Газетага язылу

«ВТ» журналисты дүрт кешелек гаиләнең ашау-эчүгә киткән чыгымнарын санады

Белгечләр әйтүенчә, Татарстанда августта бер кешегә ае буе ашарга иң кирәкле азык-төлек җыелмасы 7 мең 118 сум 75 тиен торган. Июльдәге белән чагыштырганда, тамак хакы 200 сумга диярлек арзанайган да әле. Бу бәягә тук яшәп буламы? «ВТ» дүрт кешелек гаиләнең ашау-эчүгә киткән чыгымнарын санап карады.

«ВТ» журналисты дүрт кешелек гаиләнең ашау-эчүгә киткән чыгымнарын санады
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда августта бер кешегә ае буе ашарга иң кирәкле азык-төлек җыелмасы бәясе 7118,75 сум тәшкил иткән. Июльдә исә әлеге күрсәткеч 7305,75 сум булган. Бәяләр төшсә дә, республика Идел буе федераль округында иң арзан кәрзинле төбәкләрнең беренче бишлегенә эләкмәгән. Без – ундүрт төбәк арасында унынчы урында. Иң арзанлы азык-төлек җыелмасы Мордовиядә (6415,78 сум) икән. Ил күләмендә уртача күрсәткеч – 7962,54 сум.

Бу урында «иң кирәкле азык-төлек җыелмасы» төшенчәсенә ачыклык кертик. Руспродсоюз әлеге кәрзингә 33 төрле ризыкны кертә. Бу – тамак туйдыру өчен кирәкле продуктлар, анда тәм-том, төрле деликатеслар керми. Ул түбәндәгеләрдән туплана.

Икмәк-күмәч эшләнмәләре: икмәк, он, токмач.

Ярмалар: карабодай, дөге, манный, арпа, солы.

Ит: сыер, дуңгыз, сарык, тавык итләре.

Балык һәм диңгез ризыклары: катырылган балык, сельд.

Сөт һәм сөт ризыклары: сөт, атланмай, сыр, эремчек, каймак.

Йомырка.

Яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, помидор, кыяр, кишер, кызыл чөгендер, суган, яшел тәмләткекчләр.

Җиләк-җимешләр: алма, виноград, төшле җимешләр (слива, чия), груша, кипкән җимешләр.

Чәй өчен: кара чәй, шикәр комы, печенье.

Иң кирәкле азык-төлек җыелмасын куллану кәрзине белән бутамагыз. Соңгысына ашаудан тыш, азык-төлек булмаган товарлар (кием-салым, көнкүреш химиясе, гигиена чаралары) һәм коммуналь хезмәтләр дә керә.

Икътисад белгече Артур Хәйруллин фикеренчә, азык-төлек сатып алуга киткән чыгымнарның күпмедер дәрәҗәдә кимүе сезонга бәйле.

– Хәзер базарда үзебездә җитештерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, ит, аерым алганда, тавык ите, сөт ризыклары күп. Алар арзанрак та, билгеле. Җәй көне әзерләгән кайнатмаларның да иң тәмле чагы. Кәнфит, печеньега менә дигән алмаш. Статистика мәгълүматларына караганда, баллы ризыклар күбрәк декабрь–март айларында сатыла. Болар барысы да базар бәяләрен көйли, – ди белгеч.

«ВТ» ике бала һәм ике өлкән кеше яшәгән гаиләнең азык-төлеккә киткән айлык чыгымнарын исәпләп карады. Хөкүмәт кушканча, иң кирәкле ризыкларны гына ашап яшибез. Исәп-хисапны Татарстанстатның 26 октябрьгә алынган бәяләренә нигезләнеп ясадык. Атнага бер тапкыр сыер итеннән аш пешерәбез (737 сум), икенче итеп бирелә торган ашны көнаралаш пешерәбез һәм аның өчен өч кило тавык ите (777 сум) кирәк. Ялларда гаиләне ике кило катырылган балык (742 сум) белән сыйлыйбыз. Төп ризыкларга 2256 сум акча китте.

Сөт продуктлары һәм йомырка сатып алу 1005 сумга төшә. Монда 180 граммлы бер кап атланмай (172 сум), өч литр сөт (267 сум), 350 грамм эремчек (161 сум), 200 грамм каймак (120 сум), 200 грамм сыр (194 сум) һәм бер дистә йомырка (91 сум) керә.

Ипи һәм ярмалар – 866 сум. Атна буена дүрт ак ипи (300 сум), берәр килограмм карабодай (69 сум), дөге (81 сум) һәм токмач (77 сум), шулай ук, 224 граммлы ике кап «Юбилейное» печеньесы (210 сум) белән бер кап кара чәй (129 сум) сатып алабыз.

Җиләк-җимеш һәм яшелчәгә 985 сум кирәк. Бер атна ашарга якынча өч килограмм бәрәңге (126 сум), берәр килограмм суган (45 сум) һәм кишер (35 сум), икешәр килограмм кыяр (196 сум) һәм помидор (314 сум), икешәр килограмм алма (240 сум) һәм банан (298 сум) кирәк булачак.

Нәтиҗәдә, дүрт кешелек гаиләдә иң кирәкле азык-төлеккә атналык чыгым – 5381 сум, ә айлык чыгым 21 524 сум тәшкил итә. Балалар булгач, башка тәм-томы да, өй янындагы кафе, пекарнядан үткән саен «ни дә булса» кирәк, әлбәттә. Моңа өстәп, бер баланы балалар бакчасы, мәктәптә ашату атнасына якынча 500 сум тора. Шуңа күрә тамакны күпме генә тыярга тырышсаң да, чыгымнар шактый артачак.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге узган ел азагында үткәргән сораштыру барышында ачыкланганча, россиялеләрнең 30 проценты туйганчы ашарга акча җитмәвен әйткән. Алар моны керемнәренең бәяләр артыннан куып тота алмавы белән аңлаткан. Шул ук вакытта респондентларның 18 проценты тамак өчен берни дә кызганыч түгел дигән фикердә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре