Газетага язылу

Хатын-кызда гына түгел гаеп: бүген һәр бишенче гаиләгә балалы булу өчен көч куярга туры килә

Хатын-кызда гына түгел гаеп: бүген һәр бишенче гаиләгә балалы булу өчен көч куярга туры килә
Фото: ясалма фәһем

Бүген һәр бишенче гаиләгә әти-әни булу өчен өстәмә көч куярга туры килә. Моның сәбәбен хатын-кыздан гына эзләү дөрес түгел. Соңгы елларда ир-атлар да бирешә. Элек балага уза алмауга бәйле проблемаларның 15 процентында көчле затларның сәламәтлеге сәбәпче булса, хәзер бу күрсәткеч 30 процентка җиткән. Шуңа күрә сәламәтлекне тикшерү программасында ир-атларга да аерым игътибар бирелә.

Ирләр дә бирешә

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече Фирая Сабирова әйтүенчә, соңгы елларда ир-атлар хәле зур борчу тудыра. Моңа беренче чиратта начар экология, стресс, артык авырлык йогынты ясый.

– Кызганыч, репродуктив сәламәтлек белән шөгыльләнә торган үзәкләрдә пациентлар саны тотрыклы рәвештә арта гына. Хатын-кыз балага узган очракта да йөклелек билгеле бер вакытта туктап кала. Тикшерүләр ир-атның орлык күзәнәкләре сыйфатсыз булуын, нәтиҗәдә яралгыга үсәргә мөмкинлек юклыгын күрсәтә. Моны ЭКО программаларында бик яхшы күрәбез. Әгәр ир-ат сәламәтлегендә проблемалар бар икән, эмбрионнар өченче көнгә үсештән туктый, – дип аңлатты Фирая Сабирова.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшләре буенча, даими җенси тормыш алып барган гаиләдә хатын-кыз бер ел дәвамында балага узмый икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хатын-кызның яше 35 тән узган очракта, бу вакыт алты айга кадәр кыскара. Гинекологик проблемалар булган очракта бер ел да көтәргә кирәкми. Фирая Сабирова сөйләвенчә, гомумән, балага узарга ниятләүче һәр пар иң беренче эш итеп табибка күренергә тиеш. Әзерлекне ким дигәндә өч ай алдан башларга киңәш итәләр. Бу вакыт эчендә булачак әти-әни сәламәтлеген тикшертергә, кирәкле дәвалау чараларын алырга өлгерә.

– Репродуктив диспансеризация програмамсы турында онытырга ярамый. Программа инде өченче елын эшли. Беренче вакытта биредә күбрәк хатын-кыз сәламәтлегенә генә басым ясалды. Хәзер исә ир-атларның репродуктив сәламәтлегенә дә игътибар артты. Тикшерүләр барышында ни өчен парның балага уза алмавы ачыклана, – диде Фирая Сабирова. – Хатын-кыз еш кына табибка йөкле икәнен белгәч мөрәҗәгать итә. Ә йөклелек чорында күп авыруларны инде дәвалап булмый. Шуңа күрә сәламәтлекне алдан кайгыртырга кирәк.

Белмәү галәмәте

Өченче балаларын алып кайткан Люция белән Илдус Әхмәтҗановлар бу киңәшләрне үтәгән.

– Яшебез дә 40 ка якынлашканга, башта анализлар бирдек, табибларга йөрдек. Үзем дә хастаханәдә шәфкать туташы булып эшлим. Шуңа репродуктив диспансеризация хакында белә идем. Тикшерелү бушлай булды. Балага узарга бернинди киртәләр юк дип куандырдылар. Улыбызга инде ике яшь тулып килә, – диде Люция Әхмәтҗанова. – Мондый программа барлыгын күпләр белми. Хастаханәгә гомуми диспансеризация узарга килгән пациентларга бу хакта әйтеп караган булды. Беренче тапкыр ишетүләрен җиткерәләр. Бу халыкның хәбәрдар булмавын күрсәтә.

Фирая Сабирова, хатын-кызга гына түгел, ир-атка да алдан әзерләнү мөһим, дигән фикердә. Чөнки ир-атның орлык күзәнәкләре якынча 70 көн дәвамында өлгерә. Димәк, бу чорда сәламәт тормыш алып бару, начар гадәтләрдән баш тарту һәм табиб киңәшләрен үтәү бик зур әһәмияткә ия. Шулай ук ир-атларга инфекцияләр булу-булмауны ачыкларга, кирәк булса, дәвалану узарга да киңәш ителә.  

Алинә һәм Гадел Ихсановлар – балага узуга бик җитди караган парларның берсе. Алар, яшь булуларына карамастан, башта барлык белгечләрне йөреп, анализлар тапшырган.

– Бөтен тикшерүләрне түләүле клиникада уздык. Үземне дә, иремне дә тулысынча тикшерделәр. Тапшырмаган анализ калмады. УЗИ да уздык. Боларның барысын да бушлай үтеп булу хакында белмәдек. Икенче тапкыр бала алып кайтырга уйласак, акча тотмый гына хастаханәгә барып тикшерелербез, – диде Алинә.

Замана афәте

Табиблар аңлатуынча, бүген балага уза алмаучыларның күбесе артык авырлыктан да интегә. Симезлек чире хатын-кызларны да, ирләрне дә читләтеп үтми.

 – Артык килолар балага узуга киртә булып тора. Шуңа күрә дәвалауны башлар алдыннан пациентларга ябыгырга, туклануны көйләргә киңәш ителә. Ябыкмый торып, алар балага уза алмый. Шуны аңлатырга тырышабыз, – диде Фирая Сабирова.

Шуны онытырга ярамый: хатын-кызның балага узу мөмкинлекләре чикле. Еллар узган саен, күкәй күзәнәкләре кими бара. 25–27 яшьтә аларның запасы иң югары ноктага җитә, аннары әкренләп азая башлый. Яшь барган саен, саны гына түгел, сыйфаты да үзгәрә. Күпләр бүген ЭКОга өметләнеп, йөккә узу вакытын кичектерә. Әмма заманча технологияләр дә яшькә бәйле үзгәрешләрне тулысынча җиңә алмый. Мәсәлән, 25 яшьлек хатын-кыздан бер сәламәт эмбрион алу өчен якынча 10 күкәй күзәнәк кирәк булса, 40 яшьтә бу сан 20 гә җитәргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре