көн хәбәре
-
Авыл
Эшсөяр
Авыл кешесенең иртәсе сәгать теле белән түгел, ә кояш чыгу һәм мал-туар тавышы белән исәпләнә. Шәһәр шау-шуыннан ерак, тыныч кына бер почмакта яшәүче гади авыл апасының һәр көне – тырышлык, сабырлык һәм йөрәк җылысы белән сугарылган яңа бит. Көне иртәнге чыклы сукмактан башланып китүче Фәния Хәйруллинаның көндәлек мәшәкатьләре, уй-хисләре һәм тормыш фәлсәфәсе турында булыр язмабыз.
-
Интервью
Нияз хәзрәт Сабиров: «Ахирәт дусты бер була»
Алар санаулы була. Дуслар турында сүзебез. Шатлыкта гына түгел, кайгыда да иңен куючы иптәшләре булганнар бәхетле.
-
Җәмгыять
«Без Сара Садыйкова өйрәткәнчә җырладык»: танылган композиторны концерт белән искә алачаклар
Калфаклы сандугач. Халкы аны яратып әнә шулай дип йөртә иде. Быел татарның беренче профессиональ хатын-кыз композиторы, опера җырчысы Сара Садыйкованың тууына 120 ел тула.
-
Җәмгыять
Басма китап телне саклый
Россия халыклары телләрендә нәшер ителгән басма китаплар темасы илебез тарихы мәдәниятендә аерым урын били.
-
Җәмгыять
Яшәү белән үлем арасы
Нибары 20 минут. РКБ анестезиологы-реаниматологы Гөлназ Нотфуллина белән аралашу өчен шулкадәр генә вакыт бар иде. Анысы да операция барган арада. «Каннан курыкмыйсызмы? – дип сорыйлар миңа стериль киемнәр киерткәндә. – Борчылмагыз, реаниматолог та бит әле ул, кирәге чыкса, рәткә китерер». Ишекләр ачыла, кыяр-кыймас кына операция бүлмәсенә узам...
-
Интервью
Илдус Габдрахманов: «Хәрәкәттә булу миңа рәхәтлек бирә»
Ул – театр өчен туган кеше. Язмышы да аңа сәхнәгә юлны үзе салып тора. «Казан егетләре»ндәге – Тукай, «Ромео һәм Джульетта»дагы – Ромео, «Илгизәр+Вера»дагы – Илгизәр, «Үлеп яратты»дагы – Дәүләтов, «Бию пәрие» спектаклендәге Сәяр һәм башка бик күп рольләре аша тамашачының яраткан артистына әйләнгән Илдус Габдрахманов турында сүзебез.
-
Җәмгыять
Химия генә түгел: өстәл уеннары аша авыр фән дә җиңел бирелә
Мәктәптә укыганда химия фәне белән бөтен кеше дә дуслаша алмый, хәтта кайберәүләрне куркыта да әле ул.
-
Җәмгыять
Өйдән эшләү, спортзал һәм каһвә... Яшьләр өчен идеаль эш көне нинди?
Күз алдыгызга китерегез: иртәнге 9 да гына уянасың, өй янындагы каһвәханәгә чыгып кокос сөте кушылган латте аласың, ноутбугыңны каршыңа куясың да бүгенгә куелган бурычларыңны үтисең… Бумерлар мондый кешене ялкау, эшсез дип уйларга мөмкин. Ә зумерлар өчен бу – идеаль эш көне.
-
Җәмгыять
Табиб-психолог: «СВОдан кайтып тернәкләндерү узучыларның күбесе йокысызлыктан интегә»
Татарстанда 7 меңнән артык хәрби һәм аларның гаиләләре тернәкләндерү узган.
-
Яңалыклар
Татарстанның халык артисты Ирек Хафизовка Бөтендөнья татар конгрессының медале тапшырылды
Бүген Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Ирек Хафизов үзенең 50 яшьлек юбилеен билгели.
-
Интервью
Гөлзада Сафиуллина: «Балачактан сәхнә дип җенләндем мин»
Гөлзадә апа Сафиуллинаның туган җире – Арча районының Шекә авылында музей ачып йөргән чагы.
-
Яңалыклар
Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе ветераннарын котлады
Октябрь башында бөтен ил буйлап гадәттәгечә өлкәннәр ункөнлеге уза. Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсендә бу традициягә аерым игътибар бирелә.
-
Интервью
Режиссер-җырчы Алмаз Нургалиев: «Җырлау – минем өчен җан азыгы»
«Җырлый башлыйм...», – диде дә, Фәнис Гәрәев сүзләренә Рим Хәсәнов язган «Сары чәчәк өзмәгез» җырын яңартып, дөньяга чыгарды.
-
Җәмгыять
Бюджет турындагы закон проекты беренче укылышта карауга әзерләнде
2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты парламент комитетларында профильле юнәлешләр буенча карау процедурасын узды һәм Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта карау өчен тәкъдим ителде.
-
Җәмгыять
Закон үз көченә керде
Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышында яңа республика законнары кабул ителде. Аерым алганда, бюджет турындагы законга үзгәрешләр кертелде, – өстәмә керемнәр (32,6 млрд сум) социаль программаларга, мәктәпләрне, хастаханәләрне, юлларны ремонтлауга һәм табибларга түләүләргә юнәлдереләчәк.