«ВТ» журналисты өй җыештырып, бер көндә 15000 акча эшләгән

Яңа дуслар табасың, әле җитмәсә, өстәмә эш тә барлыкка килә. Хәтерләсәгез, күптән түгел бер бистәгә барып, ашка табын корырга булышкан идем. Кызыксыну белән башланган эшнең дәвамы бар: әле һаман чакыралар. Бу юлы исә кеше фатирын җыештырып карарга булдык. Белдерү урнаштырып, 5–10 минут узуга, эш урыны табылды.  

«Ышанычлы күренәсез»

Бәяне ничек билгеләргә? Бу эш белән махсус шөгыльләнүчеләрдән киңәш сорагач, алар 5  мең сумнан да азрак акчага ризалашмаска тәкъдим итте. Дөрес, фатир хуҗасы башта сорамады, ә мин әйтмәдем. Ни булса, шул булыр дип, аның белән ял көнендә очрашырга сүз куештык. Ниятемне өйдәгеләргә әйткәч, миңа ике кызым да иярде. Өчәү булсак, эшне тизрәк тәмамларбыз, янәсе.

Без килгәндә, хуҗабикә ханым өйдә иде. Нәрсәләр эшләргә кирәген бәйнә-бәйнә аңлатты. Балконны да җыештыруны сорады. Кирәкмәс дип санаган бар әйберләрне ташлагыз, дип тә куйды.

– Без үзебез районда яшибез. Кызыбыз Казанга укырга киткәч, ирем фатир алган иде. Инде Гөлназыбыз кияүгә чыгып, балалар үстерә. Уртанчы улым да шунда яшәп, аннары йорт салып чыкты. Менә хәзер 40 яшемдә тапкан улым яши монда. 3 нче курс студенты. Малай кеше бит, артыннан җыештырып та өлгерми. Узган ел клининг оешмасы килеп юды. Алар тиз эшләде. Тик без канәгать калмадык, – ди хуҗабикә Гөлфия. – Карап торышка ышанычлы кешеләргә охшагансыз. Сезне кайдадыр күргәнем дә бар кебек. Әйтә генә алмыйм. Шуңа күрә сезгә ышанам. Ачкычны үзегез белән алырсыз, ике көннән Казанга килгәч, үзем эзләп табармын.

Җиң сызганып

Карап торышка бик зур булмаган фатир кебек тоелса да, эше күп булып чыкты. Ни генә юк балконнарында?! Беребез чүп-чарын җыя, икенчебез ташлап бара. Әллә кайчангы иске газеталарга кадәр саклаганнар. Искереп беткән бала уенчыклары да бик күп. Гөлфия апа үзе әйткәч, курыкмыйча ташладык без аларны. Тәрәзәләрен дә юып алдык. Инде фатир бүлмәсенә күчтек. Челтәр, пәрдәләрен алып юасы иттек. Шул арада беребез тәрәзә юып бара, икенчебез фатирдагы обойны сөртә. Әкренләп юган җир белән юмаганы арасында аерма ачык күренә башлады. Тәрәзәләрне юып алгач, эшне бүлдек. Бер кыз кухняга күчте, икенчесе – бер бүлмәгә, мин – залга. Телефон аша радио кушып җибәрдек тә әкренләп эшкә тотындык. Үзебезнең фатир булса, болай вакланып та юмас идек тә. Бер сөрткәнне дә кат-кат сөртеп вакыт узды.

Шкафтагы тәртип ясауны да безгә тапшырды Гөлфия апа. Малаеның тәртип яратмаганы күренеп тора. Бер киеме монда, икенчесе тегендә. Аларны тәртипләп куйгач, малай йоклый торган бүлмә әзер булды. Инде хәзер зал бүлмәсен икәүләп тәртипли башладык. Һәр бүлмәдә люстра бар. Аларын да сөртеп чыгарга кирәк. Пәрәвез дә оя корырга өлгергән икән. Булгач булсын, бездән тәртип калсын дип, кер машинасын да кабыздык.

Эшнең иң озакка сузылганы кухняда булды. Биредә һәр шкафны җыештыру бурычы куелган иде. Шөкер, суыткычка тимәскә куштылар. Шулай да аның тышкы ягын сөртеп алмыйча булмады.

Иртәнге 10 да тотынган идек, сәгать көндезге 2 тулып киткән икән бит инде! Чәй эчеп алырга булдык. Кеше ризыгына кагылып булмый, тиз генә пицца китерттек. 15–20 минут эчендә курьер килеп тә җитте. Тик капкалап алгач, эшлисе дә килми башлады. Шуңа үземне пыр туздырып сүгеп ташладым. Әй, нәрсәгә иде инде бу сиңа, Гөлгенә, дим. Арыта да башлады. Тик килешү бар – эшне ташлап кайтып китеп булмый. Бәдрәф, ванна, прихожая – эш күп әле. Шул арада күптәннән чүпрәк күрмәгән түшәмнәр ялт итте. Барысын да юып-сөртеп чыгып, җиде тартма чүпне түгеп кергәндә сәгать кичке 7 тулып килә иде инде.

«Мондыйны күргән юк иде»

Ике көннән фатирны тапшырасы булды. Бу эш олы кызга йөкләнде. Ә без Гөлфия апа белән телефон аша хәбәрләшеп тордык.

– Бик чиста булган, бөтен җир ялт иткән. Моның кадәр булыр дип уйламаган идем. Тәрәзәләр дә чиста, жалюзилар да ак икән безнең, – диде фатир хуҗасы. – Ничә сум күчерим?

Менә шулчакта серне чиштем. «Һөнәр алыштырасым килеп кенә белдерү куйган кеше мин. Журналист булып эшлим. Бәясен белмим шул», – дим. Гөлфия апа шушы көннәрдә генә авылдагы өен җыештырып алган булган икән.

– Шуның өчен 30 мең сум алып киттеләр. Син белмәсәң, мин беләм. 15 мең сумга ризамы? – ди.

Риза булмаган кая! Миннән бигрәк кызлар сөенде. Кадерле акча булды ул алар өчен.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре