Фикерне сызгалый-бозгалый яза белсәк тә, аны җанлы сөйләмдә җиткерергә туры килсә, югалып калабыз. Күзгә-күз аралашу икенче планга күчкән саен кая барып чыгарбыз да моңа кемне гаепләрбез?
Язып сөйләшү
Әле кайчан гына эшне дә, ялны да бергә үткәрә идек. Кич утыру, бәйрәмнәрдә, дини ашларда туганнар белән җыелып, сөйләшеп утыру дисеңме… Шундый мохитне күреп үссәк тә, гаджетлар үтеп кереп, яшәү рәвеше 180 градуска диярлек үзгәргән буын без. Без – башлангыч сыйныфларда укыганда ук кулыбызга телефон алган буын, мәсәлән. Тора-бара китаплар да дәрес өчен генә алынды, ә хис-кичерешләрне матур-матур «смайлик»лар алыштырды. Моңа кадәр дусларыбызны уйнарга өйләренә барып чакырсак, дәрес калдыргач, өй эшләрен өй телефонына шалтыратып сорасак, әкренләп барысы да СМС-хәбәрләргә күчте.
Китапны кулга алмау гына түгел, тулы сүзләр дә язуда «ок», «спс», «норм»га әйләнде. Кәттә булып күренәсе килә бит! Әмма үсеп җиткәч бу сүзләрнең көндәлек аралашуга үтеп керәчәген, экранның икенче ягында кәрәзле телефонны үзләштерүче, «Хәлләрең ничек, улым?» дигән сорауга җавап көтеп утыручы әби оныгыннан коры гына бер «норм» дигән СМС алачагын күз алдына да китермәгәнбездер. Баш бармак күрсәткән смайл гына килеп төшмәсә рәхмәт.
Әйе, күпләрдән, яшьләр телдән үз фикерен белдерә алмый, дигән сүз ишетергә туры килә. Әлеге мәсьәләнең тамырын балачактан эзләп карыйк.
Бишектән үк башлана
Егерме яшьнең теге ягына чыкканыма күп тә түгел: урамда, хастаханәдә, кафеда булсынмы, коляскада телефон тотып утыручы балаларга мин дә игътибар итәм. Ул анда нәрсә карый, мультфильмындагы геройлар сөйләшәләрме-юкмы – мөһим түгел: бала гына еламасын! Сабый дөньяны әти-әнисенең җанлы сөйләме, әкият, җырлары түгел, ә кәрәзле телефондагы ялтыравыклы, тиз алышынучан сурәтләр аша таный башлый. Логопед, педагогика фәннәре кандидаты Эльвира Зайцева сүзләренә караганда, мәсьәлә гаджетның үзендә түгел, ә аның тере аралашуның күпме вакытын алыштыруда.
– Бала сөйләшергә зурлар белән аралашу аша өйрәнә. Мәсәлән, урамда барганда эт күрсә, әнисенә күрсәтә, су эчәсе килсә, сорый. Шундый гади көндәлек ситуацияләр ярдәмендә бала аралашырга һәм сөйләм күнекмәләреннән файдаланырга өйрәнә. Әгәр аның каршында гел телефон булса, җанлы аралашу өчен мөмкинлекләр кими. Әти-әниләргә урам буйлап барганда балаларга тирә-яктагы машина, агач, җәнлекләрне күрсәтергә, алар турында сөйләргә киңәш итәр идем. Балага җавап бирергә мөмкинлек калдыру да мөһим. Сүз тулысынча гаджетларны тыю турында бармый, иң мөһиме – экран тере аралашуны алыштырмасын, – ди Эльвира Зайцева.
Бөтен гаиләне дә бер бизмәнгә салу дөрес түгел, билгеле. Әнә башкалада яшәүче күпбалалы Китаевлар гаиләсендә әңгәмәләр тынмый.
– Өйдә балалар бер-берсе белән аралашырга яраталар. Гаиләбезнең матур гадәте бар: кич, табын янына җыелып, һәркем көне ничек узганын сөйли. Яхшысын да, начарын да сөйләшәбез, нәтиҗәләр ясыйбыз. Балаларга үзебезнең балачак турында сөйләргә яратабыз. Әлбәттә, балалар гаджетларсыз яши алмый, бу – замана таләбе. Миңа яшьләрнең «түгәрәкләр» ярдәмендә аралашуы ошый: анда хис-кичерешләр дә күренә, телдән сөйләү дә бар, – ди 7 бала әнисе Мәрьям Китаева.
Ковид эзләре
Бер буын яшьләрнең шәхес буларак формалашу һәм социальләшү чоры 2020 елгы пандемиягә һәм аннан соңгы изоляция вакытына туры килде. Берничә ел укулар да, имтиханнар да экран аша узды. Кызганыч, бу да эзсез үтмәгән.
– Ковид бу процессны тизәйтте. Нәкъ менә яшүсмерлек чорында җанлы аралашу күнекмәләре – тиз арада җавап бирү, паузалар, мимика, әңгәмәдәшнең реакциясе практикада ныгытыла. Ике ел дистанцион уку аны беркадәр туктатты, моны социологик күзәтүләр дә дәлилли, – ди психолог Динара Рыбакина.
Бу проблема тормышта да авырлыклар тудыра. Яшьләрнең күпчелеге эшкә урнашканда вакансия бирүчегә шалтыратырга курка икән. Табибка язылу, каядыр шалтыратып сорау бирү алар өчен зур батырлыкка әйләнә. Казанда яшәүче ике үсмернең әнисе Алсу Заһидуллина поликлиникага барганда да балаларына тулы инструкция биреп җибәрә икән.
– Кайдан керәсе, карточканы ничек сорап аласы, чиратка ничек басасы, үз чиратыңны уздырып җибәрмәс өчен алдан ике кешене үк сорап куясын өйрәтәм. Табибка кергәч тә ык-мык тормасыннар өчен шулай дип әйтегез, моны сораса, болай җавап бирегез, дип алдан аңлатам, – ди әни.
Әмма моңа үсмерләр, балалар үзләре генә гаепле микән? Артык кайгыртучанлык, алар өчен бөтен проблеманы хәл итү, җитәкләп йөртү дә баланы сөйләшүдән биздерә дип саный Алсу ханым. Яшьләргә инде сөйләшүнең кирәге дә калмый.
Шалтыратырга ярамый язарга
Зумерлар бу җөмләдә өтерне «ярамый» дигәннән соң куя. Аларның кулында һәрвакыт диярлек телефон: социаль челтәрләрдәге яңалыклардан артта калмаска кирәк, ә берничә секундлык кыска видеолар карап яту – үзе бер ритуал! Тик менә шалтырату килсә, шушы ук телефон дошманга әйләнә дә куя... 22 яшьлек Камилә Гафарова да, үзе аралашучан булуга карамастан, язышуны кулайрак күрәм, ди.
– Язганда үз фикереңне дөрес формалаштырырга, вакытың булганда гына җавап бирергә мөмкин. Якыннарым белән, яки бик мөһим, тиз арада хәл итәргә кирәк мәсьәлә булса, шалтыратып сөйләшәм. Дусларым да гел язалар гына, үзләрен «интроверт» дип атаучылар да бар. Яшьләр арасында бу – киң таралган күренештер, дип уйлыйм. Шалтыратудан курку дулкынлану белән бәйледер, минемчә: башта «Нәрсә булды икән?», «Бу кеше миңа нинди сораулар бирер дә мин ничек җавап бирермен?» дигән сораулар йөгерешә башлый, – ди Камилә.
Галимнәр бу күренешне «телефонофобия» дип тә атый. Сәбәбе бик гади, ди психолог Динара Рыбакина.
– Эш ялкаулыкта да, тәрбиясезлектә дә түгел – аралашу культурасы үзе үзгәрде. Язышу асинхрон: хәбәрне уңайлы вакытта укырга, җавапны уйларга, эмодзи ярдәмендә аралашу тонын йомшартырга мөмкин. Шалтырату исә, киресенчә, бер мизгел эчендә реакция, импровизация һәм интонацияне укый белүне таләп итә. Язма сөйләмгә күнеккән кеше өчен бу – стресс чыганагы: ялгыш сүз әйтүдән, уңайсыз паузадан курку. Моңа бәйле этикет та үзгәрде: яшьләр көтелмәгән шалтыратуны шәхси чикләрне бозу дип кабул итә. «Тиктомалдан шалтыратмыйлар» дигән язылмаган кагыйдә бар, шуңа күрә еш кына «нәрсәдер булган» дигән уй туа, – ди ул. Ягъни аралашуның яңа ысуллары һич кенә дә деградация түгел, яраклашу, ди белгечләр. Яшьләр әзрәк аралашмый, аларның бары тик аралашу ысулы гына башка.
Үз-үзеңә ышанычны кайтарырга билгеле бер вакытта шалтыратышырга сүз куешу (мисал өчен, «әйдә бүген кичке алтыда сөйләшәбез»), кыскача бер темага гына сөйләшүләр, аралашу төп корал булган чараларда (яшьләр оешмалары, тренинглар, волонтерлык) катнашу ярдәм итә ала. Аралашу күнекмәсе дә, башка күнекмәләр кебек үк, гамәлләр, тренировка ярдәмендә ныгый. Ничек кенә булмасын, тормыш тулысынча виртуаль дөньяга күчә алмый. Җанлы сөйләшү, күз карашы, тавыш интонациясе аша гына тапшырыла торган җылылыкны бернинди смайлик та, иң камил язма текст та алыштыра алмый. Иртәме, соңмы, «телсез» буынга моның белән барыбер очрашырга туры киләчәк. Сынатмаслар кебек.
Мария Ефлова, КФУның социология фәннәре докторы:
– Цифрлаштыру шартларында яшьләрнең генә түгел, барлык буыннарның да аралашу моделе үзгәрде. Язма формада аралашу манерасы, стиле үзгәрде. Элек бер хатны көн, атна, хәтта ай дәвамында язсалар, бүген без тиз арада язылган кыска хәбәрләр ярдәмендә аралашабыз. Бу кыска хәбәрләрнең онлайн аралашудан көнкүрешкә күчүе табигый. Кеше социаль челтәрләрдә кыска, җыйнак, тиз җавап бирергә күнексә, бу тора-бара җанлы аралашуда да чагыла. Тормышыбызда ике тармак барлыкка килде: онлайн коммуникация һәм җанлы аралашу. Алар, әлбәттә, бер-берсенә тәэсир итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез