Һава торышы үзгәргәндә, ни өчен буыннар сызлый, гемоглобин ник түбәнәя, кечкенә бала йоклаганда гырласа нишләргә? Көндәлек тормышыбызда сәламәтлеккә бәйле сораулар туып кына тора. Бүгенге сәхифәбезне укучыларыбызны борчыган сорауларга багышларга булдык.
Сорауларга Казан дәүләт медицина академиясенең госпиталь һәм хастаханә терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, терапевт Регина Ахунова җавап бирде.
– Гемоглобины түбән булган кеше салкын тиеп ешрак авырый, диләр. Бу дөрестән дә шулаймы?
– Андый кеше, дөрестән дә, вируслы инфекцияләргә ешрак бирешә. Кандагы эритроцитлар күләме кими, гемоглобин түбәнәя, йөрәк көчәнеп эшли, организмга кислород җитми башлый. Гемоглобин түбәнәюне икенче төрле анемия дип атыйлар. Ул организмдагы бик күп кимчелекләр (ризыкның начар үзләштерелүе, эчке кан китү, шеш, инфекция) турында кисәтә ала. Түбән калорияле диета яки вегетарианлык белән мавыккан, даими рәвештә донор буларак кан тапшырган, яңа гына операция ясаткан кешенең гемоглобины түбән булырга мөмкин. Хатын-кызларда күрем вакытында да җиңелчә анемия күзәтелә ала.
– Җәен көн саен диярлек мунча кердем. Кан басымым җайланган кебек булды, шуның файдасыдыр дип уйладым. Әмма соңгы арада ул яңадан күтәрелеп тилмертә башлады. Мунчаның югары кан басымыннан файдасы бармы?
– Киресенчә, кан басымы югары булган, температурасы күтәрелгән, эпилепсия, ишемия, яман шеш, бронхиаль астмадан интеккән, инсульт кичергән кешеләргә мунча керергә дә, чабынырга да ярамый. Хәтта сау-сәламәт кешегә дә атнасына күп дигәндә дүрт тапкыр мунча керергә рөхсәт ителә. Аннары мунчада 2,5–3 сәгатьтән дә озаграк юынырга ярамый. Сезнең очракта, һичшиксез, мунча керү белән мавыгырга кирәкми. Алдан табиб белән киңәшләшү дә комачауламас.
– Дүрт яшьлек улыбыз төнлә йоклаганда гырлый. Бу нәрсәгә бәйле икән?
– Безнең ил табиблары китергән мәгълүматлардан аңлашылганча, 4–6 яшьлек балаларның 10 проценты төнлә гырлый. Андыйлар малайлар арасында ешрак очрый. Балаларның гырлавын еш кына мышнау белән бутыйлар. Сабыйларда бу күренеш, гадәттә, борынга томау төшкәндә, йоткылык бизләре зурайганда, сулыш юлларында җитешсезлекләр булганда, артык авырлыктан интеккәндә күзәтелә. Бу халәт хроник дәрәҗәгә җитсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ник дигәндә, вакытында дәваламаган очракта гырлау баланың физик һәм психик үсешенә йогынты ясый. Тора-бара ул баланың тәртибенә, укуына да йогынты ясарга мөмкин.
– Ни өчен һава торышы үзгәргән чорда буыннар сызлап интектерә икән?
– Бу атмосфера басымы түбәнәюгә бәйле. Вак кан тамырлары белән нерв күзәнәкләре моңа шул рәвешле жавап кайтара. Подагра вакытында, мәсәлән, сидек кислотасы тозлары буынга җыелып, авырту бирә. Соңгы арада буынга бәйле чирләрнең артуына гаджетлар белән беррәттән, аз хәрәкәтләнүебез дә гаепле. Артык авырлык та буыннарга өстәмә басым ясый. Ул бигрәк тә оча, бот, тез буыннарын зарарлый. Артык авырлык артериаль гипертония, шикәр чиренә дә сәбәпче була ала. Буын авырулары нәселдән дә килергә мөмкин. Әйтик, ата-анасы, әби-бабасы ревматоидлы артрит белән авырган кешеләргә дә шундый куркыныч яный.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез