар. Әйе, өйгә дә терәлеп тормасын, кышын шыгыр-шыгыр атлап кар ерып барасы, саф һава сулап кайтасы булсын. Берәүләр ишегалдының теге башындагы мунчаны да ераксынып, утын яга торган мичен сүтеп атып, газлы мунчаны өйгә терәп салганда бит бу!

– Җитеш тормышта яшибез. Газ мунчабыз да, бассейн да бар. Бервакыт кайткан кунаклар иремне кара мунча салырга күндерделәр. Имеш, аның суы да, һавасы да башка була. Мөмкинлегегез бар, кара мунча салыгыз, диләр. Балачактагы андый мунчаны, андагы корым, төтен исен икебез дә хәтерли, – дип искә ала Сәрия ханым. – Чистайдан бер оста килеп берүзе күтәрде мунчаны. Дөресен генә әйткәндә, мунча салган акчага ул вакытта бер бүлмәле фатир алырга була иде. Тыштан ул хәтта куркыныч булып тора, чын искелек калдыгы инде менә. Кояш баегач, мин анда үзем генә төшәргә дә куркам. Менә сиңа адреналин, урысча әйтмешли, «острые ощущения».

Кара мунчада уңайлылыкның эзе дә юк. Суны инештән гаилә белән иртәдән ташып куялар. Кибет майлары керми бу ишектән, үлән төнәтмәләрен гаилә башлыгы үзе ясый. Бөтен җиһаз, хәтта су табаклары да агачтан ясалган, юкә мунчаласы белән генә юынасы.

– Аны ягып, томалап әзерләүгә бер көн уза. Миченә дип әллә кайдан чуер ташлар кайтарттык. Мәшәкате чиктән ашса да, мунчага барган кеше аннан тиз генә кайтмый. Аның рәхәтлеге! Йөрәк тә сикерми, кан басымы да уйнамый, икенче кеше булып чыгасың, – ди Сәрия апа.

М-м-м... Мунча исләре килеп китте. Әмма без романтика эзләгәндә, икътисадчы Фәнис Хөсәенов җиргә төшерә. 

Кара мунчамы, онытылган ризыклармы, кайчандыр «хәерчелек» билгесе булган әйберләр – хәзер җитеш тормыш символы.  

– Хәтерлисездер, элек авылда хайванны суйгач аннан берни калмый иде диярлек: башын да ашыйлар, тиресен дә илтеп тапшыралар, картасы да, мае да әрәм булмый. Кара мунчаны да күрмәдек түгел... Артык байлыктан түгел, җитмәүдән иде бу. Хәзер малның башын да ашаучы сирәк, ташлыйлар гына. Эчәгесен әйтмим дә инде, – ди  икътисадчы. – Хәзер исә бу гадәтләргә, баегач, кире кайта башладык. Инде ашап карамаган ризык калмады, кешене берни белән аптыратып булмый. Ә җелек тәмен балачактан хәтерлибез, аның тәмле икәнен беләбез. Күпләрнең авыл белән аралары өзелгән, картаны тапсалар да, аны пешереп бирә белүче юк, рестораннардан эзләргә туры килә. Бай кеше элеккеге «тәм»не кабатлау өчен акчасын кызганмый.

Әбием йорты

Биектау районының Шигали бистәсендә яшәүче Галиевлар мич турында озак хыялланган. Менә күптән түгел беседка итеп ясаган агач корылманың бер башына сап-сары кирпечтән мич чыгарып куйганнар. Гөлнара аны агартырга ниятләп тора. Балачактагы кебек булсын!

– Йортыбыз заманча итеп салынган, ике катлы. Эчендә дизайны да «минимализм» дип атала. Анда берничек тә мич чыгарып булмый, билгеле. Әмма күңелдә хыял яши бирде. Авылда әбинең үзе суккан паласлары бар. Мендәр япкычлары, чиккән сөлгеләр сакланган, – ди Гөлнара. – Менә шуларны да бу беседкага алып килеп, үзенә күрә авыл йорты итеп киендерәсе килә. Аның миче инде хәзер дә кунакларны тартып тора. Шунда коймак та пешерәм, пылау да әзерлибез. Шушында өстәл янына утырып ашаганда мичтә шатыр-шотыр утын яна, җылы...

Заманча яңа йорты янында әнә шундый авылча күңел почмагы бар гаиләнең. Гөлнара хәзер игълан биреп, тәрәзәгә элә торган челтәрләр эзли. Сатып алырга да риза. Үзләрендә дә булмаган түгел. Кайчандыр бирнә белән килгән үз челтәрләрен әнисе, саргаеп бетте, урын алып ятмасын, дип, чүпкә илтеп яккан. Көн яктысында шәм яндырып эзләсәң дә табып булмый хәзер аларны.

Заман рухына туры килә торган товарлар һәм хезмәтләр җитәрлек бездә. Дизайнерлар һәм модельерлар әби-бабаларыбыз кигән әйберләрне кабатлап кына калмый, шул ук чулпыларны, башка борынгы бизәнү әйберләрен безгә яраклаштыралар. Теләсә кайсы шәһәр кешесенең образына туры килә торган заманча эшләнмәләр бар. Игътибар итегез: футболкадагы лалә чәчәге генә түгел бу хәзер, катлаулы һәм кызыклы идеяләр тормышка ашырыла. Галиевларның җылы почмагы, челтәр-паласлар да – дәүләт һәм төбәк дәрәҗәсендә алып барыла торган системалы эшнең бер чагылышы, дигән фикер белдерә АНО «Диалог Регионы» җитәкчесе урынбасары, социолог  Эмилия Хәкимуллина. 

– Бүген милли тематиканы алга этәрүгә, тарихка кызыксыну уятуга юнәлдерелгән проектлар, чаралар бик күп. Үз халкының гореф-гадәтләре турында сөйләргә, белергә кирәклеген ассызыклый алар. Җәмгыять өчен нормага әйләнә бу. Һәм шул йогынтыда, телисеңме, теләмисеңме – нәсел сандыгын ачып, үз гаиләңнең гореф-гадәтләрен, үзенчәлекләрен, нәрсә киеп йөргәннәрен, нинди ризык ашаганнарын өйрәнә башлыйсың, – ди белгеч.

Без ихлас, үтә дә кадерле, ДНК аша үтеп кергән үзебезнең чын йөзебезне барлыйбыз. Ни кызганыч, Совет һәм аннан соңгы чорда безне милләт буларак формалаштырган бик күп нәрсәләрне югалттык. Хәзер исә үз традицияләребезне, мәдәниятебезне, тәңгәллегебезне торгызабыз. Әлегә тышкы атрибутлар, мавыгулар, бәйрәм-чаралар, киемнәр аша булсын ул. Ләкин нәрсәдәндер башларга кирәк.

Ипи салу

Элек мичкә ягу, аны агарту кебек эшләрдән рәхәт чигүче дә булмаган, билгеле. Көндәлек мәшәкать булгангамы, шуннан туеп, газ кергәч, кирәге  калмыйча, күпме авыл йортларында мичләрнең башына җителде. Ә хәзер Сабан туе табынына кичтән әчетелгән камырдан мич коймагы пешереп чыгарсаң, май канаты белән каз мае сөртсәң, шуннан да тәмлерәк сыйны күз алдына да китерү мөмкин түгел! Юк ул хәзер, шуңа тансык...

Ни дисәк тә, базар икътисады шартларында яшибез. Эзләүче булганда тәкъдиме дә көттерми. Альбина Исламова – Актаныш кызы. Ипи салу белән мавыга башлавына җиде еллап инде.

– Беренче ипине интернеттан укып пешердем. Ул бик ачы, ашый торган булмады. Миннән булмый, дип ташладым. Сәламәтлек өчен никадәр файдалы булуын аңлагач, яңадан бу эшкә кайттым. Ипиемне интернетка куйган идем, өйрәт, дип сорый башладылар. Кечкенә генә бер төркем җыюдан башлап, үз онлайн мәктәбемне ачуга ирештем, – ди оста. – Ипине дәү әнием пешерә иде, көлчәсен әле дә хәтерлим. Аның башын кисеп алып, сөт өсте ягып, урамга чыгып йөгерәбез... Өйдәгеләр ипине көтеп кенә торалар. Кибетнекен ашый алмыйбыз хәзер. Ачытып пешерелә торган ипи 24 сәгать әзерләнә, озак ферментация уза. Порошоктан ясаган ипи түгел инде бу...

Онлайн мәктәптәге курслары аша дөнья буйлап укучылары җыелган Альбинаның. Өйрәнеп, үз пекарнялар ачучылар, икмәк салып, акча эшли башлаучылар бихисап.

Кызык өчен бәяләрне кереп карадык. Тарифлары 27 900 сумнан башлана. Ипи пешереп, бизнес башлыйсыгыз килсә, 85 мең сумга монысына да өйрәнә аласыз. Альбинаның социаль челтәрдәге роликларын унбишәр миллион кеше карый. Ап-ак сөт өсте ягылган авыл ипие тәмен без генә сагынмыйбыз, күрәсең. Бик зур уңышка ирешкән бизнесменнар да килә өйрәнергә. Үзем өчен, гаиләм өчен пешерергә өйрәнәсем килә, дип мөрәҗәгать итәләр. Альбинаның юлы – осталыкның бер чигенә җитеп, шуны үз файдасына бора белгән кеше үрнәге.

...Футболкага лалә чәчәге тагып йөрисезме, ипи пешерәсезме, калфак чигәсезме, агач эшенә тотынасызмы – һәркемнең нәсел сандыгы төбендә саклана торган гореф-гадәтләре бар. Тузаннарын кагып, үзебезгә таманлап карарга вакыттыр. Күңел өчен дип башлаган эшегез кәсепкә дә әйләнеп куярга мөмкин бит.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре