Татарстанда авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итәләр

Татарстан Республикасында «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында балалы гаиләләргә ярдәм итү, балигъ булмаганнарны тәрбияләү һәм үстерү, аларның белем алуы өчен уңайлы шартлар тудыру, шулай ук традицион кыйммәтләрне ныгыту буенча актив эш алып барыла.

Республика алдында торган мөһим бурычларның берсе – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү.
Бүгенге көндә профилактик исәптә якынча 1 776 гаилә тора, аларда 3 593 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.
Гаилә иминсезлеген профилактикалауның төп формасы – иминсез гаиләләрне иртә ачыклау һәм мондый гаиләләрдә туган проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча индивидуаль эшне оештыру. Шул ук вакытта һәр очрак аерым карала.
«Әгәр гаиләдә ниндидер начар факторлар булуы турында сигнал килсә, бу гаилә теге яки бу профилактика субъектының игътибар зонасына эләгә. Иминсезлек очраклары турында төп мәгълүмат бирүчеләр – эчке эшләр органнары. Аннары мәгариф учреждениеләре бара, чөнки хезмәткәрләр көн саен балаларны мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында күрә. Шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм социаль яклау бүлекләре дә мөһим роль уйный. Профилактик рейдлар һәм йортларны йөреп чыгу турында да онытмаска кирәк», – дип сөйли хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.Аның сүзләренә караганда, 2025 елда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрдә 621 гаилә каралган, аларда 1 246 балигъ булмаган бала яши. Белгечләр иминсезлекнең төп факторларын билгеләгән, гаиләләр тиешле профилактика органнары күзәтүе астына ведомствоара исәпкә куелган.
«Гомергә һәм сәламәтлеккә куркыныч янаганда һәм ата-аналар балаларга карата үз бурычларын үтәмәгәндә, гаилә мәҗбүри рәвештә социаль куркыныч хәлдә булган гаилә буларак исәпкә куела. Мондый статусны алуның төп сәбәбе – ата-аналарның хәмер эчемлекләренә яки наркотикларга бәйлелеге. Гаиләләрнең 25 % балигъ булмаганнарның үзләренең девиант тәртибе аркасында исәптә тора: хәмер эчемлекләр, наркотиклар куллану, хокук бозу яки үз-үзләренә зыян китерүче тотыш. Шулай ук мәҗбүри тәртиптә балаларга карата көчләү кылынган гаиләләр исәпкә куела – бу җенси, физик, психологик көчләү булырга мөмкин», – дип билгеләп үтә министр урынбасары.

Татарстанда социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне исәпкә алу автоматлаштырылган: бердәм мәгълүмат системасы эшләнгән, анда барлык профилактик субъектлардан сигналлар килә. Бүгенге көндә системага эчке эшләр органнарын, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләрен, опека органнарын, прокуратураны, тикшерү комитетын, гадәттән тыш хәлләр министрлыгын, җинаять-башкарма инспекциясен, җирле үзидарә органнарын һ. б. кертеп, төрле ведомстволардан 2 700 кулланучы тоташтырылган.
Белгечләрдән яки битараф булмаган гражданнардан килгән һәр сигнал буенча социаль хезмәткәрләр гаиләгә бара, ата-аналар һәм күршеләр белән сөйләшә, борчылуның сәбәпләрен ачыклый. Әгәр иминсезлек фактлары расланса, тиз арада мәгълүмат системасына сигнал бирелә. Бу проблеманы хәл итү һәм гаиләгә ярдәм итү белән барлык профилактика субъектлары шөгыльләнсен өчен эшләнә.«Бүген ведомствоара патронатта торган гаиләләрнең социаль-демографик составына килсәк, аларның 65 % – тулы булмаган гаиләләр. Балаларны я ялгыз ана, я, сирәк очракта, ялгыз әти тәрбияләгән очраклар бу. Күпбалалы гаиләләр дә күп – 1 776 гаиләнең 436. Тагын 47 % – балаларны я опекуннар, я тәрбиягә алган ата-аналар тәрбияли торган гаиләләр», – дип аңлата Юлия Абдреева.
Һәр гаилә белән эш дисциплинаара алымга корыла. Гаилә проблемаларын хәл итүгә барлык ведомстволар һәм башка дәүләт учреждениеләре дә кушыла. Профилактика субъектлары күзенә эләгүче теләсә нинди мәсьәләләр хәл ителә: аталыкны рәсмиләштерүдән, документларны төзәтүдән, алкоголизмны дәвалауда ярдәм итүдән башлап, баланы мәктәпкә, балалар бакчасына, өстәмә белем бирү учреждениеләренә урнаштыруга кадәр. Ата-аналарга бәйлелектән котылырга һәм эш табарга ярдәм итәләр. Моннан тыш, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу, гаиләдә психологик халәтне тотрыкландыру, балаларда укуга һәм хезмәткә кызыксыну уяту буенча эш алып барыла.
2025 елның арадаш нәтиҗәләре буенча 85 % гаилә ведомствоара исәптән төшерелгән – бу яхшы нәтиҗә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре