Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышлап үткәрелә торган әлеге Бөтенрәсәй күләм акциягә кушылып, Балтач районы китапханәсенә актив абунәчеләр, китап укучылар җыйналган. Биредә алар белән бергә күптөрле кызыклы чаралар үткәрелгән.
"Солдат пилоткасы" исемле мастер- класста алар кәгазьдән пилотка ясарга өйрәнгән, әлеге пилотканың тарихы белән танышкан. "Еллар аша дәшә Җиңү" исемле әдәби- музыкаль композиция дә караганнар. "Җанланган китап" ("Ожившая книга") дигән өлештә исә Балтач урта мәктәбе укучылары татар һәм рус телләрендә Мөхәммәт Мәһдиевның "Без - кырык беренче ел балалары", Василий Гроссманның "Жизнь и судьба" әсәрләре буенча өзекләрне сәхнәләндергән.
Оештыручылар әлеге чара өлкән, урта буын өчен дә, яшьләр өчен дә кызыклы, файдалы булсын өчен тырышкан. Мондый "Библиотөн" нәр Балтачта беренче елны гына үткәрелми, абунәчеләрне ничек җәлеп итәсен белә инде алар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез