«Элек Рамазан аенда сәдака бирәсе килгән хәлле кешеләр, махсус танымаслык киемнәр киеп, башларын капюшон белән каплап, шундый авыл кибетләренә килгәннәр һәм сатучылардан бурыч китабын сорап, иң мохтаҗ кешеләрнең бурычларын каплаганнар», – диде Васил Шәйхразыев һәм Эчкен авылы кибетендәге бурычлар дәфтәрен сорады.
Ул 18 мең бурычы булган күп балалы гаиләнең бурычын түләде. Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков мәктәптә эшләүче икенче күп балалы хатын-кызның 15 меңлек бурычын каплады. «Кибеткә килгәч, аларга бурычларын каплаулары турында әйтегез. Исем дә, фамилияләр дә кирәк түгел. Сәдака кабул булсын», –диде Васил Шәйхразыев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез