«Көненә – 1 литр»
Юлыбыз кабул итү бүлмәсеннән башланды. Ике хатын-кызны хастаханәгә салырга алып килгәннәр. Берсен – кызы, икенчесен сеңлесе җитәкләп йөри. Менә шунда гүзәл булырга тиешле затларның ни дәрәҗәдә ямьсез, шыксыз, куркыныч була алуы күренә.
– Никадәр тырышсам да, эчүне ташлап булмый. Айныгач, антлар эчәм, тик булмый. Йөрәгемдә хәсрәтем зур. Олы улымны поезд бәрде, кечесе чыгып китеп югалды. Ирем башка хатынга киткәч, күршегә ияләштем. Икәү бергә күңелне тынычландырырга дип кичләрен бераз тотып куярга өйрәндек. Үлде ул былтыр, озак яши алмады. Начар эчемлек эләккәндер инде. Ул үлгәч, куркып, эчми тордым әле. 6 ай берни капмадым. Ә аннары тагын бер дус таптым, – ди Әтнәдән килгән 62 яшьлек Галия апа (исеме үзгәртелде).
Икенчесе яшьрәк. Кайсы якныкы икәнен яшерде. Эчә башлаганына 20 ел икән инде. Баштарак кәеф өчен күтәргәннәр чәркәне.
– 2000 нче еллар башында клуб артында бераз сыра эчә идек. Аннары шәрабка күчтек. Кияүгә чыккач та ташлап булмады. Шуның аркасында ирем белән аерылыштык. Дөресрәге, мин башка ирне очраттым. Ә ул миңа алтын таулар вәгъдә итте. Башка милләт кешесе иде. Эчүемә каршы килмәде. Кичләрен бергә күңел ача идек. Рестораннан ресторанга гына йөртте. Ә көннәрдән беркөнне юлында яшь кыз очрады, мин кирәксезгә чыктым. Ул көнне әле дә хәтерлим. Шуннан соң тагын да катырак эчә башладым. Йөрәк ярсуын хәмер белән бастым, – дип сөйли Резеда. – Соңгысында бер ай эчкәнмен. Баламны да үзем үстерә алмадым. Аны башка гаилә тәрбияләде. Кызыма 19 яшь. Исәнлеген беләм, күрешкәнем юк.
Шул арада Резеданы табиб үз янына дәште. Миңа да керергә рөхсәт бирделәр. Шулкадәр итагатьле табиб булып чыкты бу ир-ат. Резедага ипләп кенә сораулар бирә. Ир-ат күргәч, бөтенләй эреде Резеда. Матур итеп сөйләшергә тырыша, моңсу күзләргә нур керде.
– Алты көн рәттән эчтек. Беренче көнне Наташа белән, икенче көнне Светаларда. Көненә ике шешә аракыны эчеп бетергән чаклар да була. Эчми башласам, тормыш читен булып тоела башлый. Иптәшләрем тиз айный, иртәгесен эшкә чыга. Ә минем дөньямның асты өскә килгәндәй була. Туйдым бу халәтемнән. 5 ай элек район хастаханәсендә ятып чыктым. Табиб башка болай эчсәң, исән калмаячаксың, безгә сине алып килеп өлгермәячәкләр, диде. Тыңламадым. Тагын эчтек. Әни эзләп тапкан мине. Сеңлем монда алып килде, – ди ул. – Туктарга кирәк, дим. Әмма мин берүзем генә бу чирне җиңә алмыйм. Табиблар ярдәме кирәк. Бөтенесен дә аңлыйм, зинһар, ярдәм итегез. Мин барысына да риза.
«Бикле ишек, тәрәзәдә тимер»
Икенче катка күтәрелгәнче, баш әйләнеп куйды. Баскычтан менгәнгә түгел, алдымнан атлаучы ханымнарның сөйләшүен ишетеп, үз-үзләрен тотышын күреп, тормыш рәвешләрен уйлап шулай итте ул. Ә бүлеккә кергәч, бөтенләй башка дөньяга эләгәсең. Кемнеңдер баласы, кемнеңдер әнисе, кемнеңдер әбисенә кадәр бар монда! Күзләрем тагын салкын карашлар белән очраша. Ирексездән тән чемердәп куя, сулыш алу авырлаша. Йә, Раббым, ни җитми бу адәм балаларына?! Арада кашыкка салып йотарлык чибәр ханымнар да юк түгел.
Мөршидә апага 70 яшь. Ул биредә 21 көн дәваланган инде. Бу хастаханәдә икенче тапкыр дәвалануы икән. Аңа кадәр балалары, кешедән оят дип, түләүле клиникаларга йөрткән. 4 тапкыр кодировка да ясап караганнар. Тик файдасы озакка җитмәгән.
– Табиблар, бавырың беткән, диделәр. Бер бөерем дә начар эшли. Барысына да хәмер гаепле. Баштарак болай озакка сузылганчы эчәрмен дип уйламадым да. 2–3 көннән кеше була идем. Ә хәзер берәр ай эчәм. Яшермим, айныгач кешедән оялам. Әмма әзрәк хәмер керсә, батырланам инде. Кеше сүзе дә куркытмый, – ди ул.
Шул арада Мөршидә апа янына бүлек мөдире белән өлкән шәфкать туташы килде.
– Кызым кушты, дип кенә кодировка ясатырга кирәкми. Теләгегез булса гына ризалашыгыз. Беркем дә кеше кушканга гына эчүен ташламый. Бу очракта бар да үз кулыгызда, – дип, тиешле язуларга кул куйдырдылар.
Ә мин һаман бүлектәгеләрне күзәтәм. Арада үсмер кызлар да бар. Алар рәсем ясау белән мәшгуль. Үзара нидер сөйләшәләр. Ә эчкәре бүлмәдә тагын бер олы яшьтәге апа күренә. Ул да, эчүдән арына алмыйм, ди.
– Монда килгәч, тәнем-җаным ял итә. Эчмәгәч, шулкадәр рәхәт. Әле минем бу хастаханәгә эләккәнем юк иде. Киленем китереп салган. Мин аны хәтерләмим дә. Алтынчы гына көн әле. Моннан чыккач, тернәкләндерү үзәгенә дә барып була икән. Әллә шунда да язылыйммы, дип торам. Минем яшьтә кеше дин юлына баса, ә мин шешә күтәреп йөрим. Оят инде, сеңлем, бик читен. Ничекләр авыл кешесенең күзенә карармын? Башка эчмим, – дип антлар эчте ул.
«Сез килмәгәч, кем килсен?»
Тышкы яктагы кыңгырау төймәсе тавышы бөтен уйларны бүлде. Кемнеңдер янына киделәрме, әллә инде тагын бер ханымны хастаханәгә салалармы? Ишек ачылуга, мөлаем гына ханым күренде. Яз көне биредә дәваланып чыккан булган. Әмма аннан соң ике тапкыр онытылып эчкән әле ул. Хәзер менә бер ай берни капмаган.
– Тиздән туган көнем, аннары Яңа ел бәйрәме. Укол салдырмасам, эчеп үләчәкмен, – ди ханым.
Тагын кыңгырау тавышы. Бу ханым инде өченче ай рәттән килә икән.
– Эчәсе килүне баса торган дарулар да алдым. Өч ай шулкадәр рәхәт итеп яшим. Иремә рәхмәт, ул мине ташламады. Ике улыбыз бар, алар өйләнгән. Тиздән оныгыбыз туачак, – ди үзен Миләүшә дип таныштырган ханым.
Тагын кемдер кыңгырауга басты. Апасы янына сеңлесе килгән икән. Биредә 14 көн ятуына карамастан, туганының хәлен беренче тапкыр белешә. Бу кызны табиб бераз шелтәләп тә алды: «Апагыз янына сез килмәгәч, кем килсен?» Ә кызның җавабы әзер: «30 яшендә эчеп йөрмәсен. Туйган инде аннан!»
Нәкъ шул урында бүлектә эшләүче психолог ханым дәваланучыларны сеанска чакырды. Безгә дә вакыт тапты ул.
– Эчкән кеше гаиләсенә, туганнарына зур авырлык китергәнен аңламый ул. Монда килеп, сөйләшә башлагач, кайберләре ачылып китә. Эчү – бәйлелек. Ул – авыру. Әмма эчкән кешенең якыннарына алар белән үзләрен ничек тотарга өйрәнергә кирәк. Күп очракта алар бары тик шул кешенең тормышы белән яши башлый. Алай кирәкми. Һәркем үз язмышын үзе сайлый. Дөрес юлны күрсәтергә генә кирәк. Берәү дә беркемне үзгәртә алмый. Бар да үзеннән тора. Кеше, булды, җитте, эчүдән туктыйм, ди икән, эчүен ташлаячак, – ди диспансерның клиник психологы Люция Шамагина.
... Диспансер ишегалдына чыккач, янымнан тиен узып китте. Сары яфракларны кыштырдатып, каядыр чаба. Күңелгә әллә нинди уйлар килә. Баласы янынадыр бәлки, әллә инде әнкәсе көтәме икән? Моннан чыккан кешеләрне дә көтсеннәр, яратсыннар, туры юлга басарга ярдәм итсеннәр, авыр чакта ташламасыннар иде!
САН
2026 елның 9 аена булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда исерткеч эчемлекләргә бәйлелектән 30 мең кеше исәптә тора. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда аларның саны 17 процентка кимегән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез