Газетага язылу

Тышындагы эчтә булмаса: «ПП» сүзе ризык бәясен күтәрәме?

Ун ел элек «ПП» сүзе халык арасында аптырау тудырса, бүген инде дөрес туклануның нәрсә икәнен белмәгән кеше сирәк. Бүген «ПП» – ашамлык кабында, телевизордан барган рекламада, сәламәтлек турындагы подкастларда... Россиядә «дөрес туклану» базары һаман үсештә.

Тышындагы эчтә булмаса: «ПП» сүзе ризык бәясен күтәрәме?
Фото: ясалма фәһем

Соңгы вакытта гына да илебездә дөрес туклануга күчүчеләр саны 20 процентка арткан ди әнә. «Шикәрсез», «глютенсыз», «аз калорияле» дигән язулар белән чуарланган кибет киштәләренә күз ияләнде анысы. Ләкин матур кап артына икенче һәм мөһим икътисадый як яшеренгән. Бу «ПП» кешенең акча янчыгын төртеп тишмиме соң? Шул сорауга җавап табарга тырыштык.

Кабы түгел, составы мөһим

Юк, кибет киштәсендә генә түгел. Дөрес туклану продуктларын маркетплейсларда да табарга мөмкин. Интернет-кибетләрдә сайлау һәм товарның составын яхшылап өйрәнү мөмкинлеге дә бар. Нәкъ шунда товарларны чагыштырырга да була. Мәсәлән, 5 килограмм авырлыктагы гади карабодай ярмасын 624 сумга сатып алырга мөмкин. Иң кыйммәтлесе әле бу! Ә «табигый» дип танылган яшел карабодайның 5 килосы 1004 сумга чыгачак. «ПП» өчен 380 сумга күбрәк түлибез булып чыга түгелме? Икесенең файдасы да бер үк төрле инде югыйсә. Шулай ук гади шоколад бәясе – 202 сум, ә шикәрсез шоколад өчен 541 сум чыгарып салырга кирәк булачак.

Соңгы тикшеренүләр буенча, һәр икенче россияле дөрес туклану белән кызыксына. Бу – диетада утыру гына түгел, ә азык-төлекне аңлы рәвештә сайлап алуны, зарарлы гадәтләрдән баш тартуны һәм спорт белән шөгыльләнүне үз эченә алган тулы бер яшәү рәвеше дә. Әмма, нутрициолог Чулпан Мөхлисова билгеләп үткәнчә, бу күренешкә еш кына сәламәтлек турында кайгырту түгел, ә башкалардан калышмау теләге дә килеп кушыла.

– Кешеләр «дөрес туклану = уңыш» дигән гыйбарәгә таяна, – ди белгеч. – Алар «эко», «био», «органик» дип язылган ризык өчен артыгын түли. Дөреслектә исә, әлеге товарның составы гомумән «дөрес туклану» кагыйдәләренә туры килмәскә дә мөмкин. Ризыкны бары тик шул сүзләр язылганга гына алырга кирәкми, аның составын өйрәнү мөһим.

Бу күренештә төп тозак – төшенчәләрнең күз буявы. Нутрициолог фикеренчә, дөрес туклану – аксымнар, майлар, углеводлар, клетчатка һәм микроэлементлар балансы ул, ә составында берничек тә глютен була алмаган ризык кабына «глютенсыз» дип язылу түгел.

– Шикәрсез ризык тулысынча файдалы дигәнне аңлатмый әле. Анда «мальтит» дигән матдә булырга мөмкин, ә артык булганда ул эчне йомшарта. «Фитнес-батончик»та да шоколадтагы кебек үк шикәр булырга мөмкин, тик аның өчен өч тапкыр күбрәк акча түләргә туры киләчәк, – ди Чулпан.

Бәянең үз сәбәбе

«Дөрес туклану» дип таныла торган ризыклар чыннан да кыйммәтрәк тора. Гади супермаркетларда алар өчен махсус киштәләр дә билгеләнгән. Игътибар иткәнегез бардыр: бәяләр чагыштырмача кыйммәт. Хәер, моның сәбәпләре бар, дип раслый финанс белгече Фәнис Хөсәенов.

– Бу берничә факторга бәйле. Беренчедән, җитештерү чыгымнары: махсуслаштырылган фермалар, органик ашламалар, катлаулы технологик процесслар. Икенчедән, маркетинг: ачык төргәкләү, реклама кампаниясе, «премиальлек» имиджын булдыру. Тәкъдимнең чикле булуы да бәягә йогынты ясамый калмый. Безнең Россиядә әлеге төр продукциягә ихтыяҗ тәкъдимгә караганда тизрәк үсә, шуңа күрә югары бәя саклана килә, – ди белгеч.

Шул ук вакытта әлеге күренешнең уңай ягы да бар. Ул җитештерүчеләрне гадәти ризыклар составын яхшыртырга, трансмайларны җыярга, шикәрне киметергә мәҗбүр итә. «Сәламәт ризык» сатып алучыны үзеңә җәлеп итү өчен көндәшлек акрынлап массакүләм сегментны да арттыра.

Үз организмыңны үзең өйрән

Казанда яшәүче Эльвина Сабированың дөрес туклануга күчүенә инде алты ел. Шул вакыт эчендә ул ризыкның составын өйрәнергә һәм экономияләргә дә гадәтләнгән. Дөрес, «ПП» кыйммәт, дигән сүз белән килешми.

– Дөрес туклану ул бит әле кибеттәге «сәламәт туклану бүлеге» генә түгел. Шулай ук шикәрсез, майсыз продуктларны куллану гына да түгел әле ул. Җиләк-җимеш, балык, сөт ризыкларын тиешле күләмдә куллануны да сәламәт туклану дип атар идем, – ди Эльвина. – Гап-гади сельдерейны гына алыйк. Ул – бик файдалы ризык, бәясе дә кесәне тишми. Авокадоның да файдасы әйтеп бетергесез. Татлы сок урынына кипкән алма, җиләк-җимешләрдән шикәрсез генә компот кайнатырга була.

Ярмаларга килгәндә, карабодай, ясмыкны яратып пешерә Эльвина. Якыннары да теләп ашый. Майлы ит урынына күркә итен куллана. Көнбагыш маеннан баш тартканнарына инде 10 еллап вакыт узган. Ризыкны үзләре әзерләгән сары (ГХИ) маенда гына кыздырып ашарга ияләнгән Сабировлар гаиләсе.

– Тулысынча сәламәт туклану рәвешен алып барам, дип мактана алмыйм, әмма үзеңнең организмыңны иң яхшы белүче кеше – син үзең. Мәсәлән, артык майлы ризыклардан минем кечкенәдән күңелем болгана иде, шуңа күрә суда һәм парда пешкәннәрне яратып ашый башладым, – ди Эльвина. – Артык татлы ризык зыянлы. Тәнгә таплар чыгара, шуңа күрә татлыдан гомумән баш тартырга тырышам.

Иң файдалы ярмалар исемлегенә булгур белән киноаны да кертә ул. Кибеттән сагыз, чипсы сатып алганчы, шуларны алырга мөмкин. Тәмле дә, файдалы да. «Ризыкны гел төрләндереп торырга кирәк. Безнең рационда күбрәк бертөрле ризык бит: иртән күкәй, төшке ашка – токмач, кичкә – кыздырылган бәрәңге. Кайчак карабодай ашап куя алабыз. Менә шундый кабатлану булмасын өчен, һәр атна башында меню төзим. Атнаның һәр көнендә яңа һәм файдалы ризык әзерләргә тырышам», – дип сөйли Эльвина.

Чүпрәсез, ачыткыдан пешерелгән ипи дә популяр. Гадәттә, алар бераз катырак була. Әмма ашказаны авырткан һәм ашаганнан соң эчендә авырлык сизгән кешеләр дә әлеге төр ипине ешрак сайлый икән. Чүпрәле ипидән аермалы буларак, ул күгәрми һәм аларның саклану вакыты озаграк – 3 атнага җитә.

Сораштыру

Авыл халкы дөрес туклану продуктларын сатып аламы?

Гөлия Ибраһимова, пенсионер:

– «ПП» дигәннәрен ишеткәнем бар. Күргән-белгән нәрсә түгел. Балалар авылдан шәһәргә киткәч, кайткан саен кибеттән каткан ипи – «хлебцы» күтәреп кайта иде. Безнең авыл кибетендә аның ише әйбер юк. Авыл картлары тешен сындырырлык каткан ипи кимерми бит ул. Ә монда шуны акчага сатып алалар, дип көлешкән идек. Авылда барысы да бакчада күз алдында үсә инде. Үзең күреп, тәрбияләп торганы – «полезно»дыр инде аның. Җәй буе помидор, кыяр, чөгендер, кишер, кәбестәсе үсә. Алма, җиләге кызара. Аларны кышка кайнатабыз, тозлыйбыз. Составын үзебез көйләгәч, аның сәламәтлеккә зыяны һәм файдасы турында үзебез беләбез инде.

Ильяс Шәфигуллин, механик:

– Мондый төр продуктларны алганым да, алар белән кызыксынганым да юк. Коры суда яисә парда пешкән ризыкны болай да өнәп бетермим. Майлы ит шулпасы, шундый шулпада пешкән бәрәңге яки берәр ярма булып торсын!

Зөһрә Галиуллина, укытучы:

– Укыган чорда «ПП» белән мавыкмадык түгел инде. Бүген дә сатып алам. Аеруча шикәрсез конфет һәм печеньелар ошый. Алар күңелне болгатмый, тешкә ябышмый, дигәндәй. Балалар да яратып ашый. Минем кечкенә улым күкрәк сөте имгәндә, тәненә гел аллергия чыга иде. Нинди генә табибларга йөрмәдек. Татлы ашамлыклар, чүпрәле ипи ашамаска куштылар. Шул вакыттан бирле ипине ачыткыда үзем пешерәм, кәнфит һәм печеньеларның да балсызларын алам. Махсус кибетләргә барып йөрисе юк. Авыл кибетчеләренә заказ бирсәң, шундыйны алып кайталар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре