Татарстанда үрчетелә башлаган лачын-балобаннар проектын Владивостока узучы “Лачын көне”ндә тәкъдим иткәннәр. Проект турында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Ольга Манидичева сөйләгән. Аның сүзләренчә, соңгы ике ел эчендә Татарстан урманнарына 16 лачын баласы очырылган. Быел Казан зоопаркында 4 лачын яши башлаган. Киләчәктә аларның парлашып, балалар чыгаруны көтәләр.
Җәй башында “Экология” илкүләм проекты кысаларында Кама Тамагы районына 10 лачын-балобан кайтарылган иде. Киләчәктә дә лачыннарның бу төрен саклау һәм үрчетү дәвам итәчәк.
– Бу кошларны КФУ волонтерлары күзәтеп торачак, – дигән иде Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева. – “Кызыл Китап”ка кергән кош һәм хайваннарны яңадан үрчетү эшендә безгә Россия табигать министрлыгы зур ярдәм күрсәтә. 2023 елда табигатькә җибәргән лачыннарның берсе Согуд Әмирлегенә, икенчесе Пакистанга барып җиткән. Безнең бурыч – кошларның кире Татарстанга кайткан вакытларын күреп, аларны теркәү. Казан зооботбакчасы да лачыннарны үрчетүгә өлешен кертмәкче. Аларда хәзер 4 лачын баласы бар. Әгәр безнең шартларга уңайлашып яшәп китсәләр, алардан 10лап бала туачак дип көтәләр.
Сүз уңаеннан, лачын-балобанны соңгы мәртәбә Татарстанда 1974 елда күргән булганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез