Татарстанга Россия һәм чит илләрнең иң яхшы балалар кардиохирурглары җыелды. Өч көн дәвамында алар үзара тәҗрибә уртаклашачак.
Форумга җыелган белгечләрнең барысы да йөрәк зәгыйфьлеге диагнозы белән туган балаларга ярдәм итә. Өч көнлек форум дәвамында бу тармактагы әйдәп баручы белгечләр чыгышы белән үрелеп барган 20 лекция, 23 тематик секция узачак.
Татарстан cәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев белдерүенчә, мондый очрашулар иң беренче чиратта тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудыруы белән мөһим.
Форумда күтәрелгән иң төп мәсьәләләрнең берсе итеп балалар арасында йөрәк зәгыйфьлеге очраклары алыну да юкка түгел. Рәсми саннардан аңлашлыганча, Россиядә ел саен йөрәк белән бәйле кимчелекләре булган 12-14 меңләп бала туа. Шуларның 25 процентына тууга ук тиз арада операция ясарга туры килә икән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез