Газетага язылу

Торак турындагы хыялга кул җитәме? «ВТ» гаилә ипотекасы шартларын белеште

6 миллион сумнан 12 миллион сумга кадәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаилә ипотекасының шартларын үзгәртеп, торак бәясе кыйммәт булган төбәкләрдә ташламалы ипотека буенча лимит күләмен арттырырга тәкъдим итте. Югыйсә Казанда – шул ук мәйданлы фатир өчен аена 160 мең сум, Мәскәү өлкәсендә – 68 мең сум түлисе. Торак турындагы хыялга кул җитәме?

Торак турындагы хыялга кул җитәме? «ВТ» гаилә ипотекасы шартларын белеште

Россия Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе белән Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында Рөстәм Миңнеханов илдә яшәүчеләрнең торак сатып алу мөмкинлеге мәсьәләсен күтәрде. «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссия рәисе буларак, Татарстан Рәисе бала тәрбияләүче гаиләләрнең торак шартларын яхшырту мөмкинлекләре турында беренче генә сүз кузгатмый. Хәтерләсәгез, узган ел ул 14 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр, шулай ук СВОда катнашучылар һәм ветераннарның гаиләләренә ташламалы ипотека программасында катнашу мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов гаилә ипотекасы лимитын төбәкләрдәге бер квадрат метрның уртача бәясе һәм гаилә әгъзалары саныннан чыгып билгеләргә дә өндәде.

Хәзер гаилә ипотекасы программасыннан 6 яшькә кадәр (6 яшьне дә кертеп. – Ред.) баласы булган, инвалид бала тәрбияләүче һәм балигъ булмаган ике бала үстерүче гаиләләр файдалана ала. Кредит ставкасы – 6 процент. Беренчел кертем – 20 процент. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен кредитның максималь күләме – 12 миллион сум, калган төбәкләргә – 6 миллион сум. Торак моннан кыйммәтрәк тора икән, калган сумманы базар бәясеннән сатып алырга туры киләчәк. Программа 2030 елга кадәр гамәлдә. 2026 елның 12 февраленнән аның шартлары үзгәрде: бер гаиләгә бер генә ташламалы ипотека бирәләр.

– Гаилә ипотекасын үзгәртеп коруны дәвам иттерү мөһим дип саныйбыз. Хөкүмәт Рәисе ташламалы ипотека буенча ставканы гаиләдәге балалар саныннан чыгып билгеләү мөмкинлеген карап тикшерү турында йөкләмә бирде. Моннан тыш, илнең 22 төбәге гаилә ипотекасының лимитын арттыруны сорап мөрәҗәгать итте, – диде Рөстәм Миңнеханов узган атнада булган утырышта.

Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, бүген илнең күп кенә төбәкләрендә торак бәясе Мәскәүнеке белән бер, ә лимит элеккечә калды. Мондый шартларда гаилә ипотекасы мөстәкыйль программа булудан туктап, катнаш программаларның бер өлешенә әверелеп бара.

Рөстәм Миңнеханов мисалга Казанны китерде. Республика башкаласында 16 миллион сумга ике бүлмәле фатир сатып алган очракта, айлык түләү 160 мең сум тәшкил итә. Ягъни 6 миллион сумлык лимит кредитның 37 процентын гына каплый. Шул ук вакытта Мәскәү өлкәсендә шундый ук фатир сатып алган гаиләнең айлык түләве – 68 мең сум, ә Ленинград өлкәсендә – 58 мең сум. Чөнки биредә лимит күләме 12 миллион сум һәм ул кредит алырга тулысынча диярлек җитә. «Торак бәясе кыйммәт булган төбәкләрдә гаилә ипотекасының лимитын арттыру мөмкинлеген карап тикшерү мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шунысы да бар: яңалыкны мәйданы кимендә 60 квадрат метр тәшкил иткән ике бүлмәле һәм аннан да зуррак фатирлар өчен гамәлгә кертмәкчеләр. Чөнки бүген илдә төзелүче торакның 54 проценты – фатир-студияләр яки бер бүлмәлеләр. Андый куышларны торак шартларын яхшыртудан бигрәк, инвестиция буларак сатып алулары көн кебек ачык.

Риэлтор Ләйсән Искәндәрова әйтүенчә, тәкъдим адреслы ярдәм һәм, әлбәттә, төзелеш оешмаларына булышуны күз уңында тота.

– Яңалыкны уңай бәялибез, әлбәттә. Бүген торак бәясе кул җитмәслеккә әверелде. Гаилә ипотекасының шартлары да бик күпләргә туры килми. Хәзерге лимит – 6 миллион сумга Казан эчендә бер бүлмәле фатир эзләп табу авыр. Булса да, беренчел кертемгә шактый акча кирәк. Мондый шартларда иске йортлардагы фатирларга ихтыяҗ арта, чөнки аның төзелеп беткәнен көтәсе юк. Ә ташламалы шартларда сатып алырга мөмкин булган яңа ике бүлмәле фатир алга таба ишәергә теләүче гаиләләрне кызыктырачак, дип уйлыйм. Башта «берле»не алып, аннары күпмедер ел узгач, тагын торак шартларын яхшыртырга кирәк дип баш ватарга туры килмәячәк. Тик болай гына туучылар санын әллә ни арттырып булмаячак, әлбәттә. Алганны түлисе дә бар бит әле, – ди белгеч.

Сан

2018 елда гаилә ипотекасы гамәлгә кергәннән бирле, илдә яшәүче 3,8 миллионнан артык гаилә ташламалы дәүләт программасы ярдәмендә тормыш шартларын яхшырткан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре